Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Миңнеханов Үзәк сайлау комиссиясенең ике әгъзасын вазифаларыннан азат итте

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе ике әгъзасы да хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән вазифаларын вакытыннан алда туктату турында гариза язган иде.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары Рияз Минзарипов һәм Виталий Смирновны вазифаларыннан азат итте. Республика җитәкчесе Указы Татарстанның хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Бер үк вакытта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең яңа әгъзаларын билгеләү өчен кандидатлар буенча тәкъдимнәр кабул итү турындагы боерыкны имзалады.

«Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең ике әгъзасының вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле, <…> Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары итеп билгеләү өчен ике вакантлы урынга хәлиткеч тавыш белән кандидатуралар буенча тәкъдимнәр кабул ителә», - диелә Татарстан Президенты карарында.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә хәбәр итүләренчә, Рияз Минзарипов һәм Виталий Смирнов вазифаларын вакытыннан алда туктату турында гариза язган. «Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең ике әгъзасы да хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән вазифаларыннан азат итү турында гаризалар язды. 

Моннан тыш, Виталий Смирнов VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда Россия пенсионерларының социаль гаделлек өчен партиясе исемлеген җитәкли. Минзарипов һәм Смирновның вәкаләтләре туктатылды», – дип аңлаттылар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә.
 

 

Фото: архив

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев