Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Миңнеханов: Дәүләт ярдәменнән мәхрүм кешеләрне азык-төлек белән тәэмин итәргә кирәк

Азык-төлек җыелмаларының беренче партиясен Май бәйрәмнәренә кадәр тапшырачаклар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт ярдәменә дәгъва кылучылар арасына кертелмәгән гражданнар исемлеген төзергә кушты. Ул республикада яңа төрдәге коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү мәсьәләләре буенча видеоконференция элемтәсе режимында үткәрелгән оператив киңәшмә барышында шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген эшсез калган гражданнарга ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла. Әмма бездә әлеге исемлеккә кертелмәгән кешеләр дә бар. Мисал өчен, 7 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр каралган. Ә 7 яшьтән соң ничек? Керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган ялгыз яшәүче пенсионерлар да бар бит әле», — дип искәртте Татарстан Президенты.

Яңа исемлеккә кертеләчәк гражданнарны ике ай дәвамында азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итәчәкләр. Ай саен шундый ике җыелмага дәгъва кылырга мөмкин булачак. Финанслауны хәйрия фонды үз өстенә алачак, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Без республика ресурсларыннан да файдаланачакбыз, ярдәм сорап бизнеска да мөрәҗәгать итәчәкбез», — диде ул.

Республика Президенты азык-төлек җыелмаларының беренче партиясен Май бәйрәмнәренә кадәр тапшырырга кушты.

Фото: Рамил Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев