Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Миллионнан артык татарстанлы Конституциягә төзәтмә кертү өчен тавыш бирүдә катнашты

Республика халкы плебисцитта катнашу өчен иң кулай форманы сайлый ала.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда республика яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга конкурска гаризалар кабул ителә. Анда катнашуга яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлекне гамәлгә ашыручы 18 яшьтән алып 30 яшькәчә кадәрге кешеләр чакырыла. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурска иҗтимагый оешмалар активистлары, студентлар — Татарстанның яшьләр сәясәте, студентлар үзидарәләре һәм иҗади берләшмәләре проектларында катнашучылар кушыла алачак. Шулай ук катнашуга башкарма комитетларның, учреждениеләрнең, яшүсмерләр клубларының, яшьләр үзәкләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләрен, сәнәгать предприятиеләрендә һәм оешмаларында яшьләр белән эшләү буенча белгечләрне, мәгариф учреждениеләрендәге яшьләр белән эшләү буенча җаваплы кешеләрне һәм 35 яшькә кадәрге яшь галимнәрне чакыралар.

Катнашуның мәҗбүри шарты — торак хокуклары булган объектларында гаиләнең бер әгъзасына гомуми мәйдан белән тәэмин итүнең җыелма дәрәҗәсе 18 квадрат метрдан кимрәк булырга тиеш. Татарстанда даими яшәү урыны буенча конкурста катнашучы белән бергә яшәүче һәм теркәлгән балалары, хатыны гаилә әгъзалары булып таныла. Аерым искәрмә очракларда башка туганнары шулай ук конкурста катнашучының гаилә әгъзалары итеп танылырга мөмкин.

Җиңгән очракта сайланган фатир өчен беренче кертем гомуми бәядән кимендә 10 процент тәшкил иткәнлектән, катнашуның мөһим критерие булып айлык түләүләрне вакытында каплау өчен мөрәҗәгать итүченең түләү сәләте һәм тотрыклы җыелма кереме булу тора.

Гариза бирү кампаниясе 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итте. Конкурста катнашу һәм гариза бирү турында тулырак мәгълүматны «Татарстан Республикасының яшьләр торак конкурсы» рәсми төркемендә белергә мөмкин.

 

 

Фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев