Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Миңнеханов: Татар зиратында кабер ташларын җимергән вәхшиләр әле дә суд каршына басмаган

Шул ук вакытта Татарстан Президенты экстремизм һәм террорчылыкка каршы торуда уңай динамиканы билгеләп үтте.

ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин хезмәткәрләр тарафыннан җинаять кылу очракларына юл куймау буенча алып барылган эшчәнлек турында сөйләде. Узган елда 22 прлицеский җаваплылыкка тартылган.

«Түбән Камада булган вакыйгадан соң без атна саен полиция бүлекләрендә урнаштырылган күзәтү камераларындагы барлык язмаларны тикшерәбез. 90га якын өстәмә камера куелды», - дип искәртте Артем Хохорин.

Татарстан Президенты полицейскийларның эшен билгеләп үтте һәм тәртип сагында торучылар игътибар юнәлтергә тиешле юнәлешләрне билгеләде.

«Икътисад, социаль өлкә һәм Татарстандагы инвестицион климат шул исәптән сезнең эшчәнлекнең нәтиҗәлелегенә дә бәйле. Республикадагы барлык уңай нәтиҗәләргә полицейскийлар эшчәнлеге нәтиҗәсендә дә ирешелде. Татарстанда җинаятьчелек дәрәҗәсе Россиядәгедән түбәнрәк. Җәмәгать урыннарында оператив хәл яхшырды. Шуның белән бергә, коррупциягә каршы көрәш һәм икътисад өлкәсендә полициянең потенциалы тулысынча файдаланылмый әле», - дип искәртте Татарстан Президенты.

Реклама

Рөстәм Миңнеханов экстремизм һәм террорчылыкка каршы тору өлкәсендә уңай динамиканы билгеләп үтте.

«Әмма Казан һәм Яшел Үзәндәге татар зиратларында кабер ташларын җимергән вәхшиләр әле һаман да суд каршына басмаган», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: prav.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев