Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Миңнеханов - Идел буе округы төбәк башлыкларының тотрыклылыгы рейтингында 1нче урында

Татарстан Президенты рейтингта 22 балл җыйган.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елның март аена Идел буе федераль округы төбәк башлыкларының тотрыклылыгы рейтингында беренче баскычта урнашты. Рейтингны «Минченко Консалтинг» коммуникацион холдинг аналитиклары төзегән.

Миңнеханов әлеге рейтингта, Чувашия башлыгы Олег Николаев (16 балл) һәм Пермь крае башлыгы Дмитрий Махонинны (15 балл) артта калдырып, 22 балл җыйган.

Тикшеренүдә, аерым алганда, ТР Президенты «Политбюро 2.0»нең (ил җитәкчелегенең формаль булмаган даирәсе, әлеге атаманы Евгений Минченко керткән – Т-и иск.) максималь теләктәшлегеннән (ун мөмкинлектән тугыз балл) файдалануы турында мәгълүматлар китерелә. Моннан тыш, аның идарәсендә зур проектлар (биш мөмкинлектән биш балл) бар. Миңнеханов шулай ук үзен тәкъдим итү буенча уникаль сәләткә (өч мөмкинлектән өч балл) ия.

Тулаем алганда, ил күләмендә төбәк җитәкчеләре арасында Севастополь губернаторы Михаил Развозжаев (23 балл) кына Татарстан Президентына караганда тотрыклырак позицияне били.

 

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев