Саба дулкыннары

"Миңгәр сабан туена кеше йә ял итәргә, йә акча эшләргә килә"

Төрле көч сынашуларга, шаянлыкка, тапкырлыкка, мәзәккә, тәм-томнарга бай Сабантуй хәзер планетабызның татарлар яшәгән һәр төбәгендә диярлек үткәрелә һәм анда һәркем тамашачы буларак та, ярышчы буларак та катнаша ала. Миңгәр Сабантуена килгәндә, аны зурдан кубып, бөтен Татарстан, Россиядә, ә соңгы ике елда бөтен дөньяга яңгыраш алырлык итеп үткәрәләр. Миңгәр Сабантуе халыкны быел кайсы ягы белән җәлеп итте? Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесе репортажын укыгыз.

Сабантуй – татар халкының үзе кебек үк борынгы, чал тарихлы бәйрәме. Беренче елларда аны берничә авыл бергә җыелып, язгы чәчүгә төшкәнче үткәрә торган булганнар. XX гасырда милли бәйрәмебезне язгы кыр эшләре тәмамлангач уздыру гадәткә кереп кала.

“Сабантуебызга кимендә 2025 ел”

Сабантуй кайчаннан бирле татар халкында үткәрелә башлаган? Аның тарихы, килеп чыгышы нинди? Бу сорауны мин Миңгәр Сабантуена кунак буларак килгән күренекле язучы-прозаик һәм драматург Рабит Батуллага юлладым.

– Сабантуе елга бер мәртәбә килә, ләкин аның тарихын әле бүгенге көнгә кадәр ачыклаган кеше юк, чөнки ул бик борынгы бәйрәм. Безнең эрага кадәр 209 елда Кытайның төньягында җыен булган. Ул – татарның җыены булып саналган. Җитәкчеләр батырларны бүләкләгән, җинаятьчеләргә җәза биргән, ат чабышлары уздырганнар, аркан тартышканнар, баганага менгәннәр һ.б. Бу турыда сез Европа язучысы Эдуард Паркерның интернетта урнашкан “Татары. История возникновения великого народа” китабыннан укып, минем ялганламаганымны белә аласыз. Ягъни, безнең Сабантуебызга кимендә 2025 ел.

Сабантуй кайдан килгән?

Олимпия уеннары Афинада, Италиядә дүрт елга бер мәртәбә уздырыла торган булган, ә безнең Сабантуебыз бер елга бер тапкыр. Кем алган бу уеннарны: әллә татарлардан италиялеләр, афинлылар алганмы яисә без олимпия уеннарыннан Сабантуйны күчергәнбезме? Нәрсә булса да, ул – бөек бәйрәм.

Сабантуй – катыктан акча эзләү генә түгел. Катыкка татар башын тыкмаган, чөнки ул катыкны изге ризык дип санаган. Ә ат чабышлары – егетнең бәйрәмдә өлгерлеген күрсәтә торган булган. Авыш баганадан чыгу – тау елгасыннан егылмыйча сугышчыларның сынавы булган. Сабантуйның тарихы – егетлекне сынау, егетлеккә кереш һәм аның ир булып үсүенә бер дәлил булган.

“Сабантуйлар оештыру – тамырларыбыз тирәнрәк үтсен, ныграк булсын дигән теләккә ирешүнең бер ысулы”

Саба районы Миңгәр авылында зур Сабантуй 2002 елдан бирле үткәрелеп килә. Миңгәр Сабантуена нигез салучы, башлап йөрүчесе республикада танылган шәхес – “Татарча көрәш” федерациясе президенты, халыкара класслы спорт остасы Җәүдәт Миңнәхмәтов. Аның дистә елдан артык мондый зур Сабантуен ни сәбәпле уздыра башлавын үзеннән сораштым.

– Сабантуй – халкыбызның ел дәвамында көтеп алган, тансык бәйрәме. Шул бәйрәмдә алган көч ел буена җитә. Без бала чакта да шулай иде, әби-бабаларыбыз заманында да шулай булган, хәзер дә шулай ул. Халкыбыз яшәгәндә Сабантуйлар да яшәр! Әмма заман үзгәргән саен аның эчтәлеге дә байый, дәрәҗәсе күтәрелә барырга тиеш, дигән фикердә мин. Туган төбәгемдә Сабантуйлар оештырырга алынуым да шул максаттан. 

Без кайда гына, кем генә булып эшләсәк тә, безнең тамырларыбыз туган җирдә. Берүк шул тамырлар өзелә күрмәсен! Менә шул тамырлар безне үткәнебезгә, гореф-гадәтләребезгә, яшәү ысулына тоташтыра. Тамырсыз агач корый, үлән чери. Дөнья иминлеге, яшәешебез – тамырларда. Менә шул тамырлар тирәнрәк үтсен, ныграк булсын, дигән фикердә мин. Сабантуйлар оештыру шушы теләккә ирешүнең бер ысулы, - диде ул.

Миңгәр халкы сүзләренчә, Сабантуйга бер ай чамасы кала, махсус комиссия урынга барып, кайда нәрсә булырга тиешлеген ачыклый. Фикерләшәләр, аңлашалар, бәхәсләшәләр, бер генә вак-төяк тә игътибардан читтә калмый. Иң мөһиме – уртак фикергә киленә, һәр төр бәйге, көч сынашуны, артистлар чыгышларын оештыру өчен җаваплы затлар тәгаенләнә. “Бәйрәм балалар уеннары белән башлана. Анда уеннарда уйнап чыныгу, зиһенеңне баету өчен дә мөмкинлек бар”, - дип сөйләде Миңгәр Сабантуен оештыручыларының берсе.

Мәйданда татар егете батыр калды яки Сабантуй турында

Бәйрәмгә ашыккан машиналар ташкыныннан тамаша күрергә килүчеләрнең географиясе елдан-ел киңәюен чамаларга мөмкин. Әмма оештыручылар узган елга караганда быелгы Сабантуйда кеше саны азрак булды дип саный. Күпме кеше килгәнен төгәл белмәсәк тә, якынча утыз мең кеше килер дип уйлаган идек, ди алар. Билгеле, беренче сәбәп – Казан Сабантуе белән бер көнгә туры килү булса, икенче сәбәп – иртәгесе көн дүшәмбе, ягъни эш көне булу. Шулай да, Миңгәр Сабантуе территориясендә яшьләр күпләп очрады. Бәйрәмне оештыручыларның берсе Ирек Миңнәхмәтов әйтүенчә, Сабантуй башка еллардан үзенчәлекле булсын, халык рәхәтләнеп күңел ачсын, тамаша кылсын, мөмкинлеген күрсәтсен, дигән максаттан оештырылган.

Быелгы бәйрәмдә икенче ел рәттән көрәш буенча дөнья чемпионаты да үтте, беренче тапкыр 17-18 яшь категориясе кертелде. Барлыгы 40 илдəн 200 көрәшче катнашты. Ир-атлар һəм яшь егетләр арасында егерме бүләк комплекты уйнатылды.

 

Көрәш башланганчы, “Татарча көрәш” милли спорт федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов Саба районы Миңгәр авылы Сабантуе мәйданында Россиядə көрәш үсешенә керткән өлешләре өчен көрәш буенча спорт остасы Хәлил Шәйхетдиновны һәм Россиянең атказанган спорт остасы Хәбил Бикташевны медаль белән бүләкләде. Аларга көрәшче формасы да бүләк ителде. Шулай ук ул Россиядә көрәш үсешенә керткән өлеше өчен истәлекле билге белән Россиянең атказанган спорт остасы Мурат Гайдаровны да котлады.

Тамашаларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бик бирелеп карады. Татар көрәше җанатарлары мәйдандагы пәһлеван көрәшчеләргә көч-куәт өстәп, бил алышуның бер генә мизгелен дә күз уңыннан ычкындырмады. Спортчылар арасында Татарстаның данлыклы көрәшчеләре белән беррәттән, Азәрбайҗан, Төркмәнстан, Әфганстан, Үзбәкстан һ.б. өлкәләрдән дә килгән көрәшчеләр бар иде.

Келәмдә планетаның иң көчле көрәшчеләре көч сынашты. Миңгәргә эләккәнче үк инде алар үз илендә чемпион булган иделәр. Мәсәлән, Әфганстаннан килгән көрәшче Хамаюн Хиджрат Миңгәрдә Сабантуе көрәшенә шатлыклы хисләр белән килгән.

– Татар мәдәнияте белән таныштым. Татарлар – бик яхшы халык, безгә барлык шартлар да тудырдылар. Шәп чемпионат өчен рәхмәт белдерәм, - диде ул.

Шулай итеп, өч сәгать дәвамында барган көрәш буенча II дөнья чемпионатында йөз килограммнан артык категориядә Казан егете Фирдүс Зәйнуллин җиңү яулады. “Үземнең җиңүемне хәләл җефетем һәм тренерыма багышлыйм”, - диде ул.

Көрәшченең көндәше Азәрбайҗанның спорт остасы Җамал Фәйзиев иде. Абсолют батырга Сабантуй символы – тәкә, акчалата бүләк, милли киемнәрдән түбәтәй һәм чапан бүләк иттеләр. Мәйданда көрәшнең баш хөкемдары Азат Әхәтов булды.

Нәтиҗәдә, өлкәннәр арасында ун алтын бүләкнең сигезе россиялеләргә эләкте. Фирзәр Гыйниятуллин (60 килограммга кадәр), Ислам Фәләхов (70 кг), Артур Зөлкарнәев (75 кг), Ренас Кәлимуллин (80 кг), Айгиз Зәйнетдинов (90 кг), Раил Нургалиев (100 кг), Сергей Павлик (100 килограммнан артык ) һәм Фирдүс Зәйнуллин (136 кг) җиңү яулады.

– Әлбәттә, иң чиста, матур һәм иң гадел көрәшне, безнең көрәшчеләребез күрсәтә, - дигән фикерен җиткерде җырчы ИлСаф.

– Безнең спорт төре соңгы елларда динамикалы булды, чөнки көрәш кагыйдәләре буенча төзәтмәләр керттек. Хәзер алар тизрәк уза, шуңа бәйле рәвештә, күп кешене дә җәлеп итә, тамашачылар көрәшне бик теләп күзәтә, - диде Россия Көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногманов.

Алга таба төп мәйданда ветераннар бил алышты, сәхнәдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзенең җыр театры белән чыгыш ясады, соңыннан халыкны “Голос” проекты катнашучысы, яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова сөендерде.

Мишә буендагы тамаша да шактый төрләнгән иде быел. Текә ярдан менеп-төшеп, чокыр-чакыр аша квадроцикллар узышын карау өчен күпләр сәгать ярым алдан уңайлы урын алып куйганнар иде. Ярышлар башлангач, яр буена тоташ дивар булып тезелгән кешеләр арасына баш та тыгарлык булмады. Болардан тыш, резин көймәләрдә ярышлар да, су өстендә “гладиаторлар”ның кабартылган күсәкләр белән тукмашулары да булды. Мишә буйлап биниһая алыплар йөреп торды. Сәүдә нокталары әрәмә булып ярты чакрымга диярлек сузылса да, ризык, тәм-том, шашлык алырга озын чиратлар барлыкка килгән иде.

Миңгәр Сабантуе халыкта нинди тәэсирләр калдырган? Бу сорау белән мин Сабантуйга килгән очраклы кешеләрдән һәм артистлардан сорашып чыктым.

“Яшерен-батырын түгел, Миңгәр Сабантуе – акча эшләү мөмкинлеге ул”

ИлСаф (Татарстанның атказанган артисты, җырчы):

Фото: Солтан Исхаков

– Миңгәр – туган як түгел, көтеп алып, зарыгып, сагынып кайтам дип әйтә алмыйм, чөнки ул туган авылым түгел. Беренче чиратта, артистлар өчен, минем өчен Миңгәр Сабантуе – концертта җырлау чарасы. Яшерен-батырын түгел, акча эшләү мөмкинлеге ул. Икенчедән, ул зур бәйрәмгә әверелде. Элеккеге елларда берникадәр аңлашылмаучанлыклар булса – кая бараргы, нәрсә тыңларга белми иделәр... Хәзер тәртипкә салынды, югары дәрәҗәдә үткәрелә ул. Барысы да уйланылган, төрле спорт чаралары, концертлар бар. Халыкка килеп ял итәр өчен менә дигән бәйрәм!

Казан Сабантуе белән чагыштырганда, чыннан да, ул аны уздыра, шул исәптән, чыгымнар ягыннан да. Хәзер дөньякүләм татарча көрәш буенча чемпионат үткәрелә, шуңа күрә төрле илләрдән төрле кешеләр килә. Ул безнең татар халкын, телебезне, гореф-гадәтләребезне, милли бәйрәмнәребезне күрсәтү өчен бер мәйдан дип әйтер идем.

Чыннан да, Сабантуйлар хәзер үзгәрде: элек уза торган милли бәйрәм кебек түгел дигән фикер белән килешәм. Нишләтәсең инде, замана бит. Бөтен җирдә дә гармун күтәреп, җырлап йөреп булмый. Ләкин, миңа калса, заманага килештереп, миңгәрлеләр зур Сабантуй чарасын халыкны җәлеп итеп үткәрә белә. Барысы да үз урынында.

Әле быел да яңа уен төрен керттеләр – ат өстендә көрәш. Егетләр бер-берсен ат өстеннән аударып, өстерәргә тиеш булдылар. Ул – төрки халыклардан калган борынгы спорт төре. Шунысы миңа бик ошады. Тулаем әйткәндә, бу бәйрәм бик кирәк, киләчәктә дә үткәрелсен иде дигән теләктә калам.

“Мин бу авылга инде гашыйк булдым”

Алмаз Хәмзин (Миңгәр Сабантуенда төп мәйдан алып баручысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе):

Фото: Солтан Исхаков

– Миңгәр Сабантуеның үзенә күрә тәме, гүзәллеге, күркәмлеге бар аның. Миңа калса, ул үзенә күрә җәйнең бер күрсәткече. Кайбер язучылардан (ил гизгән кешеләр күп) табигать матурлыгы буенча нинди ил беренче, дип сораган бар. Югославия, диләр. Ә икенче урында үзебезнең Татарстан, диләр. Чыннан да шулайдыр. Грузиядә булганым бар, безнең табигатькә җитми инде. Мондый яшеллек, күркәм табигать беркайда да юк, тиңләрлек түгел. Сез шуны белегез.

Җәүдәт Миңнәхмәтов тарафыннан оештырылган Миңгәр Сабантуен бөтенебез белә, таный. Шуңа күрә дә Миңгәргә атап җыр да язган идем. Авыллар турында җырлар күп языла, әлбәттә. Кайсы авыл турында язсам да, син шул авылныкы мәллә, диләр. Минәйтәм, мин бу авылга инде гашыйк булдым, чөнки ничәнче ел монда Сабантуй үткәрәм.

"Сабантуй фотографиягә төшү “бәйрәме”нә әйләнә"

Данир Сабиров (пародия остасы, җырчы):

Фото: Салават Камалетдинов

– Яшүсмер вакытында Сабантуе минем өчен көрәштә катнашуым белән истә калган. Мин көрәшче идем. Бишенче класстан алып көрәш белән шөгыльләндем. Яшүсмерләр арасында Татарстан, Россия чемпионы булганым да бар. Әти-әниләр белән бергәләшеп утырулар да күңелдә калган.

Ә хәзер инде Сабантуй дуслар белән очрашу (ә дуслар санаулы гына) буларак кабул ителщ, дусларча гына чыгыш ясыйм. Калган вакытта эш вакыты инде. Мин бәйрәмдә халыкны сөендерергә дип карыйм, шул ук вакытта миңа хезмәт хакы да түләнелә. Группам белән эшләргә барабыз, группа да шуңа өмет итә.

Казан Сабантуенда да, Миңгәрнекендә дә гомеремдә беренче тапкыр булдым. Казан Сабантуенда икенче төрле: анда масштаблырак үтә. Президентлар, зур кунаклар булгач, милли бәйрәмебезгә көч хәлгә кердем, пропускымны ала алмадым, Казанда шундый проблема бар инде. Сәхнәдә дә чыгыш ясыйм дисәң, дүрт сәгать алдан килеп, кызу палаткада көтеп торырга кирәк. Мин соңрак килдем, чыгышыма бер сәгать кала гына килеп җиттем. Полиция хезмәткәрләре генә азаплап кертмичә тордылар, оештыручылар килеп, “бу – артист” дип әйтеп, көч-хәлгә кердем.

Зарланып әйтүем түгел, эшең шундый булгач, нишләтәсең... Миңгәр Сабантуена килгәндә, Сабантуйны иркенләп карап булмый. Мәйданга барып җитәсе генә килә – халык танып, фотога төшик әле дип, фотографиягә төшү “бәйрәме”нә әйләнә ул минем. Аннан соң, качып кына бер урын табып, унбиш минут көрәш карый алдым, бик ошады. Миңгәрдә бөтен әйбер оештырылган иде, шул ягын ошаттым. Әлбәттә, кеше кайвакыт кертмиләр дип зарлана... Ләкин тәртип булсын өчен ниндидер кагыйдә дә булырга тиеш. Шуңа күрә, халыкка эндәшәсем килә, канәгать булып барырга кирәк. Чара карыйсы килгән кеше Казанда иртәрәк бара. Ә иң рәхәте һәм иң әйбәте – авыл Сабантуйлары. Чөнки ул кечкенә генә, анда бернинди дә киртәләр юк. Зур бәйрәмнәрдә инде, үзегез беләсез, кеше боламыгы.

Артист буларак әйтәм, миңа Миңгәрдә иң ошаган әйбер – аерым бәдрәф урнаштырылуы. Гадәттә, Сабантуйда артистларга бәдрәф бирмиләр, ул ерак урнашкан була. Миңгәр Сабантуенда минем сәхнәм янында аерым чип-чиста бәдрәф куелган иде, ачкычын да тоттырдылар, теләсә кем йөри алмады. Үземнең бәдрәф булгач бик канәгать булдым. Концерт вакытында суны күп эчмәскә тырышасың, чөнки бәдрәф эзләп урманга барырга туры килә, ә ул монда гына түгел бит. Әле урманга барып җиткәнче үк, әйдә, фотога төшик дип, бәйләнәләр (көлә).

 

Гомумән алганда, Миңгәр Сабантуе миңа бик ошады. Кимчелекләр эзләмим.

“Авыл Сабантуйларында халык бик пассив дип әйтер идем”

Илшат Вакказов (Миңгәр Сабантуе алып баручысы):

– Миңгәр Сабантуе бик зур масштаблы Сабантуе! Монда бит Татарстаннан гына түгел, Россиянең күп кенә төбәкләреннән дә киләләр! Кайсы ягы белән җәлеп итә дигән соравыгызга? Җәлеп итә табигате белән. Мишә елгасы агып утыра матур гына, урманы, тау битләре бик матур. Хәтта Миңгәр тау битендә җиләк тә җыйганым бар!Җылы атмосфера, күңелле!

Миңгәр Сабан туе быел минем өчен тарихка кереп калды, чөнки без Милли уеннар – Спорт мәйданында Рөстәм Гайзуллин белән эшләдек. Тир түктек, уеннарда катнаштык, кыскасы алып баручылар идек. Менә шул!

Миңгәр Сабантуен Казанныкы белән чагыштырасы да түгел. Казанныкы Казанча инде ул, башкалабызга кунаклар килү белән истә кала күбрәк. Әле бит быел өч җирдә, ипподром белән дүрт җирдә Сабантуйлар гөрләде. Менә ул вариант миңа күбрәк ошый. Казанда бит бер млн артык халык яши, бер Сабантуйга сыеп бетә алмыйлар иде. Ә болай әзрәк халыкка уңайлырак дип, уйлыйм.

Минем өчен Сабантуй ул - урак вакыты! Шул ук вакытта эш белән бергә ял да итәм. Уеннарда катнашып, күп кенә бүләкләр отам. Быел иң зур бүләгем - Юрган һәм чәйнек.

Авыл Сабантуйларында халык бик пассив дип әйтер идем. Утырып кына торуда күбесе, ә бүләкләр саллы. Халык бай яши, бүләк тә кирәкми!

“Кеше Миңгәр Сабантуена йә ял итәргә, йә акча эшләргә килә”

Илсинә Мөхәммәтова (Байлар Сабасы):

– Минем бик күп кешедән сораштырганым бар, Миңгәр Сабантуе Казанныкы белән чагыштырганда күпкә көтеп алынган бәйрәм һәм, чыннан да, күпкә масштаблырак.

Казан Сабантуе – милли бәйрәм. Ул йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калган. Ә Миңгәр Сабантуе шоу формасында уздырыла, монда бөтен нәрсә дә бар: уен да, көрәш тә, җыр-бию дә, яшьләр өчен төрледән-төрле ярышлар була.

Миңгәр Сабантуена кеше, урын алып калыр өчен, чара башланырга кала хәтта ике сәгать алдан ук килеп утыра. Өлкәнрәк кешеләр төп мәйданга көрәш карарга бара һәм көрәш беткәнчегә кадәр шунда булалар. Яр буена да кеше алдан килеп, ашарга-эчәргә алып, япмалар җәеп утыра.

Кибетләргә килгәндә, әйберләр икеләтә, хәтта өчләтә кыйбат. Кеше Миңгәр Сабантуена йә ял итәргә, йә акча эшләргә килә. Чат саен пылау, шашлык саталар, балаларга – баллы вата. Болар Сабантуйның төп ризыгы булып санала.

“Сабантуй көнне ел да яңгыр коя”

– Тагын бер үзенчәлек – Миңгәр Сабантуе көнне ел саен яңгыр ява. Быел да яңгыр “ишеп” китте, әле ярый көндез яуды ул, кичкә кадәр инде бар да сеңеп беткән иде.

Миңа калса, Миңгәр Сабантуе күбрәк яшьләр өчендер, чөнки ул яшьләргә кызыклы булган методлар белән оештырыла. Шәхсән минем өчен һәм дусларым өчен Миңгәр Сабантуе туганнар белән очрашу чарасы түгел. Ул кичкә таба оештырыла, шуңа да мин монда юлыма очраган танышымны күреп, концерт карап ала алам, алга таба тагын дусларны очратып, бергә сөйләшеп алабыз. Кеше Сабантуйга шоу карарга килә, - диде Илсинә Мөхәммәтова.

“Җырчыларны инде күреп туйган... Миңгәргә кеше шоу өчен дип килә”

Айзилә Нәгыймова (Тимершык авылы):

– Миңгәр Сабантуен көтеп алам, аеруча квадроцикллар узышын кызыгып карыйбыз. Җырчыларны инде күреп туйган... Миңгәргә кеше шоу өчен дип килә. Елдан-ел ул Сабантуй кысаларыннан чыга бара.

Сабантуй дип әйтелә генәдер инде, игенчеләрне котлаулар юк бит. Кеше күңел ачарга, ял итәргә, концерт тыңларга, уеннарда катнашырга килә. Уеннар башка Сабантуйлардан аерылып тора: гладиаторлар, көймәләрдә ярышу, традицион булмаган ярышлар да уздырыла.

Казан Сабантуенда бер тапкыр да булмасам да, миңа калса, Миңгәрдә ул эффектлырак уза. Ял көнендә булуга карамастан, кеше барыбер күп, әллә кайсы районнардан килгәннәр.

Миңгәр Сабантуенда кеше күреп булмый, бик теләсәң, бер-ике танышыңны очрата аласың. Күп очракта дуслар-иптәшләр белән барабыз.

“Миңгәр Сабантуе булса да, берүзеңә генә бәйрәмдә йөрү моңсу”

Зәлинә Хәйруллина (Иске Мичән авылы):

– Миңгәргә ел саен барырга тырышам, Сабантуйны көтеп алам. Иң күркәм чараларның берсе булып истә кала ул миндә, чөнки күп конкурслар, концертлар тамашачылар һәм, иң күңеллесе, танышлар килә. Син күрмәгән дусларың, якын кешеләрең – һәммәсе белән күрешәсең. Кыскасы, минем өчен ул якыннар белән очрашу чарасы. Бергәләп күңел дә ачып була, хис-кичерешләребезне дә нәкъ Сабантуенда бүлешәбез.

Минемчә, Миңгәр Сабантуе, чынлыкта да, төрле якларда, төбәкләрдә яшәгән кешеләрне җәлеп итүче, берләштерүче чара. Монда килгән халык та төрле: үз милләтләре, үз гореф-гадәтләре белән аерыла алар. Һәрберсе төрле яклардан булсалар да, барысы бергә Миңгәр Сабантуена җыела.

Миңгәр Сабантуе булса да, берүзеңә генә бәйрәмдә йөрү моңсу. Шуңа күрә якыннарым белән киләм. Миллилек Миңгәр Сабантуенда һаман да саклана дип уйлыйм. Кешеләр, элеккеге гадәт буенча, язгы эшләрдән соң, күңел ачарга килә. Татар биюләре, татар җырлары, чүлмәк вату, капчыклар белән сугышу һ.б. – боларның барысы хәзер дә сакланган, яңа уеннар кертеп, ул тагын да күңеллерәк була. Миллилек беркайчан да югалмый. Татар кешесе әле һаман да миллилекнең ни икәнен онытмаса, миллилек үзе дә югалмас дип уйлыйм.

Миңгәр Сабантуеның тагын бер үзенчәлеге – ун минутка якын тоташ салют булуы. Тугызынчы май яки Казан шәһәре көнендә дә шуның хәтле атмаган салютны бары монда гына күрергә мөмкин. Бертуктаусыз, берсеннән-берсе якты, ялтыравык салютлар, әлбәттә, татар классик көйләре фонында атылды: Хәйдәр Бигичевтан башланып, Әлфия Авзалова, татар халык көйләре белән тәмамланды. Миңгәрдә үткән Сабантуй мизгелләре һәркем күңелендә онытылмас хатирәләре белән истә калып, илһам чыганагы булсын иде дигән теләктә калам.

 

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Владимир Васильев

https://intertat.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: