Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Минтимер Шәймиев Исмәгыйль Шәрәфиев гаиләсенең кайгысын уртаклашты

Исмәгыйль Шәрәфиев республикабыз тарихында, татар халкының күңелендә мәңгегә калачак, диелә телеграммада.

(Казан, 24 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев күренекле журналист, "Татарстан яшьләре" газетасында озак еллар баш мөхәррир булып эшләгән Исмәгыйль Шәрәфиевның вафаты уңаеннан, туганнарына кайгы уртаклашу телеграммасы җибәргән. Телеграмма Исмәгыйль Шәрәфиевның хатыны Роза Фатыйх кызы Шәрәфиевага адресланган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Исмәгыйль Шәрәфиевның кызы Айгөл хәбәр итте.
"Хөрмәтле Роза Фатыйх кызы!
Бар гомерен һәм көч-егәрен газиз Татарстаныбыз халкына, милләтебезгә хезмәт итүгә, татар матбугатын үстерүгә багышлаган булдыклы редактор, талантлы журналист һәм язучы, татар халкының лаеклы улы, тормыш иптәшегез Исмәгыйль Сәлмән улы Шәрәфиевның вафат булуы сәбәпле, кызыгыз Айгөлнең, улыгыз Искәндәрнең, оныкларыгызның, туганнарыгызның, дусларыгызның тирән кайгысын уртаклашабыз, - диелә кайгы уртаклашу телеграммасында. - Исмәгыйль Сәлмән улы - татарның иң уңышлы, иң яраткан газетасы "Татарстан яшьләре"н чыгаручы күренекле шәхес, мөстәкыйь фикерле, җор телле оста журналист буларак республикабыз тарихында, татар халкының күңелендә мәңгегә калачак.
Авыр туфрагы - җиңел, урыны оҗмахта булсын. Шушы кайгылы көннәрдә Аллаһ Тәгалә һәммәгезгә дә көч һәм сабырлык бирсен.
Минтимер Шәймиев,
Татарстан Республикасының беренче Президенты", - дип тәмамлана кайгы уртаклашу телеграммасы.
"Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев 22 июнь көнне Салмачидагы өендә каты авырудан соң вафат булды. Әтнәдә җирләнде. Исмәгыйль Шәрәфиевка 66 яшь иде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев