Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Мин үз хатамны аңладым, бүтән анда бармаячакмын”: Республика хастаханәсе табиблары тимер юл күпереннән егылып төшкән 18 яшьлек егетне коткарды

Тугыз айга якын хастаханәдә, 18 ләп операция...18 яшьлек Валерий Мортазовка әнә шундый сынау килә. Шуклыгы аркасында Арча станциясендә тимер юл күпереннән 10 метр биеклектән егылып төшә ул. Бавыры өзелә, югары вольтлы чыбыкка кагылып, тәненең 40 проценты пешә. Республика клиник хастаханәсендә гыйбрәтле, барлык яшьләргә сабак булырлык шушы вакыйга турында ишетеп кайттык. Табиблар берничә катлаулы операция ясап, аның гомерен саклап кала.

2018 елның сентябрендә Валера урамга уйнарга чыгып киткән җиреннән тимер юл өстендәге күпергә бара. Күпер киртәсенең икенче ягына чыга, аягы белән электр чыбыгына тиеп китеп, ут каба һәм күпердән тимер юлга егылып төшә. 

Аны Арча үзәк район хастаханәсенә озаталар. Бавыры өзелгән, нык пешкән була ул. Бавырын тегеп, операция ясыйлар, аннары республика клиник хастаханәсенең пешү җәрәхәтләрен дәвалау үзәгенә китерәләр. Тугыз айга якын вакытны Валера Мортазов янәшәсендә әбисе Валя Недумова, аның кызы Лена Автономова булган.

"Өмет өзелгән вакытлар да булды"

– Мин - баланың опекуны. Бу егет Казанда Дәрвишләр бистәсендәге инвалидлар интернатыннан. Без аны ике ел элек үзебезгә алдык. Ике ел бик тыныч яшәдек. Былтыр көзен урамга чыгарга рөхсәт сорады. Ул чыккан очракта да, ярты сәгатьтән кайтып керә иде. Ә бу юлы кайтмый да кайтмый, эзләргә чыгып киттек. Аннары хастаханәгә эләккәнен белдек. 

Бу кичке 5 ләр тирәсендә булган хәл. Без килгәндә ул комада иде. Нәрсәгә барган ул станциягә – үзе дә хәтерләми. Хастаханәдә айныгач та “ничек эләктем мин монда” ди, берни аңламый. “Шушы интегүләр миңа ник килде икән” дип өзгәләнде инде. Моңарчы аның бер дә станциягә үзе генә барганы юк иде, дөрес, безгә электричкада Казанга еш барырга туры килә иде. Опека буенча да, инвалидлык рәсмиләштергәндә дә, гел шушы күпер аша уза идек, - дип сөйләде опекун әбисе Валентина Недумова.

Аның сүзләренчә, Валерийның кемгәдер этлек, зыян эшләп йөри торган гадәте булмаган. Зур малайлар белән бөтенләй аралашмаган.

– Безнең подъезддагы 9-11 яшьлек малайлар белән генә дус булып йөрде. Берәрсе этеп төшермәгәнме дип, белгечләр дә тикшерде инде. Юк, аягы таеп китеп, 10 метр биеклектән рельсларга үзе килеп төшкән. Әле ничек кеше күргән, тизрәк йөгереп килгәннәр, ашыгыч ярдәм чакырып, хастаханәгә илткәннәр. Арчада бавырына шундук операция ясыйлар. Икенче көнне республика хастаханәсенә вертолетта китерәләр. Комадан соң 14 көннән аңына килде, ләкин барыбер начар хәлдә иде, безнең инде өметне өзгән вакытлар да булды. Ләкин Валера көчле малай булып чыкты, аның бик тә яшисе килә. Монда 9нчы катта җиде ай яттык. Җәрәхәтләр төзәлеп килә инде, - дип күз яшьләре белән сөйләде әбисе Валя Недумова.

Дәрвишләр бистәсендәге бу интернатта Валя апаның кызы Лена Автономова эшләгән. Ул Валераны үз иткән. Күңеленә якын булгач, үзебезгә алыйк инде, тәкъдим иткән. “Алуын алдык, бик рәхәт яши идек тә, тик менә маҗаралар ясады инде безгә...” дип ярымшаяру белән исенә төшерә Валя ханым. Бу сүзләрен ишеткән оныгы “Әбием, бүтән алай эшләмим, үз хатамны мин инде аңладым. Бүтән кабатламыйм”, - дип сүз бирде. “Әлбәттә, кабатламыйсың, молодец бит син!” дип канатландырып җибәрә әбисе. 

Быел инде Валерийның опекуннар гаиләсендә яшәвенә җәен өч ел тула икән.

Республика клиник хастаханәсенең Пешү җәрәхәтләрен дәвалау үзәге җитәкчесе Радик Новиков Валерий Мортазовның санавиация юлы белән 2018 елның 25 сентябрендә китерелгәнен әйтте.

– Егет берничә имгәнү алган, тәненең 40 проценты пешкән иде. Бу икенче, өченче дәрәҗә пешүләр. Бигрәк тә аяк-куллары, аркасы каты пешкән иде. Башы, күкрәк читлеге, корсак куышлыгы әгъзаларына зыян килгән. Тән тиресен төзәтү, сәламәтлеген тернәкләндерү буенча этаплап 16-18 ләп операция башкардык. Пешкән урыннарга тире күчереп утырттык. Хәле бик нык авыр иде, тик без моны башкарып чыктык. Бездә җиде ай ятты. Пациент әкренләп хәрәкәтләнә башлагач, 30 апрельдә ул бездән, пешү җәрәхәтләре бүлегеннән чыгарылып, алга таба дәвалау өчен торакаль хирургия бүлегенә күчерелде, - диде Радик Новиков.

Иң авыры артта калган кебек тоелса да, шактый вакыт үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратында яту нәтиҗәсендә, трахея стенозы дигән проблема барлыкка килә. Бу проблемадан бары тик хирургия юлы белән генә арынып була. Валераның күкрәгендә трахея шулкадәр тарая ки, ул хәтта сулый алмый башлый, асфиксия башлана. Торакаль хирургия бүлеге мөдире Валерий Матвеев әйтүенчә, ул әздән генә үлми кала.

Реклама

– Мондый вакытта кешедә хәтта тәрәзәдән сикерердәй зур паника туа. Без аңа операция ясадык. Күкрәк читлегендә трахеянең бер өлешен кисеп алдык. Валерий операцияне яхшы кичерде, - диде Матвеев.

Ул бу операцияне уникаль дип атады.

– Ни өчен дигәндә, без вакыт ягыннан да чикле. Операциягә кадәр асфиксия булса, әле трахеяның бер өлеше алынгач, операциядән соң да сулавын тәэмин итәргә кирәк бит. 6 май көнне операцияне өч сәгать ясадык. Татарстанда шушы дәрәҗәдә ясалган беренче мөстәкыйль операция бу. Бу операция күкрәк читлеген ярып, зур кан тамырлары әйләнәсендә, йөрәк янында ясала. Моны ясау шактый кыен, - дип аңлатты.

Тик әле шушы операциягә кадәр пациентның үзен дә, опекуннарын да бик озак үгетләргә туры килә. Алар инде җиде ай хастаханәдә ятып, бик алҗыган була, пешү җәрәхәтләрен дәвалау бүлегеннән чыгаргач, өйләренә ашкына.

– Алар өйләренә ашыкты, без аларны калырга дип озак үгетләдек. Безнең сүзгә күнделәр, әле дә ярый калдылар, 3-4 көннән асфиксия барлыкка килде, суламый башлады, шуңа күрә өендә үләчәк иде. Шушы операцияне ясамаган булсак, яшәргә бернинди шанслары юк иде. Әбисенең дә, үзенең дә акылы җиңде, шулай итеп исән калды. Соңгы операция шушы без ясаганыдыр дип ышанасы килә. Хәзер хәле яхшы, эмоцияләре ташып тора, өенә ашкына. Беркатлы, чиста күңелле бала ул үзе. Аны коткарып кала алуыбызга без бик шат. Бу Татарстан медицинасының зур казанышы. Шундый авыр хәлдәге пациентны коткарып кала алдык. Хирургия бригадасы көчле иде. Профессор, Татарстанның баш торакаль хирургы Бурмистров та катнашты. Мультидисциплинар эш шундый нәтиҗәгә китерде, - диде Валерий Матвеев.

Ул яшьләр өчен бу вакыйганың зур сабак булырлык маҗара булуын искәртте.

Валентина Недумова Валераның холкы турында сөйләп, аның тыныч, иркә, наз яратучан булуын әйтте.

– Валерий мульфильмнар, комедияләр карарга ярата. Ә фаҗига алдыннан без Казанга циркка барган идек, анда бик ошатты инде, исе китеп, телефон камераларына төшереп утырды. Холкына килгәндә, дуамал вакытлары була инде бераз, ләкин тиз сүнә. Монда хастаханәдә тугызынчы катта аны “Любимчик” дип йөрттеләр, монда алтынчы катта аңа “Сын полка” дигән исем бирделәр, - диде.

Акылы ягыннан зәгыйфь, икенче группа инвалид булса да, Валерий күпмедер дәрәҗәдә укый да, яза да белә, дип сөйләде опекун.

Валерий Мортазовның бүген сәламәтлегенә куркыныч янамый. Тик тернәкләнү чорын узганчы, физик тынычлык кирәк, йөгерергә ярамый. Әлегә аңа корсет киеп йөрергә туры киләчәк.

– Мин станциягә бик сирәк йөри идем, ул көнне ник үзем генә барганмындыр – аңламыйм. Хәзер үземне бик яхшы хис итәм, авырту-сызлаулар булыр инде ул, ләкин хәзер тын алуы рәхәт. Элек сулыш алуы кыен иде, гел йөткертә иде. Озак ятсам да, хастаханәсе бик яхшы. Чыгарсалар, бүтән беркая бармас идем, җитте, тыныч кына яшәргә тырышачакмын. Үткәнне кайтарып булмый бит, буласы булган. Хәзер машинага утырырга да, яхшы кәеф белән кайтып китәргә кирәк. 

 

 

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Александр Эшкинин

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев