Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Минтимер Шәймиев Сәкинә Шәймиева вафатыннан соң белдерү ясый

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәләл җефете Сәкинә Шәймиева вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашучыларга рәхмәтен белдерә, дип хәбәр итә Ватаным Татарстан.

«Кадерле дуслар! Гаиләбез өчен кайгылы бу көннәрдә безгә Сәкинә Шакир кызы вафаты сәбәпле йөзләгән телеграммалар килде. Бөтен республикадан, Россия Федерациясенең, якын һәм ерак чит илләрнең төрле почмакларыннан, безнең гаилә белән шәхсән таныш һәм таныш булмаган кешеләр кайгыбызны уртаклашты. Сәкинә Шакировна турында җылы истәлекләр, ихлас сүзләр массакүләм мәгълүмат чараларында да, социаль челтәрләрдә дә күп булуын беләбез. Сәкинә кешеләрне ярата иде, ул гел изгелек кылырга тырышты һәм Татарстан кешеләренең үзенә карата игелекле мөнәсәбәтен югары бәяләде.

Шушы авыр вакытта безгә карата игътибарлы булып, кайгыбызны уртаклашканыгыз өчен, ярдәмегез өчен барыгызга да чын йөрәктән тирән ихтирамыбызны һәм олы рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да сәламәтлек һәм бәрәкәт телибез. Үз туганнарыгызның һәм якыннарыгызның кадерен белегез һәм саклагыз», – дигән ул.

 

Фото: rbc.ru

чыганак: tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев