Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Минималь хезмәт хакын яшәү минимумына кадәр күтәрергә җыеналар

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев минималь хезмәт хакы күләмен эшкә сәләтле халыкның яшәү минимумына кадәр күтәрү турында канун проекты әзерләүне йөкләде. Министрлар Кабинетының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, әлеге бурычны хөкүмәт башлыгы Дәүләт Думасында Кабинетның 2016 ел эш нәтиҗәләре хисабыннан соң йөкләгән. Бу хакта Татар-информ ТАССка сылтама белән хәбәр итә.

Йөкләмәләр исемлегендә Россия Хезмәт һәм социаль яклау, Финанс, Икътисади үсеш министрлыкларына минималь хезмәт хакы күләмен эшкә сәләтле халыкның яшәү минимумына кадәр күтәрү турында федераль канун проекты әзерләп, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә кертү кирәклеге әйтелгән.

19 апрельдә Дәүләт Думасында һәр елны ясалучы хисапта Медведев хөкүмәтнең минималь хезмәт хакы күләмен һәр елны даими рәвештә арттырылып килүен җиткерде. Узган ел ул 7500 сумга җиткән булса, быелның 1 июленнән 7800 сумга кадәр күтәреләчәк. Премьер шулай ук якындагы берничә елда минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумына кадәр күтәреләчәген вәгъдә итте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев