Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы дәрәҗәсенә күтәреләчәк

Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күргән.

Россия Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы дәрәҗәсенә күтәрү турындагы законны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күргән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«2018 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен аена 9 мең 489 сум күләмендә билгеләргә. 2019 елның 1 гыйнварыннан һәм алга таба ел саен 1 гыйнвардан башлап хезмәткә түләүнең минималь күләме федераль закон нигезендә алдагы елның икенче кварталы өчен Россия Федерациясе буенча хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумы күләмендә билгеләнә», - диелә документта.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев