Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мәңгелекә китеп югалдың...

Кадерле кешеңне югалтудан да ачы хәсрәт юк бу дөньяда...Безне дә җәй айларында бик зур югалту сагалап торган икән.

Тормышны чиксез яратучы, һәрвакыт шат күңелле кадерле газиз улыбыз- туганыбыз Рәмис Раеф улы Муллахмәтов әле яшьнәп яшәр чагында фаҗигале төстә бу дөньяны калдырып мәңгелеккә күчте...Бик яман хәлләр, берәүгә дә мондый хәсрәтне күрергә язмасын икән. Авыр чагыбызда бик күп кешеләр терәк, ярдәмче булдылар. Табибларга, реаниматолог Марат Хәмит улы Сәлимовка, шәфкать туташларына, авырганда һәм соңгы юлга озатканда матди һәм рухи ярдәм күрсәткән, ихластан кайгыбызны уртаклашкан барлык Саба халкына, сөйгән кызы Лианага, аның гаиләсенә, туганнарга, улыбызның классташларына, әти-әниләренә, футболчы дусларына, хезмәттәшләренә олы рәхмәтләребезне ирештерәбез.Берегезгә дә бала хәсрәтләре күрергә язмасын, тигезлектә, иминлектә яшәгез.

Мәрхүмнең әти-әнисе, туганнары.

Реклама

Фотолар гаилә архивыннан

 

Чыганак: "Саба таңнары" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллаһ сабырлык бирсен

    • аватар Без имени

      0

      0

      Урыны ожмахта булсын.