Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Миңнеханов Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча Кремльгә якын участокта тавыш бирде

Татарстан Президенты тавыш бирү участокларында Роспотребнадзор таләпләренең ничек үтәлүен тикшерде.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү өчен күчмә участоклар эшли башлады. Алар ишегалларында эшли һәм тавыш бирергә килүчеләрне Роспотребнадзор таләпләре буенча кабул итә.

Күчмә участокта барлык куркынычсызлык чаралары да үтәлгән. Автобуска кергәндә тавыш бирүчеләргә шәхси саклану чаралары комплекты — битлек, перчатка һәм ручка бирелә. Барлык катнашучыларның да температурасын үлчиләр.

«Без монда иртәнге тугыздан, көндезге икегә кадәр. Кешеләр берәмләп кенә кертелә. Башта аларга битлек, перчатка һәм ручка бирелә. Сайлаучы паспортын күрсәтә һәм сайлау ширмасына керә һәм шунда яшерен тавыш бирә. Мин күзәтүче буларак, тавыш бирүнең закон кысаларында узуын, чиста һәм ирекле булуын карыйм. Сайлаучы тавыш биргәннән соң, ул тартма янына килә, аннан соң чыгып китә. Димәк, автобуста бер генә сайлаучы була. Ул чыкмыйча, икенчесе керми», — дип сөйләде күзәтүче Светлана Иванова.

Бүгеннән башлап Россиядә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү башланды, ул 25 июньнән 1 июльгә кадәр узачак.

Алдарак «Татар-информ» Татарстанда Россия Конституциясенә тавыш бирү көннәрендә сайлаучыларны Covid-19 коронавирус инфекциясеннән саклау өчен тиешле барлык чараларның кабул ителүен язган иде.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә әйтүләренчә, Татарстанда автобусларда һәм чатырларда тавыш бирү өчен барлыгы 427 мәйданчык эшли. Шулай ук участокларда дезинфекцияли торган келәмнәр һәм антисептиклар булачак, ә яшерен тавыш бирү кабиналарында алдагы пәрдә булмаячак. Тагын бер яңалык — тавыш бирүдә катнашучының паспорты сайлау комиссиясе әгъзасы кулына бирелмәячәк. 

 

Фото: tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев