Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мәхәббәт өч ел яши диләр...

Мәхәббәт өч ел яши дигән сүз бар. Алга таба кемдер Ходайның зур бүләген кадерләп саклап кала ала, ә кемдер исә, хисләре сүлпәнәеп бу бүләкне югалта. Мәхәббәт өч ел яши. Ә ни өчен өч ел? Мине бу сорау күптәннән борчый иде. Ничек инде булган хисләр сүнә алсын дип аптырый идем. Чын ярату булса, ул юкка чыкмас дия идем. Бу чыннан да шулаймы? "Интертат" геройлары мәхәббәт тарихларын сөйли.

 

  • Мәхәббәт өч ел яши дигән әйбер билгеле бер теориягә нигезләнгән. Бу теория тарафдарлары әйтүенчә, гашыйк булу организмда гормоннар эшләп чыгарылуга бәйле. Кешеләр әле яңа танышкан һәм гашыйк булганда организм гормоннар җитештерә башлый һәм кешеләр эмоциональ яктан бер-берсенә бәйләнә. Кеше бергә яши башлап, күпмедер тынычлангач, организм гормоннар җитештерүдән туктый һәм эмоциональ бәйлелек юкка чыга. Мәхәббәт өч кенә ел яши дигән теориягә нигезләнгән роман да бар.

 

Мин бу пар белән күптән таныш. Алар минем бердәнбер гаилә дуслары иде. КФУ га укырга кергәч, башта Маша, аннары аның ире Р. Белән танышып киттем. Карап торышка алардан да бәхетлерәк гаилә юк сыман тоела иде миңа. Бер-берсенә карап кына торалар, бөтен буш вакытларын бергә үткәрергә тырышалар. Бүлмәләренә керсәң чисталык, Маша һаман нәрсәдер ашарга пешерә иде. Ә Р. Бу вакытта дуслар белән утырып төрле уеннар уйный иде. Кеше янында кешенең үз-үзен тотышы үзгәрә, диләр. Бу очракта да шулай булгандыр ахрысы. Ни кызганыч, алар бергә бары тик өч кенә ел яшәп калдылар.

18 яшендә кияүгә чыккан Маша хәзер аерылган. Мин белгән кеше кебек түгел. Башта тулып торган, кояштай балкыган кыз аерылу вакытында әллә ничә килога ябыкты, коры сөяккә калды. Нервдан гел дарулар эчте. Бармаган табибы калмады. Безгә дә башта бернәрсә дә сөйләмичә йөрде.

Ә сөйләгәч чәчләрем үрә торды.

Мәхәббәт нәрсәдән башлана?

Маша КФУга дүрт ел буе аралашкан егете Б. өчен килә. Үзенең шәһәрендә, Санкт-Петурбургта бюджет урыннар булса да, ул Казанда акчалы бүлеккә укырга керә.

Дүрт ел буе аралашкан егете хыянәтче булып чыга. Килгән шәпкә генә кызга якын мөгалләмәдә булса да, соңыннан аралашуны киметергә тырыша. Дуслары янында югала. Ташлашам дигәндә кабат килә, гафу үтенә. Кызны шулай җәфалый.

- Хыянәте турында белә идем. Гел кичереп килдем. Бүләк сораганым булмады. Бер тапкыр чәчәк бүләк итте микән. Үз кулларың белән эшләгән әйбергә сөенер идем дип әйткән идем. Аерылышу көненә аю алып килде. Бу аю йөрәгемә зур яра салды. Б. миңа хыянәт иткәнен белгәч, миңа бик авыр булды. 

Дус егетем аша Р. белән таныштым. Башта без дус кына идек. Бергә кино карадык. Б.ның шалтыратканы да булмады. Ул дуслары белән эчеп йөрде. Мине бөтенләй дә онытты. Р. белән ничектер онытылып тора идем. Бервакыт Р. бер кыз белән кич йөрергә китте. Без ул көнне кино карыйсы идек. Бер сәгать тә тормагандыр, кайтты. Бер сүз дәшмәде, сөйләшмәде. Икенче көнне без кино карага утырдык. Ул минем җилкәмне тешләде. Мин нишли бу дип борылганда иренемнән үбеп алды. Әллә нишләдем. Эредем. Шул ук вакытта җаным айкала иде. Мин үзем хыянәт иттем. Мин!

- Алга таба нәрсә эшләргә булдың?

- Б. га барысын да сөйләдем. Минем аның кебек алдакчы буласым килмәде. Шул кичне ул миңа аю алып килгән иде. Телефон алып бирергә теләгәне хакында сөйләде. Беләсеңме, кеше синең өчен нәрсәдер эшлисе килсә ул аны эшли, болай гына эшләр идем дип әйтми. Чын ярату сүздә генә калмый ул.

- Б. бу хәлне ничек кабул итте?

- Ул китмә диде. Мин синнән башка ашамыйм да, йокламыйм да дип җәлләтергә тырышты. Мин ышандым. Аңа шоколадлар алып ашаттым. Миңа әти-әни аена 3 мең җибәрә иде. Бер меңе Б. китеп барды. Юләр идем. Үземне бер тапкыр да уйлаган булмады бит минем.

- Р. Белән ничек өйләнешергә булдыгыз?

- Урамга чыккан җирдән, “Паспотың үзең беләнме?” дип сорады. Әйе дигәч, ЗАГСка киттек. И шок хәлендә калганны белсәң. Әти-әниләр өйләнешкәнне белмәде. Ул үзенекеләргә әйтергә теләмәде. Шул ук вакыттан уйлыйсы калган. Әгәр дә кеше чыннан да сине ярата икән, ул сине үзенең әти-әнисеннән яшереп тормый. Ул сине ярата, хөрмәт итә дигән сүз бит инде бу.

(Фото шәхси архивтан алынды).

- Туй ничек узды соң?

- Кешегә әйтмәдек. Туй көнендә мин йоклап калдым. Р. мине уятты. Тиз генә киенеп язылышырга киттек. Миндә чалбар һәм ак кофта иде. Р. футболкадан гына барды. Урам буйлап йөрдек. Кич дуслар белән генә утырып алдык. Минем әти-әни өйләнешкәнне Инстаграмнан белгән. Аларга кайтып, хәлне аңлатырга туры килде. Шушылай мин кияүгә чыктым.

- Өйләренә таныштырырга алып кайттымы соң?

- Әйе. Кайтуга ук ялгыш “Әни” дип дәштем. Аннары гына башыма барып җитте. Әнисе чәен йота алмый азапланды. Әтисе мине ошатмады ахрысы.

- Синекеләр белән кайчан таныштыгыз?

- Без җәйгә һәрберебез үз өенә кайтып китә идек. Ул өенә кайтканнан соң, миңа кунакка килде. Әти-әниләр кабул итте үзе. Ләкин кич белән талашып, безгә өйдән чыгып китәргә туры килде. Әниләр ул үзенең әти-әнисе белән таныштырмаганга ачуландылар. Алар мине түбән төшкән хатын-кыз дип атадылар. Р.га бу ошамады. Без киемнәрне җыйдык та чыгып китәргә булдык. Төн. Салкын. Мин елыйм. Бер яктан әти-әниләр, бер яктан ирем. Ул сайларга кушты. Мин иремне сайладым. Әти-әни белән аралашудан туктап торырга туры килде. Ничек авыр булганны белсәң. Р. дан качып елый идем.

(Фото шәхси архивтан алынды).

Мәхәббәт нәрсә белән тәмамлана?

 

Өч ел бергә торганнан соң ул үзен бик сәер тота башлады. Аларның төркемнәренә бер яңа кыз килде. Ул бөтен буш вакытын аның белән үткәрә башлады. Төрле бүләкләр ясады. Мин ул кызга яздым. Ирем белән аралашма дидем. Р. аны яклап чыкты. Мине көнче дип кенә атады.

- Ничек аралашканына түзеп тордың?

- Үземне тынычландырырга тырыштым. Иремә ышандым. Мине алдамас, хыянәт итмәс дип уйладым. Ул өйгә кайтмый башлады. Моның белән дә килештем. Шалтыратканда телефонын алмады. Бары тик дуслар гына дип аңлатты. Мин юләр булдым. Ышандым.

- Кайчан хыянәт иткәнен белдең?

- Минем дуслар төнлә белән тынычландырырга киләләр иде. Борчылдылар бик каты. Ә мин дарулар эчеп иремне көттем. Бервакыт ул төнге икедә кайтып керде. Күлмәген салып, киенә башлады. Күргәнемнән тыным кысылды. Бөтен аркасы кып-кызыл, тырналып беткән. Ул тиз генә футболкасын киде. Дусларыма чыгып китәргә кушты. Аның йокысы килә иде.

- Син нишләдең?

- Бүлмәдән чыгып киттем. Ул минем киткәнне белмәде дә. Дус кызымның бүлмәсенә кереп йокладым. Өч көн өйгә катмаганнан соң гына исенә төштем. Ул миңа шалтыратып, ник өйдә йокламыйсың дип кычкырды. Минем аның белән сөйләшәсем дә, күрәсем дә килмәде.

- Сөйләшә алдыңмы соң?

- Әйе. Без бер ай вакытка килештек. Ул теге кыз белән араларны өзәм вакыт бир диде. Килештем.

- Ничек ышана алдың?

- Яратсаң, ышанасың икән ул. Үземне гел соңгы планга куйдым. Укыйм. Сменалы эшкә барам. Кайтам, ашарга пешерәм, керләрен юам. Ул миңа китер, ашат, ю дип кенә торды. Эштән кола алып кайтмасам, кире җибәрә иде. Үзе эшләмәде. Әти-әни акчасына яшәде. Безгә яшь гаилә буларак дәүләттән акча килде. Студентлар буларак акча алып бардык. Ул акчаны да күргәнем булмады. Бөтен акчасын тәмәке, кола алып тотып бетерә иде. Азык-төлекне мин үз акчама алдым. Туган көнемә дә нәрсә биргәнен белсәң. Кешегә әйтсәң, кеше көлә. Төркемнәре белән кызларга 8 мартка бүләк алганнар. Берсе артык калган. Шуны миңа, синең өчен тырышып алдым дигән язу белән бүләк итте. Гарьлек. Көлке.

- Киткәне турында ничек әйтте?

- Язма калдырды. Өч төрле чыгу юлы язылган иде анда. Беренчесе тыныч кына аерылышабыз. Икенчесе суд аша. Өченчесе минем фикер. Беренчесен сайладым.

- Әйберләр бүлештегезме?

- Ул миңа әйтеп тә тормады. Безнең акчага алынган телевизор, приставкаларны алып китте. Иң көлкесе бу түгел. Ул туалет кәгазе белән без бергә алган саклану чараларын да алып киткән иде. Кеше нинди түбәнлеккә тәгәрәргә тиеш. Мин аның урынында хурланып үләр идем.

- Аерылышу ничек узды?

- Ул аерылышу үзе бер зур тема. Хатирәләргә кайтсам, елыйсы килә. Барысын да мин эшләгәнгә ул ияләнгән иде. Гариза да бирә алмады бит. Аның өчен миңа йөрергә туры килде. Аерылышу көнне ЗАГСка килдек. Минем дус егет миңа иптәшкә барды. Ирем минем урамга чакырып алды. Яңгырлы көн иде. Минем ничектер әллә кая барасым килмәде. Төрле шакшы сүзләр әйтеп бетерде. Битемә төкерде. Кулы белән яңагыма китереп сукты. Аңларга да өлгерми калдым, ул юк булды. Күзләремнән туктый алмый яшь ага. Авыртуга караганда үпкә күпкә авыррак иде.

- Полициягә барып гариза яздыңмы?

- Әйе. Аңа административ хокук бозу буенча акча түлисе генә булды.

- Хәзерге тормышың нинди?

- Мин бәхетле. Үземне издереп, һәр әйткән сүзен үтәп барганмын бит. Үземә вакыт калды. Янымда мине хөрмәт итә торган якын кешем бар. Ул янымда булды. Минем белән табибларга йөрде, ашыйсы килмәгән вакытта көчләп ашатты, гел янымда булды. Башта дус дип уйласам, хәзер аның якын кеше икәнен аңладым.

 

Бергә 11 ел буе укыган кызга өйләндем

 

Данир белән Асия бер мәктәптә бер сыйныфта укыйлар. “Беренче сыйныфка кергәндә сары чәчле бер кызга күзем төште. Шуннан бирле башка кызларга караганым да булмады. Асия башта минем белән дуслашырга да теләмәде. Укытучыга дип алып килгән чәчкне мин аңа бирдем. Бөтен кеше көлде. Ә мин кечкенә генә бала беренче тапкыр гашыйк булдым. Без җиденче сыйныфта очраша башладык. Кызык булды ул. “Вконтакте”дан әйдә очрашабыз дип яздым. Ул окей дип җавап бирде. Шулай бернинди романтикасыз гына йөреп киттек. Безнең мөнәсәбәттә романтик мин. Асия гел кирәклесен генә күрә һәм эшли. Бүләкләр белән дә шулай була иде. Мин чәчәк күтәреп киләм, Асия кирәк-яраклар ала. Хәзер генә аның шундый булуы безнең гаилә өчыен зур плюс булганын аңладым. Башта ачу килә иде. Чәчәк алып килгәнче бәрәңне алып кил, пирог пешереп ашатам дия торган иде”, - дип искә ала Данир.

- Ничек өйләнешергә булдыгыз?

- Асия белән мин бер уку йортына укырга кердек. Икебезнең дә укытучы буласы килде. Студент була торып өйләнешкән гаиләләргә дәүләт акча биреп бара. Бу акчалар зыян итмәс дип уйладык. Без инде ничә ел бергә очраштык. Бер-беребезне яхшы беләбез. Ияләндек.

- Хәзерге тормышыгызны бәхетле дип атар идеңме?

- Әйе. Без бик бәхетле. Асия дә, мин дә ник өйләнештек дип үкенмәдек.

- Өйдә кем хуҗа соң?

- Ир-ат булырга тиеш диләр. Бездә Асия. Өйдә акча да Асия кулында. Әйткәнемчә ул бюджетны дөрес планлаштыра белә. Ә мин акча темасында бөтенләй белгеч түгел. Кызым берәр әйбер сораса, шундук алып бирергә әзер. Ә Асия башта уйлый, алыргамы юкмы.

- Гаилә тормышында нинди кызык хәлләр булганы бар?

- Асия йөккә узгач булды. Бәби табар вакыт җитте. Мин эштә идем. Хатыным шалтыратуга ук өйгә йөгердем. Мин кайтып җиткәндә ул идән юып маташа иде. Бәбине чиста өйгә алып кайтасым килә диде. Үзе елый-елый идән юарга тырышты. Көч-хәлгә бала табу йортына алып киттек.

- Мәхәббәт өч ел яши диләр. Килешәсезме?

- Бәлки шулайдыр. Ләкин безнең өч елдан соң тагын да зур хисләр туды. Балабыз булды. Бер-береңә хөрмәт барлыкка килде. Ул минем баламның анасы. Мин алар өчен барысына әзер. Өч ел бергә. Өйләнгәнемә сөенеп туя алмыйм.

18 яшендә кияүгә чыгып, ире белән бергә 40 ел гомер иткән Казаннан Сания апа яшь парларга үзенең киңәшен бирергә булды. "Мин 18 яшемдә кияүгә чыктым. Мине димләделәр. Каршы килмәдем. Әлегәчә әти-әниемә рәхмәтлемен. Яшьләрме сез, картлармы, яраткан кешегезне тапкансыз икән, өйләнешегез. Өйләнешүнең билгеле бер вакыты юк бит аның. Кемгә ничек язган. Бер-берегезне хөрмәт итегез, кадерләп, дөресен генә сөйләп торыгыз. Җыртылган киемне ямап була, мөнәсәбәттә дә шулай. Талашсагыз дуслашыгыз", - дип сөйләде Сания апа. 

Россиядә өйләнешүчеләрнең яше олыгая бара. Росстатта күренгәнчә, 2018 елда 35 яшьтән артык 265,5 мең кеше өйләнешкән. 18-24 яшьлекләр саны 2011 елдан бирле ике тапкыр кимегән - соңгы ел эчендә 170 мең ир-ат өйләнгән һәм 285 мең хатын-кыз кияүгә чыккан. 

Мәхәббәткә өч ел бирелгән ди. Алга таба хисләр сүрелгән ди. Бер-берсе белән 20,30,50 ел бергә булган парлар ничек яшәде икән. Аерылмаган да, талашса да ташламаган. Мин андый парларга сокланып карыйм. Юк, аларның күзләрендә бер дә мәхәббәт утлары сүрелмәгән. Ут яна, балкый. Миңа калса, мәхәббәтнең өч елында кеше ут сыман башта ургылып яна, күкләргә ашкына. Пешерә, яралый. Утка пешеп тә, утына су сибәргә ашыкмаганнар гомере буе яна. Өч ел узуга тыныч кына утка әйләнә. Кичләрен учакка караганда нинди хисләр кичерәсез? Шул хисләрне исегезгә төшерегез әле. Тыныч бит, әйеме? Мәхәббәт тә шул ут кебек, яраткан кешең яныңда булса, синең эчке утың яна, сүнми. Ул яна. Җылыта. Күңелеңне тынычландыра. Сезнең күңелегездә дә шундый ут янсын әле, яме? 

 

 

Автор: Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА
Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев