Саба ТВ

"Мин гомер буе "ярый" дип яшим". "Ярый" сүзенең мәгънәсен танылган шәхесләр ничек аңлата

Авыздан чыккан бер сүз кырык кешегә җитәр, диелә татар халык мәкалендә. Шуңа күрә, әйткән сүзләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Игътибар иткәнегез бармы икән: урынлы-урынсыз, кирәксә-кирәкмәсә дә “ярый" яки "ярар” дип еш әйтәбез. Көненә әллә ничә тапкыр без әлеге сүзне кабатлыйбыз, бүтәннәрдән дә ишетәбез. Аның асыл мәгънәсе хакында уйламыйбыз да. Танылган шәхесләр нинди очракта “ярый” дип әйтә, әлеге сүзнең мәгънәсен алар ничек аңлый? “Интертат” хәбәрчесе шул хакта сораштыру уздырды.

 
Сөйләшә алу мөмкинлеге кешеләргә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләк ителгән иң зур зур нигъмәт. Бүген һәр кеше өчен дә сөйләм осталыгы төп корал булып санала. Беренче карашка сүзләр бик гади тоелалар. Бары тик сүзне кат-кат укып, асылына төшенсәк кенә, һәр сүздә тирән мәгънә ятуын аңлыйбыз.

Аңлатмалы сүзлектә "ярый", “ярар” сүзләре раслау, ризалашу мәгънәсен белдерә.
Аңлатмалы сүзлектән:
ЯРЫЙ кис. 1. Хуплауны, килешүне, ризалашуны белдерә: яхшы, риза, шулай булсын. Ярый, мин киттем. Ярый, сөйләрмен. 2. хәб. сүз Мөмкин, ярар, була. Әйтергә дә ярый [] Ярый әле Эшнең, хәлнең, шартның башкача булмавына канәгатьлекне, тынычлануны белдерә. Ярый инде Кыенлык белән генә, теләмичә генә ризалашу. Ярый ла Нәрсәгә дә булса икеләнеп, шикләнеп карау, ышанып җитмәү төсмерен өсти.
ЯРАР предик. сл. ладно / well, all right, okay, O.K. ~ инде да ладно; ладно уж / let + inf., may+ inf.; please; ярар инде, өйдә калсын ладно уж, пусть остаётся дома / O.K., let him stay at home
"Ярый" дип әйткәндә кешеләр "әйе" дигәнне күз алдында тотамы, "юк" дигәннеме? Әллә бу сүз "мин барыбер үз фикеремдә калам" дип кул селтәүне генә аңлатамы? "Интертат" шул хакта сораштырды.

"Тел – җәннәткә дә, тәмугка да алып керә ала"

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин (Гаилә” мәчете имам-хатыйбы):

- “Ярый” дигән сүз, бик мәгънәле. Без имамнар өчен дини яктан караганда да бик әһәмиятле сүз. Нәрсәдән? Чөнки Рәсүлебез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәсәлләм әйтә: Әгәрдә кем яраган әйбергә, ярамый дип әйтсә, ягъни, хәләл әйбергә хәрәм дисә, олы гөнаһ булып санала. Ярамаган (хәрәм) әйбергә ярый дисә, шулай ук гөнаһлы булачак. “Ярый” сүзенә дин әһелләре игътибар бирергә тиеш. Җавап биргәндә дә уйларга, фикерләргә кирәк. Рәсүлебезнең, дин галимнәренең сүзләрен карыйбыз, аннан соң гына җавап бирәбез. Тел – җәннәткә дә, тәмугъка да алып керә ала.

“Сүзләрне җилгә очыра торган кеше түгел мин”

Иркә (Җырчы):

Күптән түгел, җырчы Иркә үзенең “Instagram” челтәренә ертык чалбардан төшкән фотосүрәтен урнаштырды. Әлбәттә, үткен күзле тамашачы аны игътибарсыз калдырмады: 

“Сеңлем, кимә әле шушы ертык ыштанны. Элек кияргә кием булмаганда да, әниләр безгә андый әйбер кидертмәде”.
"Бу джинсыңның балагы төшеп калмас микән?" 
"Төшеп калса, шорты була, әйеме, Иркә?"
"Шул хәтле йөгермә, бигрәк олы тишек булган бу", - дип язганнар Иркәгә.

Җырчы исә аларга “ярый” дип җавап кайтарган.



- Мода дигәнең көнләп үзгәрә хәзер. Кем ничек тели – шулай киенә. Бу очракта, халык тынычлансын өчен “ярый” дип җавап яздым. Бәхәсләшеп, әрләшеп утырырга яратмыйм. Андый ертык чалбарларны һаман кимим бит. Яшь вакытта киеп калырга кирәк, олыгайгач килешми ул. Хәзер интернетта әбиләр дә утыра, шуңа аңламаучыларның күп булуына исем китми.

“Ярый” сүзенең мәгънәсен тирәнтен уйлап утырганым булмады. Менә хәзер сез әйткәч, уйлап карармын әле. Кызык булып китте. Әлеге сүз “окей”, “яхшы” дигәнне аңлата инде. Нәрсә белән булса да ризалашсаң, килешсәң кулланасың инде. Үзем әлеге сүзне еш кулланам дип уйламыйм. Җитди тәкъдимнәр кабул иткәндә генә, өздереп “ярый” дип әйтә алам. Сүзләрне җилгә очыра торган кеше түгел мин, башта ныклап уйлыйм. Ашыгып әйтсәң, ул “ярар”ларның үкенечле булуы ихтимал. Әлегә, бу сүзне әйтеп уңайсыз хәлләргә калганым булмады. “Ярый” сүзе зур җаваплылык тәлап итә, шуңа күрә, аны теләсә-кемгә әйтергә тырышмыйм. Бары тик якын кешеләремә, өлкәннәргә генә кырт кисеп “юк” дип әйтә алмыйм.

“Иҗатчыга ияреп кайбер сәясәтчеләр дә "ярый" дип әйтергә күнекте”

Марат Кәбиров (Язучы):

- Мин гомер буе "ярый" дип яшим. Башкаларга ярамаган нәрсәләр дә миңа ярый кебек. Иҗатчы шулай булырга тиеш - ярамаган нәрсәләрне дә яраштырырга, яратырга тиеш кебек тоела. Ләкин иҗатчыга яраган нәрсәләр бөтен кешегә дә ярамый. Иҗатчыга ияреп кайбер сәясәтчеләр дә "ярый" дип әйтергә күнекте.

 

- Татар телен бетерсәк ярыймы?
- Ярый.
- Татар институтларын бетерсәк?
- Ярый.
- Пенсия яшен озайтсак?
-Ярый

 

Ярый - ул ризалык кына түгел, битарафлык билгесе дә. Менә шундый "ярый"ларны ишеткәндә мин үз җитәкчеләребезнең, үз халкыбызның үз язмышына битараф булуына таң калам. Битарафлык түгел, бәлки, чарасызлыктыр инде бу. Һәм шуларны күзәтеп яшим-яшим дә мин дә күңелемнән генә: "Ярый" - дип куям.

Сүз үзеннән үзе генә бернәрсәне дә аңлатмый. Хәтта ул "ярый" дигән бик лояль сүз булса да. Контекста, тормыштагы чагылышында һәр сүз, ни генә аңлатуына карамастан, бик үзенчә яңгырый. Син мине рәнҗетәсең, мәсәлән, мин сине әле манчый алмыйм. Шуңа тешемне кысып: "Ярый" - дим. Бу миңа яраган өчен түгел, әлегә мөмкинлегем булмаган өчен. Бу рәнҗү кебек тә, янау кебек тә яңгырый. Өмет кебек тә: "ярый, безнең урамда да кояш чыгар әле..." Кайчак безнең өметебез дә кемнәргәдер янау сыман ишетелә.

Бәлки ул шулай булырга тиештер дә.

Мин татарның үз дәүләте булуын телим.

Безнең хәтта мәктәпләребезне дә бетерәләр...

Ярый...

“Кирәкмәгән урында, кирәкмәгән сүз кулланмаска тырышам”

Әбри Хәбриев (Юморист, "Татар радиосы" алып баручысы):

- Тел өчен җан аткан, татар телен яраткан кеше буларак, сүзләргә бик игътибарлы карыйм. Моңа Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укуым да зур роль уйный торгандыр. Кирәкмәгән урында, кирәкмәгән сүз кулланмаска тырышам. Бәлки бу вакчыллык, яисә телне саклап калуга кечкенә генә бер адымдыр.



Бу сүзне төрлечә кулланып була, мәгънәсе дә үзгә. Мәсәлән, “Әти, миңа урамга чыксам ярыймы?” “Ярый, чык”. Әлеге очракта рөхсәт биргән кебек килеп чыга. Кfнәгатьсезлек белдерә алабыз. Хәлләр сораганда әйтер сүз булмаса, еш кына “Ярый инде” дияргә туры килә. Әлеге сүз белән аралашуны тәмамларга, финалга барып җитәргә мөмкин.

Әлеге сүзне еш әйтәм, социаль челтәрдә язышкан вакытта да кулланам. “Ярый”ның начарлыгы тимәде.

“Ярый” сүзе миңа ошый”

Лилия Йосыпова (“Ирек мәйданы” газетасы журналисты):

- “Ярый" сүзен мин артыгыннан күбрәк кулланам, ахры. Беренчедән, минем өчен ул "Окей" мәгънәсенә ия. "Синен китапны алсам ярыймы? "Ярый, ярый". "Ярый инде"не дә еш әйтәм. "Хәлең ничек?" "Ярый инде". Икеләнгәндә дә күп әйтелә. "Ярый ла заказ килеп җитсә". Сөенгәндә дә кыстыргалыйм. "Ярый әле арзан бәягә алып калдым”. Абау, бигрәк күп әйтәм икән. Элек моңа алай ук игътибар итми торган идем. Кайвакыт, кирәкмәгәндә дә әйтәм. Мәсәлән, "Сау бул" дигәннәргә дә "Ярый, сау бул!" дим.



Хәерлегә булсын. Ярый сүзен әйтеп, бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Ул хакта уйлаганым да юк. Кыен хәлдә дә калмадым. Калырга туры килмәсен инде. “Ярый” сүзе миңа ошый.

“Татар телендәге һәр сүз өчен мин җан атам”

Фаил Гыймадов (“Болгар” радиосы алып баручысы):

- Бик кызык сорау, бер такыр да әлеге сүзнең мәгънәсен аңларга тырышып караган юк иде. Ул гел күләгәдә кала торган сүз, шикелле. Кирәксә-кирәкмәсә дә кулланабыз. Кайчакта: “Ярый дип әйттем, ләкин барыбер үземнекен эшләячәкмен”, дип уйлап куям. Мөхитне көйләп җибәрү өчен дә әйтелә торгандыр инде ул сүз.

Минемчә, “ярый” сүзе ул – раслап кую, килешү. Аны уңай һәм тискәре мәгънәдә дә кулланырга була. Уңаенда – “Ярый, җаным”, тискәресендә – “Ярый, күрсәтермен әле мин сиңа” дип әйтергә була.



Татар телендәге һәр сүз өчен мин җан атам. Сүзнең кадерен, тәмен белеп сөйләшүче кешеләргә сокланам. Һәр сүзне урынлы итеп кулланганда гына, безнең телебез матур һәм камил булачак. Һәрберебез телебез өчен генә түгел, сүзебез өчен дә җаваплы.

“Кәнәгатьләнү хисе бүләк итә торган сүз”

Йолдыз Шәрәпова: (Шагыйрә, “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе):

- Өлкәннәр өчен язылган шигырьләр җыентыгым бар. Ул “Ярый әле син бар” дип атала. Анда мондый шигъри юл бар иде : “Ярый әле уйлар яши, күңелләргә күмелеп”. Шуңа күрә, бу сорау нәкъ миңа атап әйтелгән кебек булды.

“Ярый” сүзе өчен бервакытта да үкенгәнем булмады. Киресенчә, әлеге сүзне “Ярый әле сине тапканмын”, “Ярый әле вакытында очрашканбыз” һ.б оптимистик рухтагы җөмләләр белән бәйләп карыйм. Канәгатьләнү хисе бүләк итә торган сүз. Әмма, кайбер очракларда бүтән мәгънәне аңлатырга мөмкин. Мәсәлән, ярты-йорты эш кебек әйтелә ала. “Ярый инде” дияргә яратабыз. Күргәнегезчә, “ярый”ның асылы янәшәсендәге сүзләргә бәйле. Барлык хикмәте дә шунда яшеренгән. “Ярый әле” дигәндә оптимистик, “Ярый шунда” дигәндә пассив карашны тоябыз.



“Ярый” сүзе “ярар” дигән сүз белән тәңгәлләшә. Алар икесе дә ризалык билгесе. Татар телендә бер сүзне, 3-5 төрлегә әйләндереп әйтергә була бит. Буа районында “ярый” дип сөйләшәләр.

“Ярый” сүзен көндәлек тормышта да, иҗатымда да еш кулланам. Вакыйгасына карап әйтергә тырышам. Балаларга кич чыгарга рөхсәт биргәндә, әлеге сүзнең җаваплылыгы сизелә.

Күп очракта, “юк” дип җавап бирүчеләр бәхетле”

Резеда Сәләхова (К. Тинчурин театры актрисасы):

- “Ярый” сүзен өч очракта кулланам. Төптәнрәк уйласаң, әле тагын да күбрәк кулланып була торгандыр. Хәлләрне сорашканда “Ярый инде” дип җавап бирүчеләр бар, мин “Аллага Шөкер, яхшы” дип әйтергә тырышам. Улыбызга яшь ярым, шуңа күрә аны “ярый-ярамый” белән таныштырабыз. Уйлап карасак, “юк” дип җавап бирә белүче кешеләр бәхетле. Мин инкар итә белмим, ризалашканнан соң үкенгән чаклар булгалый. Мәсәлән, әҗәткә акча биреп тору.



Әйткән сүз- аткан ук. Һәр әйткән сүзем өчен зур җаваплылык тоям.

“Ул термин түгел, мөнәсәбәтне белдерүче сүз”

Илдар Низамов (Тел галиме, филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры):

- “Ярый” сүзен уңай мәгънәдә кабул итәм. Күп очракта аны килешү, нәрсәгә булса да рөхсәт бирү өчен кулланабыз. Ул термин түгел, мөнәсәбәтне белдерүче сүз. Сөйләм барышында сөйләүче тыңлаучыга да үз мөнәсәбәтен (уңай яки тискәре) “ярый” яки ярдәмчел фигыльләр белән белдерә.



Кайбер яклар да “ярый”, икенчеләрендә “ярар” дип әйтәләр. Әлеге ике сүз арасында аерма бар. “Ярый” гомум сүз һәм аның төсмерләре бик күп. “Ярар” конкрет очракларда кулланыла.

“Барысы да “ярый”га бәйле, тик ярап кына бетеп булмый шул”

Җәвит Шакиров (Юморист):

- Минем сөйләмдә “ярый” сүзе еш ишетелә. “Юк” дигән сүзне бик сирәк кулланам, кешеләргә “юк” дип әйтә алмыйм. Бу бик начар күренеш, чөнки әллә ничә тапкыр янганым бар. Кайбер кеше “ярый” дигән сүзне вәгъдә дип уйлый. “Ярый, уйлап карармын” дигәнне оныта, яки “Ярый, уйлап карармын” дигәнне оныта һәм игътибарга алмый. Икенче тапкыр, күреп сөйләшкәндә: “Син бит ярый дип әйттең” дип үпкә белдерә. Гомумән, артист халкы бик сирәк очракта гына “юк” дип әйтә ала.

“Ярый” дигән сүз аркасында бик күп тапкыр кыен хәлдә калганым булды. Планнарны карамыйча һәм концертлар вакытында, бөтен графикны бозып, шул “ярамый”ны төзәткән чаклар бик күп булды. Ул вакытта тормыш чәчәгем Зөлфия ярдәмгә килә, рәхмәт аңа. Шул хатаны “ярый”ны төзәтер өчен Зөлфия бер якка, мин икенче якка чыгып китәбез. Уйлап әйтелергә тиеш икән ул “ярый” сүзе. Яши-яши әлеге сүзнең асылына төшенәсең.

Тагын бер очрак искә төште. Концертка бер номер белән генә чакыралар да, көне килеп җиткәч икенче төрле сөйләшәләр. “Җәвит абый, концертны алып барырга да кирәк иде. Бәйрәмне алып барырга тиешле кеше килә алмый” диләр. Аптыраганнан, “ярый” дисең инде. Шул “ярый” аркасында, 5 минут чыгыш өчен 3 сәгать эшләргә туры килә.

Зөлфия: “Җәвит, син нигә үз бәяңне белмисең? Нигә ризалаштың? Син бит дәрәҗәле артист”, - ди. Анда да “ярый, инде” дим. Әйтәсе сүзне, чамалап әйтергә кирәк шул. Зөлфиянең бик матур җыры бар. “Уйлап әйт, сайлап әйт сүзеңне” дип атала. Менә шул җырны тамашачылар тыңлап карасыннар иде. Бик дөрес, тирән мәгънәле җыр. Бүгенге заманага туры килә.

“Ярый, җитәр”, “ярый, рәхмәт”, “ярый, булгандыр”... Барысы да “ярый”га бәйле, тик бөтенесенә дә ярап кына бетеп булмый шул.

“Хәзер барысы да “окей” дип аралаша”

Айваз Садыров ("Татар радиосы"ның баш мөхәррире):

- “Ярый” сүзен еш кулланам дип әйтә алмыйм. Күбрәк социаль челтәрдә аралашканда кулланырга туры килә. Риза булсам, “ярый” яисә “яхшы” cүзен юллыйм. Хәзер барысы да “окей” дип аралаша. Татар теле өчен җан атучы кеше буларак, мин моңа каршы. Һәрвакытта да татар сүзләре, хәрефләре белән язырга тырышам.



“Ярый инде” дип әйтергә яратмыйм. Ләкин, кайбер очракларда әйтергә туры килә. Соңыннан “ярый”ны әйткәннән соң, үземне битәрләгән чаклар була.

"Ярый", "ярар" әйтергә яраткан "Интертат" укучыларның тормышларын җиңеләйтергә уйладык. Әгәр сезнең бу сүзне әйтәсегез килә икән, язып мәшәкатьләнмәгез, бу фотоларны гына юллагыз.




 

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА

 

https://intertat.tatar

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: