Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

М.Әхмәтов: Елның 5 аенда республикада 160 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән

Шушы чорда 522 мең тонна (үсеш 105%) сөт савып алынган, 472 мең тоннасы (104%) сатылган.

(Казан, 9 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов агымдагы елның 5 аенда авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермерлык хуҗалыклары буенча терлекчелек нәтиҗәләре турында белдерде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Шулай итеп, агымдагы елның 5 аенда авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермерлык хуҗалыклары тарафыннан 160 мең тонна чамасы (үсеш 101%) терлек һәм кош ите җитештерелгән, шул исәптән яртысыннан күбесе кошчылар хезмәте - 83,4 мең тонна (101%). Бу өлкәдә "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖ, "Ак Барс" холдингы зур өлеш кертә. 41,3 мең тонна (104%) мөгезле эре терлек ите, 33,9 мең тонна дуңгыз ите тәшкил итә.

Шушы чорда 522 мең тонна (үсеш 105%) сөт савып алынган, 472 мең тонна (104%) сатылган.

Шулай ук 5 айда 380 млн данә йомырка җитештерелгән.

2017 елның 1 июненә булган мәгълүматлар буенча, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермерлык хуҗалыкларында терлекләр баш саны түбәндәгечә: мөгезле эре терлек - 748,9 мең баш, шул исәптән сыерлар - 248,8 мең баш, дуңгызлар - 410,1 мең, сарык һәм кәҗәләр - 63,6 мең.

"Республиканың кайбер районнарында баш санын саклап кала алмыйлар, кышкы чорда сөт сатып акча эшләргә мөмкин булыр иде, - диде республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. - Алар - Кама Тамагы, Югары Ослан, Арча, Тукай, Питрәч һәм Мөслим районнары".

Элеккечә Балтач, Кукмара, Буа, Әлки районнарында баш аны бераз артуы күзәтелә.

Бүген авыл хуҗалыгы берләшмәләре 3700 тоннадан артык сөт җитештерә, дип белдерде Марат Әхмәтов сөт буенча агымдагы вәзгыять турында. Бер тәүлектә савылган сөт күләме узган елдагыдан 140 тонна чамасы арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев