Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Миңнеханов: Татарстанда бизнес алып бару өчен максималь уңайлы мохит булачак

Бизнес һәм хакимият мөнәсәбәтләрен яңарту — эшмәкәрлекне үстерүгә ачкыч, диде Татарстан Президенты.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда бизнес алып бару һәм үстерү өчен максималь уңайлы мохит булдыруда актив эш башкарыла. Төбәктә эшмәкәрлек активлыгын арттыру өчен төп мәсьәлә булып хакимиятнең бизнеска мөнәсәбәтен үзгәртү тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Минем бизнес» форумында катнашучыларга шундый фикер белдерде.

Ул форумның елдан-ел киңәя, ә аның көн тәртибе кызыграк була баруын әйтте. Рөстәм Миңнеханов федераль Икътисади үсеш министрлыгыннан коллегаларга Татарстан эшкуарлары файдалана торган ярдәм чаралары өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең республика өчен бизнеска ярдәм итү мәсьәләсе - беренче дәрәҗәдәге бурыч. Бюрократик киртәләр булуы сер түгел, әмма без хакимиятнең бизнеска мөнәсәбәтен үзгәртергә тырышабыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, республика дәрәҗәсендә Татарстан Республикасы районнарында һәр атна саен бизнес-климат мониторингы үткәрелә. Параллель рәвештә эшмәкәрлекне үстерүнең яңа цифрлы инструментлары булдырыла.

«Теләсә кайсы проект, аның күләменә карамастан, безнең өчен мөһим. Без республикада бизнес алып баруда мохит һәм мөмкинлекләр максималь булсын өчен тырышырбыз», — дип тәмамлады сүзен Татарстан Президенты һәм форумда катнашучыларга үз эшләрен үстерүдә уңышлар теләде.
 

Фото: tatarsran.ru, Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев