Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мишә авыл җирлегендә Яна ел парады

Быел Кыш бабаларының гаять зур һәм мавыктыргыч парады район үзәгендә генә түгел Лесхоз бистәсендә дә узды. Мишә авыл җирлегендә оешкан барлык оешма-предприятияләрдә эшләүчеләр дә актив катнашты .

      Бәйрәм геройлары, бистә  урамнарыннан  авылдашларын сәламләп, төп чыршы янына килделәр. Анда Кыш бабай һәм Кар кызлары белән бергәләп балалар да, олылар да рәхәтләнеп күңел ачты. Бергәләп җырладылар, биеп-уйнадылар. Аннан соң тылсымлы сүзләр әйтеп чыршыдагы утларны кабыздылар.

  "Чыршыкайда кунакта" дип аталган чыршы ачылу тантанасы һәм парад югары дәрәҗәдә оештырылды . Саф һавада күңел ачу, аралашу бәйрәмгә килүчеләргә бик тә ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев