Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мин ничек урман кистем

Сезнең агач егу эшендә катнашканыгыз бармы? Бакчадагы чия куагын ботарлау яисә чери башлаган карт шомырт агачын аудару турында әйтмим. Ә куе урман эчендә барган чын ир-атлар «көрәше» - колач җитмәс юан имәннәрне, һаваны төртеп тишеп торган биек каеннарны урман ярып аудару эше турында әйтүем…

Әти мине гел үзе белән ияртә иде. Минем бишенче сыйныфта укыган чак, юньләп пычкы-балта да тота белмим, олыларга комачаулап йөрүдән ары бүтән файдам юк. 11 яшьлек «бала»ны курыкмыйча үзе белән алуын әйт әле син әтинең! Әзмәвердәй ирләр арасында орчык буем белән йөрдем… Очраган бер агач ботагына сөрлегеп… Әтинең йөрәге нык булган, күрәсең. Шул рәвешле миннән «егет кисәге» ясамакчы булырга теләгәндер…

...Салкын, җилле көн иде ул. Ишекне ачып, бер адым атлауга ук кире өйгә кайтасы килә башлады: салкын җил бит алмаларын умырып-умырып тешләде. Котырып алган чакларында мине бер якка метр-метр ярымга этеп куя. Кар бөртеге сыман бер урында шактый бөтереләм. Җитәкләргә дип әтинең кулын эзлим, ә ул - юк. Юри бирми кулын.

- Шушы җилгә дә каршы тормаслык егетмени син? - ди.

Үҗәтләнеп бардым артыннан. Елап булмый, каршы әйтергә ярамый. Ачуы бер чыкса, яман куба. Бераз баргач, шулай да батырчылык иттем.

- Мондый суыкта урамга да чыкмый бит инде кеше. Ә без урманга барабыз…

- Җиле генә суык аның. Урманга кергәч ышыкланачак, борчылма…

Авылда яшәгән, ир-ат исемен йөрткән һәр кеше үз гомерендә, ким дигәндә, бер тапкыр булса да урман кисү эшендә катнашмыйча калмый торгандыр ул. Аерма шунда гына: кемгәдер - күбрәк, кемгәдер кимрәк эшләргә туры килә. Берәүләр агачны төптән кисү, аудару кебек җаваплы эш белән мәшгуль, берәү тракторда - өстери, эттерә. Агач ботакларын чабу, чыбык-чабыклар ташу кебек вак-төяк эшләрне башкаручылар да кирәк. Иң ваграк ботакларны ташуга мин дә батам.

Соңрак әти кулыма балта тоттырды:

- Бар, егылган агачларның ботакларын чап! - диде.

Сөенүләремне белсәгез шунда! Нинди җаваплы эшне ышанып тапшырдылар бит! Алайса чабылган вак-төяк ботакларны җыеп йөреп туйган да, арган да идем. Ә монысы күпкә авыррак, әмма аның каравы кызыграк эш. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Өченче ботакка барып җиткәнче… Анысы алда чапкан ботакларга караганда юанрак иде аның. Ботакның баш өлеше янәшәдә яткан икенче бер агач кәүсәсе астында кысылып калган булган. Ә андый ботакларның «тибә» торган гадәте бар икән. Ә минем дөнья күрмәгән баш беләме соң инде аны?! Шул ботакны төптән чабып җибәрүем генә булды, иң юан өлеше кинәт күтәрелеп китеп, йөзгә сыламасынмы! Менә хәзер инде мин ике мәртәбә һавада килеш мәтәлчек аттым. Бермәл бар дөньясы кызыл-кара төскә күмелде.

Ә урман кисүчеләргә нәрсә аларга? Аларга көләргә генә булсын. Әти үзе мине «айныта», ярылган иренне «рәтли», үзе шырык-шырык көлә. Уен-көлкеле кешеләр бит, сүз дә әйтеп булмый… Урман тутырып көлгән бер көтү авылдашлар каршында рәхәтләнеп елаган идем шулчак…
Өйгә кайтып барабыз, ниһаять. Көн әзрәк сындырды. Иртәнге салкынның инде «с» хәрефе дә юк. Әти инде көлми… Мыек астыннан елмаеп кына алгалый.

- Менә шулай егеткә әйләнәләр инде, улым, - ди миңа. - Иртәгә тагын барабызмы соң? - дип үртәп алырга да җитешә.

Минем ирен шешеп, бүлтәеп чыккан, алда аслы-өсле ике теш юк, кайбер хәрефләрне әйләндереп әйтү авыррак.

- Мин балып толмам инде, әти. Әни җибәлмәс мине бүтән… - дим, азаплана торгач.

- Анысы дөрес… Әле миңа да эләгәчәк кайткач… - диде шулчак әти, авыр сулап.

Бөтен гәүдә, баш, ирен сызлап авыртуга карамастан, никтер шат идем мин ул көнне...

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев