Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Минзәдәдә криминал: кыйнаганнар һәм автомобиль багажнигына салып, елгага төшереп җибәргәннәр

Татарстан Югары суды машинасы белән бергә йөртүчесен суга батырган дүрт кешегә җәзаны катгыйлаткан. Бу хакта Татарстан Югары суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар-информ” язуынча, Тихонов дүрт ел урынына 15 ел һәм алты айга, Королев өч ел урынына 15 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Моннан тыш, дүртесен дә каты режимдагы колониягә күчерәләр.
 
2016 елның 13 июнендә Минзәлә районында Ык елгасында 59 яшьлек Наил Гатиятуллин мәетен балыкчы табып ала. Оператив хезмәткәрләр тиз арада Хәмитовка чыккан. Икенче фигурант Ткаченко булган.
 
Тикшерү фаразы буенча, Ткаченконы бу эшкә Хәмитов тарткан. Тихонов һәм Королев баштан шаһитлар буларак үтсәләр, аннан тикшерү күрсәткәнчә, аларның да гаепләнүче булуы ачыкланган.
 
Тикшерү ачыклаганча, Гатиятуллин белән яшәгән хатын-кыз аңардан Хәмитовка зарланган. Ир-атка үче булган Хәмитов Ткаченко һәм аның ике дусты белән 1 июньдә Гатиятуллинны шәһәр кырыена алып чыккан. Мәрхүмне кыйнаганнар һәм автомобиль багажнигына салып, елгага төшереп җибәргәннәр.
 
Присяжныйлар суды Хәмитов һәм Ткаченконы үтерүдә гаепле дип тапкан. 2017 елда суд Хәмитовны 16 елга, Ткаченконы – 14 елга каты режимдагы колониягә хөкем иткән. Тихонов 4 елга, Королев 3 елга хөкем ителгән булган.
 
 
 
 

Фото: https://www.gzt.com

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев