Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Миңле кеше бәхетле була, диләр. Бәхетле булырга язмагандыр инде"

Кайгы агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, диләр. Авыру да алдан кисәтеп килми. Шулай тыныч кына яшәп ятканда, һич көтмәгәндә – уйламаганда кайгы җиле Буада яшәүче Гайнуллиннар гаиләсенең капкасын кага. 50 яшьлек Нүрсинә Гайнуллина иртән тыныч күңел белән эшкә чыккан җиреннән кинәт кенә авырып китә. 2017 елның февраль аенда табиблар аңа тире рагы диагнозын куя.

Казанда бер-бер артлы ике катлаулы операция кичерә Нүрсинә ханым. Ләкин файдасы булмый, нәтиҗәләр начар. Чир чигенергә теләми. Табиблар: “Юк, булмаячак”, – дип кул селтәсә дә, гаиләне киләчәккә өмет яшәтә. 
 
Бер ел дәвамында алар бер­кемнән дә ярдәм сорамаган. Күңелләрендә күпме күз яше, борчу икәнен туганнарына да белдерми яшәгәнннәр. Тик хәзерге вакытта дәвалау өчен зур суммада акча кирәк, шуның өчен алар мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ. 
 
Гайнуллиннар көчле препаратлар, уколлар сатып алу өчен илле мең сум акча җыя. Барыбыз да бергә тотынганда зур сумма түгел. Әмма ике елдан артык хастаханә юлында йөргән гаилә моны үзе генә күтәрә алмый.
 
“Ашый да, тыныч күңел белән йоклый да алмыйм”

- Үтәр, терелермен дип, бу хакта беркемгә дә әйтми яшәдек. Инде башкача яшерүнең мәгънәсе калмады, аякка басу өчен күп акчалар кирәк. Бер дару сатып алу өчен генә дә илле мең акча сорыйлар. Авыл кешесе өчен бу аз сумма түгел. 
 
Хәзер кая гына, кемгә генә мөрәҗәгать итсәң дә, акчасыз селкенеп тә булмый торган заман. Кайчаннан хастаханә юлын таптыйбыз. Акча түләмәгәч, ничек тә ярар дип кенә караучылар аз түгел. Бер кочак дару исемлеге язып бирәләр дә, шуның белән шул. Андый чакта күпме акча киткәнен санап бармыйсың бит инде ул. Әмма якынча исәпләп караганда миллион ярымнан артыграк акча тоттык инде. 
 
Акча булыр, иртәгә җыярбыз, бер айдан дип өметләнеп йөрим. Тик вакыт бара, яман чир көннән-көн үзен сиздерә. Соңгы вакытта ашый да, тыныч күңел белән йоклый да алмыйм. Табиблар тиз арада чит илдә җитештерелгән препарат кына ярдәм итәргә мөмкин, диләр. Аның белән өч курс дәвалану үтәргә кирәк булачак. Берьюлы шул кадәр сумманы күтәрерлек хәл юк. Кемнәргә генә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәдек инде, тик булышырга атлыгып торучылар юк. Кеше хәлен үз башына төшмәгән кеше аңламый шул, - ди Нүрсинә Гайнуллина.
 
“Барысы да кечкенә миңнән башланды” 

Нүрсинә Гайнуллинаның мәкерле авыру белән көрәшүе кечкенә миңнән башлана. Сызланып, авыртып, сәламәтлегенә зарланып йөрми ул. Кулындагы миңе кинәт кенә үсә башлый, төсе карала һәм аннан кан килә башлагач кына табибларга мөрәҗәгать итә. Тик вакытында дәваламау нәтиҗәсендә авыру дүртенче стадиягә кадәр көчәя.

- Тәнендә миңе булган кеше бәхетле була, диләр. Күрәмсең, миңа бәхетле булырга язмагандыр инде. Кулымдагы әлеге кечкенә миң күптәннән бар, ләкин мин моңа артык игътибар итмәдем. 
 
Моңа башта әллә ни исем китмәде. Гомумән, берәү дә соң чиккә җитмичә табибка күренергә ашыкмый бит. Мин дә барысын да кичектерә килдем. Дөнья куабыз, эш дип чабабыз. Балаларны аякка бастырасы, кеше итәсе бар бит... Мәкерле чир белән күзгә-күз очрашкач кына сәламәтлекнең никадәр кадерле булуын аңлый башлыйсың шул. 
 
Мәкерле чир дөньямны бөтенләе белән үзгәртте. Кечкенә генә бер миңнең яман шеш чиренә әйләнүен кем уйлаган бит. Юкса, барысы да зарарсыз тоелган бер миңнән башланды. Нишлисең, күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый. Шулай язылгандыр. Табиблар: “Юк, булмаячак”, - дип кул селтәсә дә, бирешергә теләмим. Алар өметсез сүзләр әйтсә дә, яшәү өчен көрәшәм. Мин авыруны җиңәчәкмен, барысы да яхшы булачак дип йөрим.

Хәлем китеп, алай каты авырганым булмады минем. Бары тик тән тиресендә үзгәрешләр барлыкка килүен сизә башладым. Кулдагы кечкенә генә миң төрле кыяфәткә, төрле төскә керә башлады. Тора-бара аның төсе каралды, ялкынсына һәм күп вакыт аннан кан килә иде. 
 
Тик ул вакытта да үземне әйбәт хис иттем. Күрәмсең, авыруның башлангыч стадиясе гына булгандыр. Күңелдә ниндидер шик бар иде, тик шулай да артык игътибар бирмәдем. Берәр әйбер аллергия бирә торгандыр, тиздән барысы да узар дип өметләндем. Тик көннәр үтә торды, ә миң көннән-көн үсте. Уңай якка бернинди дә үзгәрешләр булмады. Өстәвенә кул бармаклары да ойый башлады. Сызланган вакытларым да күзәтелде, кулымны бөтенләй бөгә алмас булдым. Һәр кич сызлану-авыртуны баса торган дарулар эчтем, тик файдасын күрмәдем. 
 
Шуннан соң күңелдә тынычлык бетте, куркуга калдым. Билгеле, начар авыру булыр, безнең гаиләгә шундый зур сынау килер дип беребез дә уйламадык. Аннан соң дәвалану курслары, реабилитация, уколлар, дарулардан торган тоташ көннәр башланды, – дип өзгәләнә Нүрсинә ханым.
 
“Буа табиблары дөрес диагноз куймау аркасында чир соңгы стадиягә җитте”

Нүрсинә Гайнуллина Буа үзәк район хастаханәсе табибларына мөрәҗәгать итә. Чир кискенләшкән вакытта аңа дөрес диагноз куймыйлар, шуның нәтиҗәсендә 7-8 ай хастаханә юлын таптый ул. Мәкерле чир шунысы белән куркыныч та. Авыруның билгеләре барлыкка килгәндә, яман шеш шактый үсеш алган була.

- Белсәм иде шул чакта газиз башларымның ниләр күрәсен! Мөгаен, туп-туры Республика клиник онкология диспансерына чапкан булыр идем. Район үзәк хастаханәсе табиблары гына харап итте мине. Алар вакытны сузмый, башта ук дөрес диагноз куеп, дәвалый башласа, бәлки, яман шешнең үсүен киметеп булыр иде. 
 
Азаплануымны күрәләтә бернәрсә дә эшләмәделәр. Мөрәҗәгать иткәч, бары тик анализлар гына алдылар. Аннан соң “Сучье вымя” (гидраденит) дигән диагноз куйдылар. 
 
“Бер куркыныч әйбер дә юк. Әлеге миң тора-бара үзе кубып төшәчәк. Борчылмагыз”, - диде табиб. Табибка “Миңа Казанга барып күренсәм яхшы булыр, кулларым сызлый, хәлем дә юк”, - дигәч, аннан: “Юк, инде нәрсәгә Казанга барырга? Кремнар ярдәмендә дә дәваланып була ”, – дигән җавап ишеттем. 
 
“Вишневского” дигән мазь сатып алырга һәм шуның белән дәваланырга кушты, шулай вәссәләм. Мин дә тыныч күңел белән кайтып киттем инде. Янәсе, табиб белми әйтмәс. 
 
Өйдә махсус кремнар да сөртеп карадым, антибиотиклы мазьләр дә кулландым, әмма миң бетмәде. Киресенчә, ул зурайды гына. Сызланулар да артты, эшли алмас булдым. Сәламәтлегемдә бернинди уңай үзгәреш күзәтелмәде. Бер-ике атна үзем дәваландым. Түзәр чамам калмагач тагын район хастаханәсенә киттем. Билгеле, үземдә дә гаеп бар. Вакытны сузып, соңгы чиккә җиткәнче йөрдем, - ди ул.
 
“Ике айга иртәрәк килгән булсам...”

Нүрсинә Гайнуллина икенче тапкыр район хастаханәсенә бара. Тик һаман да шул ук “балык башы”: табиблар борчылырга урын тапмый.

- "Ул була торган хәл инде, нәрсәгә шаккатарга", - дигән кебек каршы алдылар. Син ахыр чиктә авыртасыңмы – монысы мөһим түгел. Бөтен табибларны да бер рәткә куеп әйтмим, тик үз эшләренә битараф һәм бармак аша караучылар бар. Табиб: “Кулда мондый таплар, тән тиресендәге үзгәрешләр сыер сауганнан чыга. Бу синең аллергия кебек кенә әйбер. Сөт ризыкларын күп ашама”, - диде. “Кулым бик нык авырта, хәрәкәтләнә дә алмый бит” – дидем. Аңа карап бернәрсә дә үзгәрмәде, - дип сөйли ул.

Нүрсинә Гайнуллина авыртуга түзә алмый, күзгә күренеп сула башлый. Бер көнне ул Казанга чыгып китә һәм РКБ табибларына мөрәҗәгать итә. Табиб аның кулындагы миңенә шунда ук игътибар итә һәм онкологка юллама бирә. Анализлар анда яман шеш авыруы, тире рагының бер төрен күрсәтә. Алай гына да түгел, чир бу вакытта азган һәм дүртенче стадиягә җиткән була.

- "Барысы да әйбәт" дигәннәр иде бит миңа район хастаханәсендә. Шуның өчен үземне тыныч тоттым. Анализларның нәтиҗәсен көткәндә, шәфкать туташы: “Сезне табиб чакыра”, - дип килеп әйтте. Табиб янына кердем, күземә күтәрелеп карый да алмады ул минем. “Сездә яман шеш, дүртенче стадиягә җиткән”, - диде ул миңа. 
 
Ышанмадым, нәрсә әйтергә дә белмәдем. “Юктыр, миңа бу хакта район табиблары әйткән булыр иде. Сез минем анализларны карыйсызмы, ялгышлык китмәгәнме?” - дип сорадым. Бөтенләй коелып төштем. Моның булуы мөмкин түгел, дип еладым. “Ике айга гына булса да иртәрәк килгән булсагыз, яман шеш бу стадиягә җитмәс иде”, - дип әйтте табиб. Бу – район үзәк хастаханәсендә узган 7-8 ай инде. Шунда ук Казанга барасым калган, - дип өзгәләнә Нүрсинә Гайнуллина.
 
“Чир бөтен тәңгә таралган, туктатып булмый”

Шул вакытта табиблар аңа ике тапкыр операция ясый, бер еллык химия курсы билгели. Әмма дәвалау уңай нәтиҗә бирми, киресенчә, яман шеш үсүен дәвам итә. Шуннан соң Нүрсинә ханымтагын бер еллык химия терапиясе ала. Бу юлы шеш бераз кечерәя. Берөзлексез химия курсларыннан соң, яман шешнең тотрыклануына ирешәләр, ягъни ул кечерәйми дә, үсми дә. Ниһаять, Гайнуллиннар гаиләсе өчен тыныч тормыш башлана. Шулай да, һәр ай саен тикшеренеп торырга кирәк була. 
 
Кызганыч, тик яман чир кабаттан үзен сиздерә башлый… Быел февраль аенда, яман шешнең кабат үсә башлавы һәм инде шактый зурлыкка җитүе турындагы хәбәр гаиләне тәмам борчуга сала. Табиблар да андый зур шешкә химия дә, нурланыш та тәэсир итми, метастазлардан котылырга мөмкин түгел, дип аңлата. Гаиләсе менә-менә хәле яхшырыр дип көтә, тик анализлар чирнең чиген­мәвен күрсәтә. Чәчәк кебек чибәр хатынның гомеренә куркыныч торган саен ныграк яный. Бүген аның хәле бик авыр. Һәр көне дарулардан, яман шешнең үсүен киметә торган уколдан башлана.

- Чарасызлыктан нишләргә белми газапланам, бу кайгыларны берәүгә дә күрергә язмасын. Диагноз катлаулы булгач, хәзер миңа көчле химия һәм операцияләрнең дә файдасы юк. Табилар да: “Башка операция ясамыйбыз, чөнки йөрәген түзмәс. Чир бөтен тәңгә таралган, туктатып булмый”, - дип әйттеләр. “Булырлык түгел инде”, - диделәр, ахрысы. 
 
Ә минем бит яшисем килә! Бу чирне җиңгә алачагыма өмеләнәм. Көне-төне Аллаһы Тәгаләдән ялварып сорыйм. Вакыт бара, миңа үземне кулга алып, елаудан туктап, гомеремне саклап калу өчен көрәшергә кирәк. Һәр көн, һәр сәгать хәлиткеч. 
 
Хәзерге вакытта чир башка урыннарга таралмас өчен, көчле дарулар кирәк. Әмма алар бик кыйммәт тора, Мәскәүдән кайтартырга кирәк. Дәваланырга йөреп, бар җыйган акчабыз бетте. Очын-очка ялгап яшибез. Әле ярый ирем бар. Әгәр ул булмаса, нишләр идек? (Нүрсинә ханымның ике улы да бар, берсе югары уку йортында укый, икенчесе - армиядә - ИТ.) Гаиләне алып бару – аның өс­тендә, лаеклы ялда булуына да карамастан эшли. Мин укытучы булып эшләдем, авыртуым нәтиҗәсендә дүрт айдан артык эшкә чыкканым юк. Хезмәттәшләрем яман чир белән авыруымны белми, чөнки әйтергә оялам. 
 
Бөтен дөньяга үземнең авыруым хакында сөйлисем килмәде, тик бүгенге көндә башка чара калмады. Мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәменә өметләнәбез. Акча булмагач, бернинди дәва алмыйча тордык. Тик хәзер аяк-кул­ларым тыңламый башлады, - ди Нүрсинә Гайнуллина.  

Буада яшәүче Гайнуллиннар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр Сбербанк картасына акча күчерә ала. Һәр кылган изге гамәл өчен Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте иркен, шуның өчен изгелекләр кылырга омтылып яшик. Яман чирнең соңгы чиктә булуына да карамастан Нүрсинә ханым бу афәттән чыгу юлы булуына ышанып яши, киләчәккә өмет белән карый. Аның язмышына битараф булмыйк!

Карта номеры: 2202 2008 5646 0264 Гайнуллина Нүрсинә Фантимер кызы.
 
Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: vk.com/id122213459

 

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев