Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Мин бу мәчеткә манара торгызганчыга кадәр ураза тотачакмын”. Мәчеткә манара куелганын көтеп, 63 ел ураза тоткан Галия әби тарихы

Төн. Таң атарга бераз вакыт бар әле... Кинәт, авыл халкы мәчет янына җыелыша, ниндидер адәмнәр йөри, мәш килеп нәрсә турындадыр сөйләшәләр. Нәрсә соң бу, ник болай? Иртәнге намазны укырга дип җыелган авыл халкы, ни кызганыч, намазын укырга өлгерми кала...“Кисмәгез, манараны, кисмәгез!” – дип өзелеп елый Галия әби. Манараны торгызганчыга кадәр ураза тотарга сүз бирә ул. Тик, киредән манара күтәрелгәндә инде Галия әби вафат була. Буа районы Сарсаз авылындагы Галия әби белән булган аянычлы вакыйгаларны “Татар-информ” хәбәрчесе язмасында укыгыз.

“Әй, кешеләр, исәнме сез?”

Сарсаз – Буа шәһәреннән егерме чакрымда көньяк-көнбатышта урнашкан авыл. Авыл җирендә сазлык булган, шуңа күрә аны "сары сазлык" дип атаганнар, шуннан Сарсаз булып калган. Сарсазга баргач, ничек керергә икән соң бу авылга дип азапланып беттек: тирә-ягын куаклыклар, зур-зур әрекмәннәр басып бетергән... Авылны узып киткәнбез, кире урап килгәндә агач-куаклар арасыннан йорт түбәләре күренде, агач арасыннан кечкенә генә мәчет манарасы күзгә чалынды. Кеше биеклеге үскән үләннәрне ерып, шунда юл тоттык.

Сәер. Йортлар бар да кебек, әмма алар җансыз, салкын булып күренде. Күрәмсең, бу авыл бетеп бара дип уйладым. Күңелем моңсуланып куйды. “Әй, кешеләр, исәнме сез?” – дип әйтәсе килде. Мәчет янына барып җиткәч, безне Тәскирә апа каршы алды. Бер генә булса да җан иясе бар икән әле дип тыныч кына тын алып куйдым. Сарсаз авылында гомере буе уразада булган Галия әби турында белергә дип килдек без бу авылга.

Тәскирә апа сүзләренчә, Сарсаз авылын төзергә дип 1925 елда приказга кул куела. 1926 елда Сарсазга күршедәге Иске Тинчәле авылының бер өлеше күчеп килә. “Авылыбызның 75, 85 еллыгын үткәргән бар иде, шуннан соң авыл көне бәйрәме булмады, оештыручы кирәк”, - ди ул.

Сарсаз авылыннан танылган шәхесләр чыккан: “Кощак” совхозы директоры Нәгыйм Вәлиев һәм Татарстан җитәкчеләренең берсе - ТАССРның халык комиссарлары шурасы рәисе Кыям Абрамов! Кыям Абрам 1937 елда репрессияләнә. 

Татарстанның суверенитеты өчен көрәшкән Кыям Абрамовның әти-әнисе Иске Тинчәледән Сарсазга күчеп килгән. Авылны Сарсаз – Кыям авылы дип яңа исем белән атарга дигән сүзләр йөргән, әмма ул барып чыкмаган. Сарсаз авылында ике зират бар. Кайчандыр 120 йорты булган авылда хәзер бары тик өч йорт кына калган. Алты кеше кыш чыга, калган берничә кеше җәйгелеккә кайтып тора

Кем ул “Изге Галия әби?”

Иске Сарсаз мәчетен 1937 елда иртәнге намаз укылганчыга кадәр кискәннәр һәм клуб ясаганнар. 

Галия әби өшкереп кешеләр дәвалаган. Мәчетнең манарасын кискәндә ул бөтен халык алдында: “Мин бу мәчеткә манара торгызганчыга кадәр ураза тотачакмын”, - дип әйтә. Әмма манараны бик озак көтәсе булып чыга.... Галия әби сүзеннән барыбер баш тартмый, вафатына кадәр ураза тота. 63 ел ураза тота ул! 

Әмма мәчет манарасын күрергә насыйп булмый аңа. Ул 101 яшендә бакый дөньяга күчкәч, ике елдан соң мәчет ачыла. 

Галия әби Сарсаз зиратында җирләнгән. 

Галия әби мунчасы, автор фотосы.

Галия әбинең йорты ишелгән, аның нигезе генә бар. Анда бер куак кына үсеп утыра.

Сарсаз мәчетенең манарасы янәдән 1993 елның 3 августында торгызыла, бинасы да шул ук елны төзелә. “Монда бик күп имамнар, авылыбызның халкы кайткан иде, зур мәҗлес булды, корбан чалынды. 79 яшьлек имам-хатыйб булып торган Фәрит Хөснетдинов бөтен яшьлеген дин юлында үткәрде, аның карамагында авыл картлары зиратны бүген дә бик яхшы чистартып торалар. Бүген дә мәчетне карыйбыз”, - дип сөйләде Тәскирә апа.

“Әби безне уятып, “торыгыз, оланнар, мәчет манарасын кисәләр”, дип урамга алып чыкты”

Сарсаз авылы яшәүчесе Әлфия Вәлиева, 86 яшь:

– Мәчет манарасын кискәндә без кечкенә идек әле. Әби безне йокыдан уятып, урамга алып чыкты: “Торыгыз, оланнар, мәчет манарасын кисәләр”, - диде.

Галия әби авыруларны өшкерә иде, ераклардан кайталар иде аңа. Яхшы кеше, изге диләр иде аны. Мәчет манарасын кискәч, уразага тотынган иде... Аннары аны бер кызы гомере буе сәхәр ашатты. Ике кызы бар иде, ике кызының да ирләре сугыштан кайтмады. Аннары кызлары Тольяттига китте, икесе дә шунда вафат булды.

Галия әбигә бөтен тирә-як җирдән кайталар иде, ул аларны, өшкереп, кеше ясап җибәрә иде. Шуңа да аны “Изге Галия” диделәр. Чишмәсе бар иде. Без чишмәсеннән су ала идек, шуннан су алып, өшкереп, кешеләргә дә эчертә иде. Шәһри Болгар юлыннан туктамады да. 

Галия әбинең ник күкрәкләре кабарып тора икән, дип уйлый идек башта. Аннары белдек: аның анда букчасы булган икән, ә анда - китаплар. Шулай китапларын алдына асып йөри иде. Авылдашыбыз Зөбәрҗәт кызын Төркмәнстаннан марляга төреп алып кайткан иде, шуны өшкереп, терелтә, аягына бастыра алды.

Авылыбызны ясасыннар, чистартсыннар иде... Йөрергә урын юк, урамнарны үләннәр, куаклар басып бетерде. Йөри алмыйбыз, куркабыз, чөнки бөтен җәнлек монда: төлке дә, куян да бар хәтта. Бер йортны бастылар инде...

“Галия әби Болгарга җәяү барып, җәяү кайта иде”

Сарсазда яшәүче Һава Җәләловага 95 яшь. Ул бу авылга килен булып төшкән.

– Сарсаз авылы мәчетенең манарасын кискәнне күрмәдем. Безнең авылда мәчет манарасын кискәнне хәтерлим. Ул вакытта мин өченче класста укый идем. Берсе, бик мактанып, төнлә үк кисә башлаган.  Ярарга тырышкан, күрәмсең. Мәчет манарасы әйләнеп, кадалып төште. Иртәнге намазга җыелган халык башта тынып торды, аннары “ах” дип, елап җибәрдек. Мәчет манарасын кискән кешене төрмәгә япканнар. Төрмәдән качкан вакытта этләр талап үтергән, диләр. Менә шундый хәлләр.

Ә Галия әбинең ихтыяр көче зур иде. Мәчетнең манарсын кискәч тә, мәчет манарасы күтәрелгәнчегә кадәр ураза тотачакмын дип, вәгъдә биргән. Гомере буе уразалы булды. Болгарга җәяү барып, җәяү кайта иде, юлда машина, ат белән баручылар “әйдә, утыр”, - дип туктаталар икән, “Юк, үзем генә барам”, - дип җавап бирә икән Галия әби. “Машинаны бер генә әйләнеп кенә чыга иде, машина кабына иде”, дип сөйлиләр иде аның турында.

Бервакыт, намаз вакыты җиткән икән. Галия әби йоклап киткән булган. Бер сабый бала шулчак елап җибәргән һәм әби уянган. “Рәхмәт яусын балагызга, елап җибәргән балагызга уянып киттем”, - дип әйткән ди. Үзебез дә Сарсазга барганда аның янына кермичә калмый идек. 

Соңгы вакытта инде ул сукыр иде. “Күзем ирләр күрмәсә иде”, - дип әйткән булган. Тормышын ачысын-төчесен күреп үскән, - дип сөйләде Һава апа. Аның әйтүенчә, Галия әби әлегә кадәр... ярдәм итә икән. Безнең киләсебезне дә белгәнен әйтте ул.

- Бүген генә төш күрдем: “Кызлар, хәзерләнебрәк торыгыз”, - дип әйтте миңа Галия әби. Яхшы төшкә юрадым...

Реклама

“Манара киселгәч, “күтәрегез әле манараны” дип, өч көн һәм өч төн елап кунган”

Галия әбинең туганнан туган сеңлесенең кызы Солтания Гыйззәтуллина:

– Галия әби биш кешелек гаиләдә үскән, семьяларында дүрт кыз һәм бер малай булган. Аерым хуҗалыклары бар иде. 63 ел буена ураза тотты ул, ике гает көнне генә уразасыз тора иде. 101 яшендә вафат булды. 11 ел буена күзе сукыраеп яшәде. Гомере буе Шәһри Болгардан кайтмады, сумкасын тота да, китә иде. Мәчет манарасын кискәч, “күтәрегез әле манараны” дип, өч көн һәм өч төн елап кунган. Барыбер, сүзе дөрес килде, манараларны күтәрделәр. Халкыбыз барыбер динле иде, намазларын укыды.

Галия әби яттан укый иде, өч көнгә бер Коръән укып чыга иде ул. Аның кебек булдыручы юк. Бөтенесен күңеленнән укый иде. Ике кызы һәм ике малае бар иде. Бер малае сугыштан кайтмады, икенче малае Казанда торды, үлгәненә өч ел бардыр инде. Зур кызы ун ел элек вафат булды, бер мин калдым.

Нужа да күргән, күрше авылга барган, шунда буран чыккан да, аякларын, кулларын туңдырган. Шуңа да үлгәнче аяклары бозылып торды. Аның турыда тарихның очы-кырые юк, әмма тәфсилләп сөйли алмыйм.

Тәскирә апа Сарсаз авылы һәм Галия әби турында шигырь язган. Язмамны шул шигырь белән тәмамлыйм.

Хатирәләр булып йөрәгемдә калдың авылым, Сарсазым!

Җиләклеккә әйләнделәр йорт тирәсе, сазларың.

Ике елга арасында тын гына утырасың,

Элегрәк белмәдек шул “шулай” булып каласын.

Ниләр булды соң авылыма, халкы кайларга тузган?

Сарсазыма карап уйланамын, күпме гомерләр узган.

Күпме кеше ташлап авылын, киткән кайтмас җирләргә,

Яшьләр инде таралышкан төрле-төрле илләргә.

Сагынам мин сине, авылым! Сарсазым кешеләрен,

Әгәр кайтса кире яшьлек, нишләр идем икән, нишләрмен?

Исләремнән чыкмый һич тә болынымда Сарсазымның каз көтүе көткәнен...

Изге Галия әби чишмәсендә салкын суын эчкәнен.

Галия әби могҗизалы иде, кешеләр дәвалады.

Әби кадерләп тоткан чишмә чүпләр эчендә калды...

Утыз җиденче – дәһшәтле ел, иртә намаз вакыты.

Мәчет манарасын кистеләр,

Изге әби, авылым халкы исләреннән киттеләр.

Мәчет манарасын кисеп күтәргәнче әби ниятләде ураза тотмакка,

Авыл елларга карамый, дин Исламда тормакка.

Гомер буе уразада, дога кылып сорады.

Изге Болгар юлларыннан бер дә кайтып тормады.

Әби сорады Аллаһтан имин еллар иленә.

Әле ярый Изге әбине күреп калдым, күңелләрем сөенә.

Туган авылым Сарсазда Изге Галия әби яшәгән,

Кешеләрне дәвалаган, һичкемгә дә дәшмәгән.

Торгыздылар мәчет манарасын, тик Галия әби күрмәде.

Ураза килеш вафат булды, шатланырга өлгермәде.

Урыннары булсын җәннәттә, фәрештәләр каршы алсын.

 

Әбинең изге эшләре яшь буынга истәлек булып калсын.

 
 
Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Салават Камалетдинов, шәхси архив
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дерес язылган бу язмада. Галия эби безнен бала чакта гы эби. Ул вакытта безнен авыл герлеп тора иде.