Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Миңнеханов Борһановны Мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнүен шәрехләде

Рафис Борһановның укыту тәҗрибәсе булмавы аның уңышлы эшләвенә киртә булмаячак, дип җиткерде Президент.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Энгель Фаттаховның Мәгариф һәм фән министры постыннан китүен, бу урынга Рафис Борһановның билгеләнүен шәрехләде. Рафис Борһановның укыту тәҗрибәсе булмавы аның уңышлы эшләвенә киртә булмаячак, дип җиткерде Президент Мәскәү һәм федераль гаммәви мәгълүмат чаралары журналистларына Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге медиаклуб утырышында.

"Минем дә президент булганым юк иде. Һәрберебез үз вазыйфасына килә. Кемдер булдыра ала, кемнеңдер килеп чыкмый. Белем бирү системасы бик катлаулы һәм гади генә түгел. Бүгенге шартларда вазгыять бик үк тыныч түгел. Монда безнең дә гаеп бардыр. Барысын да тынычландыра һәм берләштерә алырдай кеше кирәк. Рафис Борһанов зур юл узды: ул Казанда да, Яшьләр һәм спорт министрлыгында да эшләде, ул системаны белә. Сез аны авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган дип әйтерсез, мин да әлеге уку йортын тәмамладым. Без һәр көн укырга һәм өйрәнергә тиеш", - дип, Миңнехановның сүзләрен китерә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб 2010 елның декабрендә оеша. Ул йөздән артык журналистны - федераль һәм Мәскәүнең әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен берләштерә. Аларның барысы да Татарстанда туган, шунда укыган яки эшләгән. Медиаклуб иҗтимагый инициативаларга ярдәм күрсәтү һәм аларны яктыртуны максат итеп куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев