Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Министр Марат Әхмәтов җырлаган видеоролик социаль челтәрләрдә таралды

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җырлавын халык яхшы бәяләгән.

(Казан, 23 июль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бер чарада татар халык җырын башкарган. Видеоролик социаль челтәрләрдә таралды.

Видеоны Инстаграм сәхифәсенә "Татарстан журналы" да урнаштырган.

"Минтимер Шәймиевкә кушылып, Марат Әхмәтов та җырлап җибәрде. Афәрин!" - диелгән видеода.

Марат Әхмәтов "Олы юлның тузаны" дигән җыр җырлаган. Халык та министрның җырлавын ошатып: "Менә бу тавыш! Йөрәк түреннән моң ургылып чыга. Җырның һәр сүзе аңлаешлы. Марат Әхмәтов бар яктан да килгән легендар шәхес", "Марат абый бик матур җырлый", - дигән сүзләр язган.

Фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев