Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Минтимер Шәймиев Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Боровое Матюшино бистәсендәге сайлау участогында булды.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстандагы ябык типтагы учреждениеләрдә яшәүче һәм сайлау хокукына ия кешеләрнең 90 процентка якыны тавыш биргән. Бу хакта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде.

«Ябык типтагы участокларга игътибар бирелде. Ябык участокта булган кешеләрнең 87 проценты тавыш бирде. Бездә барысы 1800 кулга алынган кеше бар. Интенсив психиатрия хастаханәсеннән 666 кеше тавыш бирү хокукына ия, Бехтеров исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсендә 350 кеше тавыш бирә ала, ул оешмаларда тавыш бирү буенча эш оештырылды», — ди Сәрия Сабурская

Карантин режимында булган социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына, картлар йортына сайлау комиссиясе чыккан.

 

 

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев