Саба ТВ

Мисырдан хат яки Дерипаскага хәер бирегез

Фейсбукта урыс телле берәү соңгы көннәрдә: “Үткән айга газ өчен 120 сум түләдем. Аллага шөкер, мин Россиядә түгел, Мисырда яшим”, – дип язып куйды. Бу сүзләр хактырмы, тик Нил үзәне илендә АИ-92ле бензин бәясе 17 сум һәм аннан түбәнрәк, дизель ягулыгы – 12 сум, балык бәясе – 100 сум, тавык килосы 125 сум булуын искә алсак, газ да бездәгедән арзанрак булса, гаҗәп­мени?

Газга түләү әнә Казахстанда да бездәге­дән очсызрак – 4 сум 54 тиен генә, Үз­бәкстанда тагын да түбәнрәк зәңгәр ягулыкның бәясе – 2 сум 65 тиен генә. Казахстанның көнбатыш төбәк­ләрендә газга 1 сум 52 тиен генә түлиләр, дип хәбәр итә рәсми чыганак­лар. Аларда дәүләт компаниясе булган “КазТрансГаз” халыкка ягулыкны үзкыйммәттән тү­бәнрәк бәягә сата икән. Бездә исә коммуналь хезмәтләр өлкәсе олигархларга пособие түләү урынына әйләнеп бара. Алар санк­цияләр астында калып ыңгыра­шалар, шуңа күрә акционеры Олег Дерипаска булган En+ компа­нияләр төркеме Россия хөкү­мәтенә коммуналь түләүләр­гә тарифны күтә­рүне сорап мөрәҗәгать белән чыккан. En+ алюминий җитеш­терүче “Русал” компаниясен энергия өчен түләүдән азат итүне, моның өчен Себердә яшәүче халыкка тарифларны 12 процентка гына күтәрүне сорый икән. Шулай ук Иркутск өлкәсендә җылы су һәм җылылык өчен түләүләрне дә печтек кенә арттырмый булмас дип исәп­ләгән әлеге ком­паниянең акыллы белгечләре. Мәскәү­дә, ихтимал, санк­цияләр астында сыгылып төшкән олигархны кызганырлар. Пенсионерлар һәм сыер савучылар, завод эшчеләре һәм әрәмтамак-тунеядец­лардан Дерипаскага хәер бирдертергә кирәк дигән карарга килми калмаслар. Ил төкерсә, күл була дип, бөтен ил буйлап тарифлар күтәрә торган 1 июль көне болай да якында гына бит. Югыйсә олигархлар илдәге хәлгә түзә алмыйча, гаиләләре белән яңадан Лондонга кача башлады. Миллиардер Борис Менц һәм аның өч улы гаиләләре белән томанлы Альбионны яшәү урыны итеп сайладылар. “Вәз­гыять бик киеренке, китүең хәер­лерәк”, – дип әйттеләр ди. Соңгы олигархлардан да колак каксак, ниш­ләрбез?

Рәшит Фәтхрахманов

 

Миллиардер күңеле – галәмдә...

 
Британиянең галәм туризмы өчен билгеләнгән ракетоплан төзү белән шө­гыльләнүче Virgin Galactic дигән компаниянең җитәкчесе – 67 яшьлек Ричард Брэнсон галәм туристына әйлә­нергә җыена. Дөрес, мондый туристлар турында ишеткәнебез бар. Америка гражданины Деннис Титоның инде 2001 елда ук тәүге турист буларак йолдызлар янында кунакта булып кайтуын хәтерлибез. Аннан соң тагын 5-6лап кеше, хәтта бер хатын-кыз (Иранда туып үскән, АКШта яшәүче Ансари дигән ханым) да “котырган” акчасын кая куярга бел­мичәдерме, башка максаттандырмы, галәм киңлек­ләрен айкады.

 

Тик алар инде йөзләрчә тапкыр сыналган космик корабларга утырса, Брэнсон үз компаниясе эшләгән ракетоп­ланның сынаучысына әйләнергә җые­на. Шулай итеп, ул ко­рабның тәүге пассажирына әйләнеп, аның ышанычлы икәнен расларга хыяллана. Бу хәл якындагы бер­ничә айда булачак. Шуннан инде эш миллиардерның җиргә исән-имин төшеп утыруына гына терә­леп кала. Аның клиентлары – 450 ке­ше бу вакыйганы зарыгып көтеп тора, инде аванс түләп куючылары да шактый ди.

 
Менә шулай, күбебез җир өстендә дә сәяхәткә акча юнәтә алмаган бер мәлдә миллиардерлар галәмгә очуны Төркия тарафында булып кайту кебек кенә итеп калдырырга исәпләп тора. Дөрес, аларның сәяхәте атналарга сузылмый, ә нибары 2,5 сәгать кенә булачак. Билет бәясенә килгәндә – 250 мең доллар (безнең акчага салып исәп­ләгәндә, 15 миллион сум чамасы). Мо­ның кадәр акчаны 2 сәгать ярымда туздырырга хыяллану безнең төше­безгә дә керми, әлбәттә. Ләкин бар кеше дә без түгел. Җир­дәге бөтен рәхәт­лекләрне күреп туйгач, галәмгә дә тартыладыр күңел... Балачактан ук Раштуа чыршылары, сөй­ләшүче попугайлар үстереп саткан Брэнсон тора-бара бик зур бизнесменга әй­ләнеп, хәзер менә үзенең компаниясе эшләгән ракетопланда галәмгә очарга, дөньяда тәүге тапкыр галәм туризмы хезмәтләрен күрсәтү өчен шәхси компания булдырырга тырышып йөри икән, бул­дыр­сын-тырышсын. Һәрхәлдә, ул Россиядә эшләп тапкан (эшләпме-баш­качамы – анысы икенче мәсьәлә) бөтен акчасы белән, бу киеренке вәзгыятьтән ераг­рак торуың хәер­лерәк, дип, шул ук Британиягә качкан Борис Менц кебек миллиардерларга караганда күбрәк ихтирам уята.

 
Валентина Семенова
 

 

Бүген уйласаң гына...           

 
Төзелеш тармагы куркыныч һөнәр булуы белән аерылып тора. Әлеге уңайдан республикада сафка басучы һәр төзелеш объектында төрле тикшерүләр алып барыла. Хөкүмәт йортында узган киңәшмә­ләрдә дә бу темага җитди сөйләшү юкка түгел. Ел башыннан алып бүгенгә кадәр хезмәт куркынычсызлыгын үтәү буенча 526 тикшерү уздырылган. Төзелеш министры Ирек Фәйзуллин бел­дергәнчә, хилафлыклар алдагы еллар белән чагыштырганда шактый ким булса да, тынычланырга, җиңел суларга иртәрәк.


– Нинди генә төзелеш объекты булмасын, ул янәшәдәгеләр өчен куркыныч урын булып санала, – ди республика Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш эшчәнлегенә анализ ясаганда. – Мондый җиргә балалар, гомумән, үтеп керә алырга тиеш түгел. Бөтен мәйдан тиешенчә әйләндереп алынган булсын. Моңа вак-төяк мәсьәлә дип кенә карарга ярамый, бу – җитди проблемаларның берсе. Әлеге өлкәдә ныклы тәртип урнаштыру һәркем­нең иминлеге өчен кирәк.


Игътибар иткәнегез булса, төзелеш мәйданыннан чыгучы машиналар үзләре артыннан “балчыклы юл” салып бара иде. Соңгы елларда мондый күренеш күзгә күренеп кимеде. Баксаң, “Чиста төзелеш” дигән программа уйлап тапканнар икән. Быел гына да төзелеш булган урыннарда чисталыкка бәйле 187 тикшерү уздырганнар. 49 очракта тиешле таләпләрне үтә­мәү­ләре билгеле булган. 70 беркетмә төзелгән, 62 эш буенча административ җавап­лы­лыкка тарту каралган. “Төзелеш бара торган урыннар техника югычлар белән җи­һазландырылган булырга тиеш. Төзелеш мәйданчыгына кергән машиналар чиста чыгарлык булсын”, – дип кисәтә министр.


Республикада 1 миллион 73,8 мең квад­рат метр торак сафка бастырылган инде. Бу – еллык планның 44,7 проценты. Ки­ңәшмәдә быел төзеләсе объектлар турында гына түгел, 2019 – 2021 елларда калкып чыгасы төзелешләр турында бүген­нән үк кайгырта башларга кирәклеге әйтелде. “Мәйданчыкларны алдан әзер­ләп куймыйбыз икән, алдагы елларда торакны сафка бастырып булмаячак. Без төзи алмыйбыз, дигән хатлар кабул ителми. Мәйданчыклар табып, инженер челтәр­ләр өчен акча юнә­тә башлау кирәк”, – диде Ирек Фәйзуллин.


Лилия Нурмөхәммәтова

“Усал сез!”

 
“Маша и Медведь” мультфильмындагы искиткеч сөйкемле, әмма һаман үп­кәләргә генә торган наян Машаның яраткан сүз­ләре бу. “Сездән китәм мин, усал сез!” – дип тә өстәп куя әле кызый. Менә шунда дөнья йөзләрендәге иң изге кү­ңел­ле җан иялә­реннән берсе – тау хәтле Аю  гаепсезгә рәнҗеткән уймак хәтле генә кызчык алдында оятка кала... Сүз уңаен­нан, әлеге сери­алның “ютюб” сайтында рекорд куюын – җиде миллиардтан артыг­рак каралып, йөздән артыграк илдә яшәү­че сабый­ларның иң яраткан “муль­тик”­ла­рын­нан берсенә әй­ләнүен искәртеп үтик.


Безгә исә, кырыкмаса-кырык төрле либераллар һәм оппозиционерларны истә тотып: “Әле бит вакчыл да сез!” – дип өстәп куйсак ярыйдыр. Соң, һәр нәрсәдән бары тик начарлык, хилафлык кына эзләп, гел киресен генә сукалап утыручылар турында шулай дими, тагын ни дисең? Күренекле вакыйга – Кремльдә Россия Пре­зиденты Путинның вазифага ке­решү тантанасы булды. Бөтен дөнья телевизор экраннарына текәлеп, вакыйганың бөеклеге һәм купшылыгына сокланды. Әлбәттә инде, Көнбатыш тән­кыйтьчеләре, үзләренә хас булганча, бу вакыйгада “руслар патшасы Путинга монарх таҗы кидерү”не, “Россия тоталитаризмы чагы­лышы”н күрде. Әле тагын әллә нәрсәләр күрде, әмма барыбер вакыйганың әһә­ми­ятен киметә алмады. Бер инглиз бло­герының: “Ә сез әнә шундый лидерга ия булган илне теләнче Порошенко яки мескен Тереза Мэй кебек тезләндермәкче буласызмы! Көлдермәгез мине!” дигән фикере шул хакта сөйли.  Дөресрәге, тугызынчы май көнне бөтен дөнья күлә­мендә миллионнарча кешене җыйган “Үлемсез полк” маршлары уз­ганнан соң язды ул моны. Ә безнең оппо­зиционер-либераллар бу вакыйгаларда нәрсәләрне күрде? “Путинның 12 миллиард сумлык машинасы ватылды... (гәрчә бернинди ватылу булмаса да), “ант бирү тантанасында Президент әләме күтәрел­мичә аптыратты”. Болардан тыш бу вакыйгада бүтәнен күрмәде һәм күрергә дә те­ләмәде алар. Шулай булгач, усал сез, егет­ләр! Һәм вакчыл...” димичә, нәрсә дисең?!


Тагын бер үтә мөһим вакыйга – Кырым күперен рәсми төстә ачуны алыйк. Һич­шиксез, дәүләтнең, шулай ук бик күп кыенлыкларны җиңеп, барлы-юклы 25 ай эчендә моңарчы күрелмәгән күпер төзеп куйган гаять оста төзүчеләрнең казанышы бу! Ә либераллар нәрсә ди?  Интернет киңлекләре аларның “Кырым күпе­рен­дәге хурлык!” (фотога төшү һәм селфи ясау өчен күпердә туктарга уйлаган байкерлар җәһәтеннән), “Кырым күперендә менә нәр­сә булды...” (Франция парламентчылары делегациясенең катнашуы җәһәтен­нән) кебегрәк фикерләре белән тулды. Бу кешеләрнең чынбарлыкны күрә, кабул итә һәм бәяли алмавы гаҗәпкә салырлык, билләһи! Башларына фикер­ләрен үзгәр­теп торучы ниндидер трансформатор “тегеп” куйганнармыни!..


Вахит Шәрипов

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 74, 29.05.2018/)

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: