Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Мин – бәхетле кеше”. Министр эшеннән киткәндә әнә шулай диде

Утсыз төтен булмый, ди. Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинның отставкага китүе турындагы имеш-мимешләр моннан бер атна чамасы элек үк таралган иде. Ике көн элек бу хакта рәсми рәвештә хәбәр иттеләр. Яңа министр итеп моңа кадәр башкаладагы 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков билгеләнде.

Гадел Вафин 2013 елның сен­тябреннән бирле министр вазыйфасын башкарды. Ул җи­тәк­челек иткән елларда Татарстан Идел буе федераль округында туучылар саны арту, табигый үсеш, сәламәтле­ге какшауга бәйле булмаган сә­бәпләр аркасында үлү­че­ләр саны кимү кебек күр­сәт­кечләр буенча алдынгы урынга чыккан. Белгеч­ләр республикада уртача гомер озынлыгы артуын да искәртә. Хәзер әлеге сан 75 яшьлек чикне узып киткән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматла­рына караганда, былтыр республикада яшәү­­челәрнең 75,5 проценты медицина хезмәтләреннән канәгать калган. Чагыштыру өчен, алдагы елда әлеге күрсәткеч 72,2не тәш­кил иткән.
Тармак хезмәткәрләренә яңа министрны тәкъдим итү чарасында Татарстан Премьер-ми­нистры Алексей Песошин элеккеге министрга башкарган хез­мәте өчен рәхмәт сүзләрен җит­керде һәм яңа эш урынында уңышлар теләде. "Мин - бәхетле кеше, - диде Гадел Вафин. - Чөнки үзең уйлап тапкан планнарны тормышка ашыру һәм шуларның нәтиҗәсен күрү - зур бәхет". Кайбер мәгълүматларга караганда, Гадел Вафин алга таба да сәламәтлек саклау тармагында эшләп калачак.
Яңа министр Марат Садыйков әлегә кадәр Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы булып эшләде. Ул - 2014 елның октябреннән бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты. "Марат Наил улы - респуб­ликадагы иң абруйлы җитәк­че­ләрнең берсе", - ди Татарстаннан сайланган Россия Дәүләт Думасы депутаты, рес­публиканың элеккеге сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов. Аның сүзләренә караганда, Марат Садыйков - табибтан министр вазыйфасына кадәр күтәрелгән шә­хес. "Аны тыныч холыклы кеше, дип атар идем. 7 нче шәһәр хаста­ха­нәсен төзегәч, өч хезмәт коллективын, шул исәптән элеккеге 7 нче хастаханә һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләрен берләш­терергә кирәк иде. Марат Садыйков аларны бер йодрыкка туп­лап кына калмыйча, бик яхшы коллектив төзеде", - диде депутат. Алга таба тармакның элеккеге җитәк­чесе булдырган темпны саклап калу кирәклеген дә искәртте ул. Шулай итеп, соңгы арада Татарстанда дүртенче яңа министр билгеләнде. Әле узган атнада гына республи­каның Урман хуҗалыгы, Икътисад, Экология һәм табигый ресурслар министрлыкларына яңа җитәк­челәр килде.

    Эльвира ВӘЛИЕВА
    Ватаным Татарстан

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

     

     

    Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

    Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

     

     

     


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев