Саба дулкыннары

“Минем малайга бакчада ник урын юк?”

Олы улыма яшь ярым булгач, бала караучысыз калдым. Аңа ике ай тулуга ук эшкә чыккан идем. Әнкәй: “Сагынам, үз авылыма кайтарыгыз, теләсәгез баланы да алып китеп карармын”, — дип көйсезләнде. Сарманда бикле торган үз йорты өчен дә борчылгандыр инде. Шулай итеп, баланы күкрәктән аерырга туры килде. Югыйсә, ике яшькә кадәр имезергә иде исәбем.

Сармандагы йортны ачып, баланы әнкәй белән шунда калдырып килдек. Бер атна узуга, улыбызны сагынып, илдә чыпчык үлми дип, кире алып кайттык. Аны карарга башта бер ялгыз әби белән килештек. Әбинең беркеме юк. Кем баласына исем куштыра, кемнең өчесе, җидесе, кырыгы дигәндәй, әбие­без шуларга өй борынча Коръән укып йөри. Кушаматы да “Коръән”. Аңа улыбызны тапшырып, бер атна үтүгә, танышым йөрәгемә тоз салды: “Ничек шуңа бала кертеп калдырасыз, ул бит балаңны йоклатып, үзе икешәр сәгатькә ашка китә!” — диде. Ярый җәй ае әле бу. Шу­шы сүздән соң баланы карарга икенче кеше таптым. Анысы яшьрәк хатын, тик йөрәк авырулы. Берәр айдан эшкә бару уңаенда балага кружка белән манный боткасы, ярты литр кайнаган сөт, алмашка күлмәк-ыштан күтәреп керсәм, апам йө­рәк өянәгеннән ауган, авызыннан күбекләр килеп ята. Бер күршесен чакырып кертеп, улымны алып, эшкә ашыктым. Эш урыным да, больница да Александровка авылында. Йортларда телефоннар юк, кәрәзлесе турында әйтәсе дә түгел инде. Эш урынымнан больницага чылтыратып, хәлне аңлаттым. Участок больницасында ашыгыч ярдәм ди­гән нәрсә дә юк. Инде улымны карап торыгыз әле дип ялынып, үзебез­дән бер йорт аша гына яшәүче әминә апаларга кердем. Аларда биш бала, әби дә бар. әнкәй Сарманга кайтып киткән чакларда аларга керткәли идем.
 
Бервакыт, әле балага бер яшь тә тулмаган иде, эштән кайтып мичкә ягып җибәрдем дә, баланы алырга дип әминә апаларга кердем. Әминә апаның ире Фатыйх абый, Доха әби һәм балалар барысы да миңа серле генә карап, елмаешып урта өй ишеген ябып ук куйдылар. Барысы да ниндидер шатлыклары бар сыман. Ишекне ачып, ым кагып уллары Фидаиска ишарә ясадылар. Өйнең түрендә минем малай басып тора (ул инде басып тора башлаган иде). Буялмаган сап-сары нарат идәннәр. Бер метрлап ара калдырып Фидаис тезләнгән, малайга кул суза, әйдә-әйдә, атла ди, малай да әнә тотам, менә тотам дигәндәй, кулын сузып Фидаиска таба үрелеп атлап килә.
 
Әминә апа үзе ферма мөдире иде. Бригадир булып та эшләде. Балалары барысы да тәртипле, кешелекле булдылар. Фидаис гаиләдә икенче бала иде, ике малай һәм өч кыз үстеләр алар. Алардагы тәртип, чисталыкны әйтеп бетергесез иде. Үзебезнең мунча булганчы мунчаны аларда яга идек, үзләре якканда да әйткәлиләр иде (үзләре болай да сигез җан). Бакыйлыкка күчкәннәренең урыннары җәннәттә булсын! Кыен чакларда күп ярдәм күрдем алардан. Улымны караучы хатын йөрәк өянәге белән егылгач та шул бер кружка манный боткасы, ярты литр сөте белән улымны әминә апаларда калдырып, тыныч күңел белән эшкә йөрдем.
 
Әминә апаларның йорт-җире әле дә исән. Анда хатыны — адашым Халисә белән Фидаис яши. Үзем күптәннән җәлилдә торам. Авылга атнага бер мунча керергә генә кайтам. Ара-тирә Фидаис белән Халисәләргә кереп, хәл-әхвәл белешеп чыгам. Йортка өстәп тә яңаны салдылар алар, түбә, койма, капкаларны да төзекләндереп торалар. Минем малай тәпи йөреп киткән ике бүлмә һаман да ялт итеп тора. әминә апа вакытыннан калган тәртип, чисталык хөкем сөрә ул йортта. Балалары инде үсеп таралышканнар. Ялга гына кайткалыйлар. үзләре икесе дә лаеклы ялда. Халисә мәктәптә музыка дәресләре укытып лаеклы ялга чыкты. Ул баянчы. Фидаис каравыл начальнигы булып, янгын идарәсендә капитан дә­рәҗәсендә пенсиягә чыккан иде, әле хәзер дә эш­ләп йөри, әмма бүтән оешмада. Бакчаларында безнең якларда үсә торган барлык төр җиләк-җимеш, яшелчә үсә. Мин исемнә­рен дә белми торган чә­чәкләр күз явын алырдай булып утыралар.
 
Александровкада 1965 елда беренче тапкыр хөкүмәтнең балалар бакчасын ачтылар. Беренчеләрдән булып мин дә гариза язып керттем. Аңа кадәр җәй, көз көннәрендә Карамалыда һәм Александровкада колхоз ясле-бакчалары гына эшләп килде. Малайга инде ике яшь тулып китте. Аны һаман кешедә йөртеп булмый бит инде, ә садикка 3 яшьтән 7 яшькә кадәр генә алалар икән. Бакча барлыгы 30 балага исәп­ләнгән һәм ике авылдан җыелган балалар белән ул урыннар тулган икән инде. Больница, почта, мәктәп, ветеринария дәваханәсе кебек оешмалар эшләп торгач, хөкүмәт эшендәге гаиләләр күп иде шул. Балалар бакчасына җитәкче итеп озак еллар авыл советы рәисе булып эшләгән, пенсиягә чыгарына да күп калмаган урыс хатынын куйганнар. Тавышны бөердән чыгарып сөйләшә, үзен җирнең кендеге дип саный торган бу хатын авыл советы җыелышларына, сессияләргә барлык оешма җитәкчеләрен икешәр сәгать эшне калдырып яки эштән соң җыя иде. Сүзләре ташка кадак каккан кебек. Авылда гаиләдә тавыш-гауга купканда да, күрше-күлән белән низаг чыкканда да милиция чакырту юк, шул хатынга гына баралар. Ул кемнең кем икәнен, ничек яшә­гәннәрен яхшы белә. Исереп кайтып, гаиләсендә сугышып, тавыш чыгаручы ирләрне сугып та ега икән, артларына тибеп чоланга, мунча алларына кертеп, бикләп тә кайта икән. Шуңа тавыш чыгарган һәркемне: “Кулыңны, телеңне озынайтсаң Ивановнага (исемен үзгәрт­тем) барам менә, ул сиңа күрмәгәнеңне күрсәтер!” — дип куркыталар иде. Бер үк авыл советына караучы Карамалы, Яхшы-Каран, Кызыл-Ялан авылы халкы һәрвакыт аңа килә торган булган.
 
Сүз башым бит шүрәле дигәндәй, миңа детсад кирәк бит әле. Ивановнаны күреп сөйләштем, “Юк!” — дип кырт кисте. Берничә көн үтүгә, почтада ике марҗаның сөйләшкәнен ишетеп алдым. Берсе: “Ма­лай инде берничә көн садикта йоклап булмый, Шаша көне буе улап утыра, үзе дә йокламый, безгә дә ирек бирми дип әйтә”, — дип көлеп сөйли. Шунда колакларымны торгыздым. Тукта-тукта, Шаша-Саша минем малай белән беркөнне туган бала булырга тиеш дип, ул хатынның фамилиясен сорадым. Әйе, нәкъ мин уйлаган Саша икән! Нишләп әле бакчада Сашага урын булган, ә безнекенә юк? Эшләремне телефонисткага калдырдым да, почта белән янәшә торган садикка кереп киттем. Бакча — элеккеге китапханә, ике бүлмәдән генә торган бина. Шау-гөр килеп уйнаучы балаларга күз йөртеп чыктым да (алай елап-улап утырган бала юк иде), бакча мөдире Ивановнага сорау бирдем: “Сашага урын ничек булды да, ә минекенә урын юк, без татар булган өченме?” — дидем. Башта каушап калды бу, ә аннары гөбе­дән чыккандай тавышы белән: “ә Сашаның әбисе чирләгән”, — дип җавап кайтарды. “Ә минем менә әбиләре бөтенләй юк, ярый бүтән җирдә хәл итәрбез!” — дип, туп-туры авыл советына кердем. Анда кол­хозда әллә бригадир, әллә ферма мөдире булып эшләгән җиреннән шушы Ивановнаны алып ташлап, мәҗбүри куелган бик тә кешелекле Горшунов дигән кеше иде. Гозе­ремне игътибар белән тыңлады. “Бүгенгә чыгып тор, мин аның белән сөйләшеп, мәсьәләне хәл итәрмен”, — дип калды. Шул ук көнне чылтыратып, иртәгә улыңны садикка китерә аласың дип сөендерде.
 
P.S. Укучылар: “Бу Хали­сә­нең ире бар идеме икән?”— дип аптырыйлардыр инде. Бар иде ул, колхоз идарәсендә бухгалтериядә эшли иде. Иртән эшкә миннән бер сәгать алда китә, төшке ашка ике бирелә, кич миннән ике сәгать соң кайта. Биш ир-ат барысы да шулай эшләде. Аларга ял да, бәйрәм дә юк иде. Бик кирәк чакта җитәкчедән рөхсәт сорап, калырга була иде. Үзләре өчен дә шулай кулай, рәхәт булгандыр, тормышны без, хатыннары, сөйрәдек...
 
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА
 
 
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: