Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Министр Равил Кузюров Саба урманчылыгы һәм Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсендә эш сәфәре белән булды. Анда ул Министрлык карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге белән танышты.

Килеп җитү белән министр ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәген карады. Аны муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Васыйл Гыйззәтуллин, «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Илһам Рәхмәтуллин һ.б. озата йөрде. Үзәк директоры Руслан Газизов быел биредә 8 млн. данә нарат орлыгы, 1 млн. данә чыршы орлыгы, 2,2 млн. данә каен орлыгы һәм 800 мең данә сары сәрви агачы орлыгы чәчелгәнлеге турында сөйләде.

Аннары Равил Кузюров «Саба урманчылыгы» ДКУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу барышында 2020 елның 8 ае эчендәге эш нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлар турында фикер алыштылар.

Министр ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. «Эш темпларын киметмәвегезне һәм дәүләт биреме кысаларында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча калган чараларны сыйфатлы башкарып чыгуыгызны сорыйм», – дип билгеләп үтте ул.

Эш сәфәре ахырында Равил Кузюров Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасында булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев