Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Минзәлә районында песиләр мәрхүм хуҗага ябышкан

Әҗәлең килеп җиткәч, авызыңа бер тамчы су салыр кешең булсын диләр әбиләр. Соңгы сулышыңны алганда, яныңда бер иптәш булса, бу - хәерле үлем була. Ә ялгызлыкта үлүчеләр әлеге бәхеттән мәхрүм.

Минзәлә районы Татар Мөшегесе авылында яшәүче 62 яшьлек Тәлгать абый Мусаев көтмәгәндә дөнья куя. Бер тапкыр да өйләнмәгән ир күңеленең бар җылысын песиләренә бирә. Тик исән хуҗаларының тәне мәеткә әйләнгәч, "ит" дип алар аны кимерергә керешкән.

- Тәлгать абый - полициядә эшләп чыккан кеше, - ди Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов. - Тәртипсез түгел, әмма күңеле зәгыйфь. Өйләнмәде, үзе генә яшәде. Бертуганнарыннан апасы гына калды инде. Әмма күршедә генә Вәсимә исемле җиңгәсе яши. Ул аңа күз-колак булып тора. Тәлгать абый бик чиста-пөхтә кеше. Өе дә ялт иткән. Караваты янында өй башмагы да тора. Пенсиясен дә юкка-барга әрәм итми, ипигә, тәмәкегә дип бүлеп куя. Салгалый иде, әмма нормасын белеп кенә.

23 февраль көнне Тәлгать абый янына "племянник"лары кереп чыга. Ул аларга: "Йөрәгем үзен сиздертеп тора әле", дип зарлана. Кич, аларны озаткач исә, йокларга ята. Шуннан соң бер тәүлек буе ул күзгә-башка чалынмый. Күршеләре: "Чыкканы да юк, аяк эзе дә юк". дип, авыл җирлегенә хәбәр итәләр. Кызганыч, җиңгәсе дә Мөслим районына ашка киткән була.

- 25 февраль көнне без ишекләрен каерып ачтык, - ди Рөстәм әфәнде. - Борынны ярып кергән истән үк эшнең нидә икәнен аңладык. Өч кат юрган астында ята иде. Өйдә ике песие калган булган. Үлгәч кешедән кеше исе бетә бит. Песиләр дә ит дип, хуҗасының сул як битенә ябышканнар. Без кергәндә алар аның өстендә утырып тора иде.


Тәлгать абыйның песиләре берничә булган. Кышын караучысыз калган, җылы эзләп килгән йомшаккайларны да үзенә сыендырган ул. Берсен дә ач тотмаган. Рөстәм Газизҗанов сүзләренчә, аларга дип ул батон, өстенә сөт салган. Тик песиләр аны ашамаган.

- Мин әлеге вазифада 23 ел эшлим, - ди җитәкче. - Җирлектә бу беренче очрак кына түгел инде. Нишләтәсең, күрәчәк... Монда берниндә дә криминал юк. Мәче бит ул кеше түгел, ярый-ярамыйны белми. Җылы өйдә хуҗалары бик тиз исләнгән инде. Тәлгать абый исерек булмаган. Эчкән булса, бәлки, песиләр якын да килмәс иде үзенә. Аның инде ике атналап авызына бер тамчы алганы юк, ди күршеләре. Бу - бик кызганыч очрак. Авыл халкы да, туганнары да бик авыр кабул итте. Туганнары шундый ярата иде үзен. Минзәләдәге якыннары атна саен кайтып йөрде. Тик язмышка язылганнан качып котылып булмый...


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев