Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Миңнеханов уку йортларын һөҗүмнән саклау буенча мобиль кушымтаны өйрәнергә кушты

Әлеге кушымтаны мәктәптәге, техникумдагы һәм югары уку йортындагы һәр укытучының смартфонына урнаштырырга тәкъдим ителә.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Мәгариф һәм Эчке эшләр министрлыклары вәкилләренә Татарстан ИТ-паркы резидентының мобиль кушымтасын өйрәнергә йөкләмә бирде. Әлеге кушымта белем бирү оешмаларына коралланган һөҗүм булганда махсус хезмәтләргә оператив рәвештә хәбәр җибәрергә ярдәм итә.

Әлеге кушымтаны Татарстан Президентына Kazan Digital Week форумында проектның авторы Сергей Минасян тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, түләүсез кушымтаны мәктәптәге, техникумдагы һәм югары уку йортындагы һәр укытучының смартфонына урнаштырырга тәкъдим ителә.

Әгәр педагог ату тавышлары ишетә икән, ул мобиль кушымтаны куша һәм белем бирү оешмасына һөҗүм итү турында Эчке эшләр министрлыгының дежур частенә сигнал килә. Шул ук вакытта полиция хезмәткәрләренә укытучының исем-фамилиясе, аның эш урыны һәм геолокациясе билгеле була. Шуннан соң белем бирү оешмасына махсус әзерлекле коралланган төркем китә.  

Реклама

«Моны өйрәнүегезне һәм тәкъдимнәр әзерләвегезне үтенәм», — диде Президент.

«Татар-информ» хәбәрчесе белән аралашкан вакытта, ИТ-парк резиденты әлеге мобиль кушымтаны бары тик укытучыларның смартфонына гына һәм бары тик экстрен очраклар өчен генә урнаштыру күздә тотыла диде. «Әгәр кичә Пермьдә булган хәлне алсак, сакчы үтерелгән, ә 112 системасына шалтырата алмаганнар. Әле ярый якында гына ДПС хезмәткәрләре булган, алар атучыны коралсызландырган. Безнең кушымта мондый хәлләр турында махсус хезмәтләргә оператив рәвештә хәбәр итәргә булышыр иде», — дип аңлатты Минасян.

Кичә коралланган җинаятьче Пермь дәүләт милли тикшеренү университетына һөҗүм итте, 6 кеше һәлак булды, 26 кеше яраланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев