Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"MISS ASIA RUSSIA 2017" халыкара гүзәллек конкурсы бәйгедә катнашу өчен татар кызы эзли

Конкурсның директоры белдерүенчә, катнашучы кызлар шәрык матурлыгы белән аерылып торырга тиеш.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ", Миләүшә Гафурова). "MISS ASIA RUSSIA 2017" халыкара гүзәллек конкурсында катнашу өчен талантлы татар кызы кирәк. Бу хакта белдерүне " MISS ASIA RUSSIA 2017" Вконтакте социаль челтәренә урнаштырды.

Конкурсның директоры Елена Мардаева белдерүенчә, катнашучы кызлар шәрык матурлыгы белән аерылып торырга тиеш.

"Татар кызлары башка милләт кызлары кебек үк кызыклы һәм төрле. Безнең конкурс өчен иң мөһиме - игътибарны җәлеп итә торган, гадәти булмаган матурлык. " MISS ASIA RUSSIA 2017" бәйгесе шәрык кызлары арасында үтә, шуңа татарлар да кирәк," - дип җиткерде Елена "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев