Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мөхәммәтшин: 2020 елга бюджет - киеренке, әмма реаль һәм социаль юнәлешле

Киләсе елга республика бюджеты проектында социаль чыгымнар 70 проценттан артык.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2020 елга Татарстан бюджеты - «киеренке, әмма реаль һәм социаль юнәлешле». Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламенты Президиумы утырышыннан соң журналистларга белдерде.

«2019 елга караганда 2020 ел бюджетын гамәлгә ашыру җиңелрәк булмаячак. Бу муниципалитетлар бюджетын формалаштыруның күп кенә факторлары белән бәйле, тулаем алганда, Татарстан икътисадына тышкы фактор һәм федераль үзәкнең исәпкә алынырга тиешле параметрлары йогынтысы белән бәйле», – диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин 2020 елга Татарстан бюджеты проектында социаль чыгымнар 70 проценттан артык, диде. «Бу - социаль юнәлешле бюджет. 2019 елда республикада гамәлдә булган бер генә программа да кимемәгән. Россия Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән илкүләм проектларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән социаль юнәлешле яңа чыгымнар барлыкка килә», – диде ул.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе парламент комитетларының барлык планлаштырылган утырышлары, кайбер муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында бюджет турында закон проекты буенча фикер алышуда зона киңәшмәләре үткәрелүен искәртте.

«Барлык тыңлауларга йомгак ясалды, барлык тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне гомумиләштердек. Без республика Дәүләт Советы утырышында бюджет проектын карарга әзер», - диде ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, «2020 елга һәм 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан бюджеты турында»гы закон проекты алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышында беренче укылышта каралачак.
 

 

 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев