Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Миңнеханов ни әйтер? Президент киләсе атнада чыгыш ясаячак

Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык беренче утырышы 24 сентябрьдә үткәрелә. Көн тәртибе 29 мәсьәләдән торып, аларның төп өлеше беренче укылышта каралачак. Бу хакта кичә республика парламенты Президиумы утырышында Дәүләт Советы Секре­таре Лилия Маврина хәбәр итте.

Депутатлар республика законнарына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы законнар проектларын беренче укылышта карарга җыена. Биредә сүз Татарстанда халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү, республика дәүләти граж­данлык хезмәткәрләрен мәҗ­бүри рәвеш­тә ими­ни­ятләштерү, төбәк­тә җирле үз­идарә турында законнар һ.б. хакында бара. Шулай ук “Пен­сиягә федераль социаль өстәмә кү­ләмен билгеләү өчен 2019 елга ТРда пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында”, “2019 елга ТРда хезмәт базары үзен­чәлекләрен чагылдыручы төбәк коэффициентын бил­геләү турында” закон проектларын беренче укылышта карап тикшерү планлаштырыла. Ә инде “Татарстан терри­то­риясендә шәхси ярдәмче хуҗал­ыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында” республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты икенче укылышка чыгарылачак.

 
Моннан тыш парламентчылар ТР Иҗтимагый палатасы әгъза­ларын раслаячак, шулай ук “Хөкү­мәт сәгате” вакытында “ТРда кинематографияне үстерү турында” чыгышны тыңлаячак. Шул ук көнне Дәүләт Сове­тының кырыгынчы утырышы булачак. Анда Татарстан Прези­дентының республика парламентына еллык Юллама белән чыгыш ясавы көтелә.

Татарстан Дәүләт Советы Президиумы Карарлары

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 133, 18.09.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев