Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановны яңа президент срогына сайлануы белән котлады

Республиканың хәзерге җитәкчесе өчен 1,9 млн сайлаучы тавыш бирде, бу 83,27 процент тавыш тәшкил итә.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановка телеграмма юллады. Анда ул аны Татарстан Республикасы Президенты вазифасына сайлануы белән котлады.

«Күп еллар дәвамында республика халкы Сезгә төбәк алдында торган мөһим бурычларны хәл итүне ышанып тапшыра. Сайлауларда җиңү — сезнең Татарстанда абруегызны тагын бер раслады. Һөнәри осталык, тәҗрибә, тирән белем Сезгә киләчәктә дә төбәкнең икътисадын һәм социаль өлкәсен ныгытырга, Татарстан һәм бөтен Россия хакына яңа уңышларга ирешергә ярдәм итәр дип ышанам. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим», диелә телеграммада.

Реклама

Элегрәк Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Республикасы Президентын сайлау нәтиҗәләрен раслады. Анда Рөстәм Миңнеханов җиңде. Республиканың хәзерге җитәкчесе өчен 1,9 млн сайлаучы тавыш бирде, бу 83,27 процент тавыш тәшкил итә. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/politics/16-09-2020/mihail-mishustin-r-st-m-mi-nehanovny-ya-a-prezident-srogyna-saylanuy-bel-n-kotlady-5772006

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев