Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Мине Ходай нәкъ шул вакытта шул урында бул дип җибәргән кебек”: Әлмәттә ике егет буада баткан балаларны коткарган

31 май Әлмәттә яшәүче ике икенче класс баласы өчен гомерләренең соңгы көне була язып кала. Алар буада бата, бәхеткә, шул тирәдә булган ике балыкчы балаларны коткарып кала. Судан чыгарганда малайларның икесе дә ярым үлем хәлендә була. Вакыйга турында тулырак – “Татар-информ”да.

Әлмәт шәһәренең Урсала бистәсендә 31 майда чак кына фаҗига булмый кала. Икенче сыйныфта укучы ике малай кечкенә буада бата башлый. Балалар бата дигән хәбәр кичектергесез хезмәтен чакыру номерына (112) 13.45 тә килеп ирешә.

Вакыйга булган урынга коткаручылар килгәндә, балаларны судан ике балыкчы егет алып чыккан була. Алар шул тирәдән узып барганда ярдәм сорап кычкырганны ишетә һәм уйлап та тормастан, шундук суга сикерә. Малайларны судан чыгаргач, аларга беренче ярдәм күрсәтәләр.

Ул арада килеп җиткән “Ашыгыч ярдәм” табиплары балаларны хастаханәгә илтә, сәламәтлекләрен тикшергәннән соң, аларны өйләренә кайтарып җибәрәләр.

“Тизрәк чишендем дә суга чумдым”

Балаларны коткарып, аларга “икенче туган көн” бүләк иткән батырлар - Әлмәттә яшәүче 32 яшьлек Александр Попов һәм Игорь Бадеев. Ул көнне егетләр Әлмәт янындагы бистәгә балыкка барырга була. Буага җиткәндә, алар янына бер малай йөгереп килә дә дусларының батканын әйтә.

“Без буадан бер 10 метр чамасы гына ераклыкта идек. Машинаны ташлап калдырдык. Мин тизрәк бөтен киемемне салып аттым да суга чумдым”, - дип искә ала Игорь Бадеев.

Башта ул су өстендәге баланы күреп ала – ул, соңгы көчләре белән тартышып, суда әйләнеп йөри. Игорь аны судан тартып чыгара да, дустына тапшыра, тегесе шунда ук беренче ярдәм күрсәтә башлый. Бадеев сүзләренчә, бала аңын югалткан диярлек була, чак кына тереклек билгеләре күрсәтә.

"Баланы дустыма биргәндә, ярдәм сорап кычкырган малай суда тагын бер бала булганын әйтте. Мин су төбен аягым белән капшап, шул малайны таптым. Аны судан чыгарганда, җан әсәре сизелми иде инде”, - диде Игорь Бадеев.

Игорь баланы ярга алып чыга да, беренче ярдәм күрсәтә башлый – башы белән түбән әйләндереп салып, сулыш юлларыннан суны агыза. Аннары ян ягына салып, аркасына бераз суккалап, үпкәләреннән калган суны чыгарырга булыша.

Фото Игорь Бадеевның шәхси архивыннан

«Малай суда бер-ике минут булгандыр. Суга күбенгән иде, эче кабарган. Мин хәтта пульсын да тикшереп тормадым, интуиция буенча эш итә башладым”, - дип сөйли Игорь Бадеев.

 

“Су коенырга теләгән”

Соңыннан ачыкланганча, ул көнне малайлар буа янына уйнарга чыккан. Берсе су коенырга була. Чишенгән дә, йөзеп киткән, әмма көтмәгәндә су астына төшеп югалган. Икенче малай, дустын коткарам дип аның артыннан кергән, тик анысы да бата башлаган.

"Анда су төбе тигез түгел. Малайлар суда йөзәргә әзерлексез. Мөгаен, йөзә дә белмиләрдер. Берсе суга таеп төшеп киткән дә, икенчесе коткарырга ташланган. Без ул урынга вакытында килеп чыкканбыз. Әзерлеге булган кеше дә су астында биш минут кына тора ала, ә әзерлеге булмаган кеше өчен күп кирәкми. Балаларның бәхете, без вакытында шул урынга килеп чыкканбыз”, - ди Бадеев.

Ирләр балаларны судан чыгарган арада шунда булган башка кешеләр коткаручыларга, ашыгыч ярдәмгә һәм полициягә шалтыраткан.

“Беренче ярдәм күрсәтергә эштә өйрәндек”

Суда батканнарга беренче ярдәм күрсәтүгә егетләр эшләрендә өйрәнгән. Игорь Бадеев һәм Александр Попов икесе дә нефть компаниясендә бораулаучы булып эшли. Эштә аларны янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләренә һәм беренче медицина ярдәме күрсәтүгә өйрәткәннәр. Бадеев сүзләренә караганда, якыннары һәм туганнары аларны геройлар дип саный.

Александр Попов

"Мин үзем бераз рухланган халәттә. Үземне бик яхшы хис итәм. Гуя мине Ходай Тәгалә үзе “шул вакытта шунда бул” дип шул урынга җибәргән. Бала гомере өзелергә биш минут җитә иде”, - дип сөйли Бадеев.

Балалар тәрбияле гаиләләрдән. “Дустын коткарырга суга сикергән малай мондый хәлгә тарыганына нык борчылды”, - дип сөйләде ул.

Хәзер җәйге каникуллар башланганын исәпкә алып, егетләр кечкенә балалары булган ата-аналарга мөрәҗәгать итте.

"Без үзебез дә балачакта тик тормый идек, әлбәттә. Ләкин мин үзем һәрвакыт судан курка, саклана идем. Ә бу балаларга әлеге вакыйга сабак булыр. Ата-аналарга, ничек кенә булса да, балаларын игътибарсыз калдырмаска кирәк, аларның тормышларын сакларга, алар өчен авторитет, остаз булырга кирәк”, - диде Игорь Бадеев.

“Бала су астында 7 минут булса, исән калуы өметсез”

Россия МЧС хезмәтенең Татарстан буенча баш идарәсе мәгълүмәтенә караганда, баланы суга батканнан соң беренче минутларда ук коткара башласаң, аның гомерен саклап калып була. 90 процент очракта андый балалар исән кала. Ә инде баткан баланы 7 минуттан соң терелтергә тотынсаң, бары 3 процент очракларда гына аның исән калуына өмет бар. 

Ләкин шул ук вакытта су астына киткәннән соң 20 минут узгач ярдәм күрсәтә башлап та, баланы коткарып калу очраклары бар икән.

Россия МЧС хезмәтенең Татарстан буенча баш идарәсе кисәтә: балалары караучысыз су коенган ата-аналар административ җаваплылыкка тартылачаклар.

Әлмәт янанда булган бу хәлдән соң Россия МЧС хезмәтенең Татарстан буенча баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин Игорь Бадеев һәм Александр Поповка зур рәхмәт белдереп, якын арада геройларны бүләкләү мәсьәләсе хәл ителәчәк, диде.

«Мин бу очракны безнең гражданнарның чын батырлыгы үрнәге дип саныйм. Алар ике кечкенә баланың – ике икенче сыйныф укучысының гомерен саклап калды. Балаларын югалткан ата-аналарның, сыйныфташларын югалткан укучыларның кайгысы нинди зур булыр иде. Шуңа күрә чынлап та батырлык күрсәткән бу гражданнарга бик зур рәхмәт. Бүген бу хәл турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткердем. Аларны Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән бүләкләүне сораячакбыз”, - диде Рәфис Хәбибуллин.

 

 

Автор: Елена Сәлахова, sntat сайтыннан
Фото: Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы матбугат хезмәте, шәхси архив

https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев