Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Миңнеханов БДИда өч фәннән 100әр балл җыйган Анастасияне кире кайтарды

Бөгелмә кызы Анастасия Золотухинаны хәзер үз шәһәрендә генә түгел, бөтен республикада беләләр. Аны бит Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе мисалга китерде.

Настя рус теле, химия, биология фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнарында йөзәр балл җыйган укучы. Андыйлар быел республикада икәү генә. Шундый ук уңышка Казанның 139нчы гимназиясендә укучы Илсинә Гыйльметдинова да ирешкән иде. Кызлар икесе дә медицина юнәлешен сайлаган. Ә Россия буенча өч фәннән максималь балл җыючылар нибары 21 кеше. Илнең теләсә кайсы уку йортына укырга керә алырлык кыз, Мәскәүгә дә, Санкт-Петербургка да китмәгән, ә Самара дәүләт медицина университетына укырга кергән. Бу хакта укытучыларның август киңәшмәсе вакытында Президент бик ачынып әйткән иде.



Настя үзе Самараны сайлавын: "Миңа өйгә кайтырга җайлырак", - дип аңлатты. Август киңәшмәсеннән соң, аны Казанга чакырганнар. Булачак табибка Казан федераль университеты, медицина университеты, МКДЦ буенча экскурсия үткәргәннәр. Аңа төрле грантларда катнашу, фән белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирелгән. Яшәү өчен дә акча түлисе юк, тулай торакта урын табылган. Мондый игътибардан, уку йорты биргән мөмкинлектән баш тарта алмаган Настя.

- Самарадан документларымны алдым, бу атнада Казан университетына аттестатымны тапшырам. Фундаменталь медицина һәм биология институтының дәвалау эше бүлегенә керәм. Алты елдан табиб булам, - дип сөенече белән уртаклашты ул.

Настя кечкенәдән тырыш, зиһенле бала булган. Инде ике яшеннән алфавиттагы барлык хәрефләрне яттан белгән, биш яшеннән рәхәтләнеп китаплар укыган, ә алты яшендә беренче сыйныфка барган. Әнисе Марина башлангыч сыйныфлар укытучысы, аның да өлеше зурдыр. Ләкин әти-әнисе кызларын беркайчан да вундеркинд дип санамаган.

- Аның бар уңышлары тырышлыгы аркасында, - ди алар.
Настя үзен олимпиадаларда да еш сыный. 10 нчы сыйныфта астрономия, биология фәннәре буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабын җиңеп чыга.

- Югары балларга өметләндем, ләкин 100 балл җыярмын дип уйламадым. Кайберәүләр, 10 нчы сыйныфта ял итә. Имтиханнарсыз ел бит ул. Мин исә БДИга 10 нчы сыйныфның башыннан ук әзерләнә башладым, вакыт күп дип тормадым. Репетиторларга йөрмәдем. Мәктәптә дә безне бик яхшы әзерләделәр. Дөрес, дәресләрдән тыш өйдә үземә дә күп эшләргә туры килде. 100 балл җыю өчен предметны бик-бик яхшы белергә кирәк. Олимпиадаларда катнашуым да ярдәм итте. Теорияне кабатларга, тестларны күп итеп чишәргә киңәш итәм, - ди Настя.

Фото: Настя



Реклама

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев