Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Минтимер Шәймиев: Ханнарыбызны җирләү - изге гамәл

Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков белән әңгәмәсе.

(Казан, 18 май, "Татар-информ", Шамил Садыйков). Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына интервьюда Казан ханнарын җирләүнең тарих өчен әһәмияте һәм Болгар Ислам академиясен төзүгә этәргән төп сәбәпләр турында сөйләде.

- Болгарда Ислам академиясе төзелү - тарихи вакыйга. Сез аның мәгънәсен ничек күзаллыйсыз? Аңа нинди өметләр баглыйсыз? Аның татар халкын, милләтен үстерүдә, динне алып баруда тоткан урыны нинди булачак?

- Дөресен генә әйткәндә, күп еллар республика җитәкчелеге ислам дине белеме мәсьәләсенә тиешле дәрәҗәдә игътибар итә алмады, чөнки илдә сәяси шартлар башка иде. Без эшләгән вакыт күбесенчә үзгәртеп кору чорына туры килде, проблемалар җитәрлек иде һәм шунысын әйтергә кирәк: без ул елларда Ислам дине мәсьәләләренә төшенә генә башладык, мәдрәсәләр, Россия ислам институты ачылды. Президентлыктан киткәч, гомер буе күңелгә тынычлык бирмәгән хыялларны тормышка ашыруда миңа теләктәшлек күрсәткән Владимир Владимирович Путинга, мин киткәннән соң сайлап куелган президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт әйтәсем килә. Күпме еллар дәрәҗәле урыннарда, халык белән эшләгәннән соң, фән һәм тарихыбыз белән шөгыльләнү, тарихи истәлекләрне торгызу, инде менә бүгенге көндә ислам академиясе төзү насыйп булуына мин шатланып бетә алмыйм. Болгарны торгызу мәсьәләсендә галимнәребез, архитекторларыбыз, археологлар, геологлар белән бергәләп күп эш эшләнә.

Ни өчен мин академия булдыруны хәзерге вакытта бик әһәмиятле дип саныйм? Бүген Рәсәй җирлегендә ислам белеме бирү системасы юк. Бездә күптөрле милләт вәкилләре яши, аларның үз диннәре бар, шуңа күрә безгә Рәсәй шартларында ислам белеме системасын барлыкка китерергә кирәк. Дөрес, мәдрәсәләр бар, Казанда Россия ислам институты эшли. Әмма башлангыч белемнән алып югары - академик белемгә кадәр җитүче система, югары академия булдыру зарур.

Интервью с первым Президентом Республики Татарстан Минтимером Шариповичем Шаймиевым

Моннан берничә ел элек Владимир Владимирович Путин Уфада милләтара, динара мөнәсәбәтләргә багышланган киңәшмәдә безгә Россиядә Ислам академиясе булдырырга кирәк дигән иде. Академия Татарстанда булырга тиеш дигән фикергә килдек. Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзәрәте, Татарстан мөселманары Диния нәзәрәте моңа кушылды һәм алар Болгар ислам академиясен оештыручылар булды. Әйтергә кирәк, аны башка җирдә булдырырга омтылучылар да бар иде. Ләкин аны Болгарда, Рәсәй җирлегендә ислам дине беренче мәртәбә кабул ителгән урында оештыру тарихи яктан да, гамәли яктан да кулай һәм дөрес дип саныйм. Без аның җиңел булмаячагын аңлыйбыз, шуңа да карамастан, хәрәкәттә - бәрәкәт дибез. Үтәсе юлыбыз бик катлаулы дип әйтер идем. Шушы системаны безнең шартларда барлыкка китерү - безнең изге бурычыбыз.

Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов 2015 елың 4 ноябрендә бер үк вакытта Болгар академиясен төзү һәм Казан иконасы чиркәвен торгызу турында указга кул куйды.

Сүз дә юк, Ислам академиясен зур шәһәрдә - Казанда төзү, бәлки кайбер оештыру мәсьәләләрен җиңеләйтер иде. Ләкин аның тарихи нигезе - Болгарда. Мин аны башкача күз алдына да китерә алмыйм.

Уйлап кына карагыз - узган елның 21 маенда без академиянең нигезенә киләчәк буыннар өчен хат язылган капсула салып, эшкә тотынган идек. Бары тик бер ел эчендә Ислам академиясен төзү эшләрен инде тәмамлап киләбез. Быел 20 майда булачак Изге Болгар җыенына килгәч, барыгыз да күрерсез, карарсыз. Аллаһ боерса, быел 1 сентябрьдә беренче уку елын башлап җибәрү ниятләнә.

Интервью с первым Президентом Республики Татарстан Минтимером Шариповичем Шаймиевым

Болгар Ислам академиясе биналары Ак мәчет белән бербөтен комплекс тәшкил итәчәк. Академия шәкертләренә һәр җомга Ак мәчеттә дога кылу мөмкинлеге карала. Академия биналарында шәкертләргә дә, остазларга да уку, эшләү һәм яшәү өчен барлык шартлар тудырылган.

Реклама

Без академияне төзеп бетереп тапшырабыз, аны оештыручылар - Уфадагы Үзәк Диния нәзарәте, Татарстан Диния нәзарате, Мәскәүдәге Россия Диния нәзарәте, аларның вәкилләреннән торган оештыручылар советы дөньякүләм тәҗрибәләрне кулланып, академиядә уку барышын оештыра, уку-укыту мәсьәләләрен хәл итә. Белгәнегезчә, Рөстәм Нургалиевич бу мәсьәлә буенча киңәшче-ярдәмче итеп Камил Исхаковны билгеләде. Ул гыйлемле гаиләдә үскән бала, әтисе - мулла, рухи байлыкның чыганагы - гаилә, ул балага ата-анадан сеңеп кала.

Мәскәү Кремле белән дә эш бара. Илдә бердәнбер академия булгач, алар белән дә күп мәсьәләне аңлашып эшләргә, җайга салырга тырышабыз. Җиңел эшләнә дип булмый, шул ук вакытта, әйтәсем килә, үзәктә дә аңлау бар, үзебездә дә омтылыш зур. Күңел шулай уйлаганга микән, Болгарда эшләр җиңел бара кебек тоела. Ак мәчет биналарын Аллаһы Тәгалә үзе төшереп биргән кебек. Чынлап әйтәм, башкарылган һәрбер эш күңелгә ята.

Мөгаллимнәр мәсьәләсенә килгәндә исә, без болай хәл иттек: әгәр дә читтән укытучылар чакырасы була икән, кайсылары безгә туры килә, кайсылары туры килми - моны галимнәр өйрәнә. Бернинди бәхәс чыгарга тиеш түгел. Тагын бер мөһим бурыч - академия каршында абруйлы, гыйлемле дин белгечләреннән Голәмәләр шурасы оештыру. Ул ислам дине мәсьәләләренә кагылган барлык сорауларга җавап бирергә сәләтле оешма булырга тиеш.

Интервью с первым Президентом Республики Татарстан Минтимером Шариповичем Шаймиевым

Бик күп эш башкарылды, хәйриячеләргә, үзебезнең ватандашларга рәхмәтебез зур. Россия эшмәкәрләре бик күп ярдәм итә. Ак мәчетне, Ислам академиясен салуда иң зур инвесторларның берсе - Алишер Усманов. «ТАИФ»ның ярдәмен дә аеруча билгеләп үтәр идем. Аларның катнашы гаять зур. "Татнефть" һәм башка күп кенә компанияләр бу зур эшләрдә хәлиткеч роль уйный. Шуңа күрә тиз эшләнә дә. Рәхмәттән башка сүзем юк, шатланып эшләргә генә кирәк.

- Минтимер Шәрипович, алдыбызда зур вакыйга - татар ханнарының җәсәдләрен җирләү тора. Милли үсешнең дәрәҗәсе халыкның үз тарихына мөнәсәбәтеннән, җитәкчеләренә ихтирамыннан гыйбарәт. Татар ханнарының 1970 елларда ук табылган җәсәдләре озак еллар җирләнмәде. Элегрәк Сез бу хакта уйлаган идегезме, яки аңа вакыт җитмәдеме, яисә, сәяси яктан карасак, аларны күмәргә вакыт бүген генә җиттеме? Эчтәлеге бик тирән бит бу вакыйганың, Сез аны ничек күзаллыйсыз?

- Дөресен генә әйткәндә, башта бу эш алай ук әһәмиятле дип күз алдына килмәде. Бәлки бу мәсьәләне, әһәмиятен аңлатып, сез әйткәнчә, тиешле дәрәҗәдә - кискен итеп куючы да булмагандыр. Минем кемнедер гаепләп әйтәсем килми, ләкин безгә килеп җитмәде ул. Аннан соң үзгәртеп кору чорында сәяси һәм икътисади хәлләрнең ничек катлаулы булуын өлкән буын бик яхшы аңлый. 1970 елларда, аннан соң Казанның 1000 еллыгы алдыннан Казан Кремлен ныклап өйрәнә башлагач, Сөембикә манарасы тирәсендә мавзолей, корылмаларны тапканнан соң күтәрелгән мәсьәлә ул. Фәнни тикшеренү эшләре бик күп вакыт таләп итте. Без данлыклы галимнәр Альфред Халиковка, Фаяз Хуҗинга, аларның шәкертләренә, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтына, археология институтына һәм КФУ галимнәренә бик рәхмәтле булырга тиеш.

Чыннан да, бу изге эшнең вакыты килеп җитте. Кеше якты дөньядан китә икән, ул җир куенына иңдерелергә тиеш. Бәлки, матур итеп мавзолей-төрбә төзергә кирәктер дигән тәкъдим булды. Ленин мавзолее кебек корылма турында сүз бармый. Төрбә эчендә каберләре булырга тиеш. Табигый ташлардан, ишелмәслек итеп ләхет ясап, безнең җирлектәге гадәтләрне исәпкә алып җирләү күңелебезгә хуш киләчәк. Ханнар каберләрен өстән карау мөмкинлеге бар, бу - тарихи истәлек дигән сүз.

Ханнарыбызның сыннары да барлыкка китерелгән, заманча ысуллар кулланып матур гына эшләнгән. Казан ханнары Мәхмүт һәм Мөхәммәт Әминнең дә, алар тирәсендә табылган ике хатын-кыз җәсәде дә тиешенчә җирләнергә тиеш. Шушы көннәрдә Болгар җыены алдыннан бөтен Россия мөселманнары, руханилар, мөфтиләр, хәзрәтләр Казанга җыела. Шуларның катнашы белән, үз ризалыгыбызны биреп, рәхмәтләребезне әйтеп, ханнарыбыз җирләнергә тиеш дип саныйм мин. Бу - изге гамәл. Алга таба киләчәк өчен дә кагыйдәгә әйләнә, гадәткә кереп китә инде ул.

Шундый уртак уй-фикергә килгән хезмәттәшләребезгә, дин әһелләренә, Президентыбызга рәхмәтлемен. "Моны эшләргә кирәкме-юкмы?" дигән сорау юк. Кайбер үзенчәлекләрне, әйтелгән киңәшләрне истә тотып, сыйфатлы итеп, татарларга хас тыйнаклык белән эшләнсә, күңелләребезгә хуш киләчәгенә шигебез юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев