Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Миңнеханов хокук саклаучыларга финанс пирамидасы эшчәнлегенә хокукый бәя бирергә куша

«Оештыручылар кешеләрне билгеле бер оешмага җәлеп итә, аларның акчаларын җыя һәм алга таба түләүдән баш тарта, дип билгеләп үтелә», — дип ачыклык кертте ул.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнары вәкилләре белән традицион шимбә киңәшмәсендә финанс пирамидасы эшчәнлегенә хокукый бәя бирергә кушты.

«<…> Республика Президенты хакимият органнары адресына гражданнардан бер финанс структурасы лидерын җаваплылыкка тартуны сорап мөрәҗәгать итүләренә игътибарны юнәлтте», — дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Шикаятьләрдә оештыручылар кешеләрне билгеле бер оешмага җәлеп итә, аларның акчаларын җыя һәм алга таба түләүдән баш тарта, дип билгеләп үтелә», — дип ачыклык кертте ул.

Реклама

Моннан тыш, Татарстан Президенты «Берләшмәне оештыручылар барлыкка килгән проблемаларны хәл итүне сәбәп итеп, гражданнарга яңа финанс структурасына керергә тәкъдим итә» дигән карарга игътибар итәргә таләп итте, дип өстәде Галимова.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Банкы Казанның «Финико» компаниясе эшендә финанс пирамидасы билгеләрен күргән. Җәлил бистәсендә туып-үскән пирамидага нигез салучыларның берсен хәзер аның компания эшчәнлегеннән зыян күргән якташлары эзли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев