Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мәктәпләрдә төшке аш тәнәфесе вакытын арттырырга һәм ашханәләрне киңәйтергә тәкъдим итәләр

Мәктәпләрдә кайнар аш белән тукланучылар саны арткач, ашкайнату системасы авырулары, физик җитлегүдә тайпылышлары булган балалар саны кимегән.

(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Социаль өлкә учреждениеләрендә туклану системасын алга таба үстерү буенча муниципаль программа эшләү турында карар кичә Казан шәһәр Думасының XX сессиясе барышында кабул ителгән. Программага кертелергә мөмкин чаралар арасында төшке ашны ашау өчен тәнәфесләрне озайту, мәктәп һәм балалар бакчаларын проектлау вакытында ук ашау зоналарын киңәйтү һәм азык-төлек блокларын җиһазлау кебек чаралар билгеләнгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге тема буенча "Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты" МУП директоры Гүзәл Ананьева чыгыш ясаган. "Хәзер без 650 мәктәпкәчә белем бирү, 218 гомуми белем бирү 8 урта-махсус учреждениеләрен, шул исәптән 170 мәктәп һәм 324 балалар бакчаларын азык-төлек белән тәэмин итәбез. Балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен меню төзегендә үсеп килә торган организмның барлык таләпләрен исәпкә алабыз, ашларда бары тик натураль продуктлар кулланыла, бәяләр барлык категорияләр өчен дә бер төрле", - дип сөйләгән ул.

Г.Ананьева игътибар иткәнчә, соңгы елларда мәктәпләрдә тукланучы балалар саны арткан: 2015-2016 елларда 61% булса, 2016-2017 елларда - 71,4%.

Моннан кала, департамент директоры билгеләп үткәнчә, бу уку елында меню ассортименты үскән. Аның сүзләренчә, хәзер мәктәпләрдә лазанья, гратен (укучыларда заманча туклану эстетикасын булдыру өчен) һ.б. ашлар бирелә. Шулай ук, милли ашлар һәм хәләл-туклану кертелгән, сезонлы җиләк-җимеш һәм яшелчә барлыкка килгән. Яңа уку елына бәяләр артусыз керелгән.

Мәктәпләрдә кайнар аш белән тукланучылар саны арткач, ашкайнату системасы авырулары, авырлык, буй буенча физик җитлегүдә тайпылышлары булган балалар саны кимегән.

"10 еллык уртак эшчәнлегебез нәтиҗәсендә балалар туклануның бердәм системасы эшләнде. Россиядә моңа тиңдәш системалар юк. Безнең өчен мөһим нәтиҗәләрне кабатлыйсым килә - авырулар саны кимү, мәктәптә тукланучылар саны 92 процентка җитү. Без башлаганда бу сан 37% иде. Без аз керемле гаиләләр балаларына бушлай туклану керттек. Бу максатларда без шәһәр бюджетыннан акчалар бүлә идек, алга таба да бүләчәкбез", - -дип белдергән Казан мэры Илсур Метшин.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев