Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Минтимер Шәймиев татар теле турында үз фикерен белдерде

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 33нче утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанда дәүләт телләрен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телен укыту мәсьәләсен шәрехләде. Ул мәсьәлә уку-укыту процессына комачауламасын иде дигән теләген җиткерде.

Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итте.
"Быел без Татарстан Конституциясенең 25 еллыгын, киләсе елга Россия Конституциясенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Россия һәм Татарстан Конституцияләрендә язылган тиешле маддәләрне без үтибез. Уку-тәрбия процессына, төшенеп тә җитмичә, көтелмәгән һөҗүм ясау кемгә кирәк? Бу әхлакый яктан да дөрес түгел", - дип фикерен җиткерде Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе.
Минтимер Шәймиев республика мәктәпләрендә төрле милләт кешеләренә түземле булуны еллар буена өйрәтәләр, дип билгеләп үтте. "Әйтерсең лә, белем һәм тәрбия бирүче укытучыларны, хәтта укучыларны махсус рәвештә сәясәтләштерәләр", - дип белдерде ул.
"Минем теләгем: бу уку елында әлеге мәсьәләне кузгатмаска һәм алып барыла торган эшне дәвам итәргә. Бу конструктив карар булыр дип уйлыйм. Һәрвакыт уртак фикергә килдек. Педагогларның август киңәшмәсенә алга таба ничек эшләячәгебез турындагы стандартлар турында мәгълүмат әзер булырга тиеш. Хәзер нәрсә дә булса үзгәртү мөмкин түгел. 25 ел эшләдек, ә хәзер уку елы барышында җимерергә керешикме? Нәрсә булды һәм берничә ай эчендә нәрсә булачак? Үз чыгышында Владимир Путин рус теле торышына карата борчылу, шул ук вакытта туган телдә укытуны хуплавын белдерде. Нигә бу кыйбладан тайпылырга соң?" - дип йомгаклады Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев