Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Мәктәптән үк инвалид булып чыгалар". Герман Греф мәктәптә имтиханнардан баш тартырга өндәгән

Имтиханнар укудан гайрәтне чигерә, дип саный Сбербанк башлыгы Герман Греф.

Ул мәктәп укучылары бары билге өчен тырышалар дип саный.
 
"Бу катастрофа... Шәхси максатларымның берсе - имтиханнарны үтерү", - дип белдергән Греф Көнчыгыш икътисади форумында.
 
Греф фикеренчә, балалар мәктәптән үк инвалид булып чыга, чөнки бәяләүгә нык өйрәнәләр. Соңыннан, мәктәптән чыгып киткәч, бәяләү туктала һәм алар сүлпән эшли башлыйлар.
 
Былтыр исә Греф математиканы тирәнтен укытучы мәктәпләрне кирәксез дип атаган иде. Ул программистлар һәм математикаларның киләчәктә ул дәрәҗәдә кирәк булмавын фаразлаган иде. 
 
Фото: www.kremlin.ru
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев