Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җәмәгать транспортында динамик тарифлар кертергә тәкъдим иттеләр

Бу очракта пик сәгатьләрендә җәмәгать транспортында йөрү бәясе – кыйммәтрәк, көндез арзанрак булачак.

Россия Транспорт министрлыгы динамик тарифлар кертергә тели. Бу очракта пик сәгатьләрендә җәмәгать транспортында йөрү бәясе – кыйммәтрәк, көндез арзанрак булачак. Бу хакта «Ведомости» газетасы яза.

Транспорт министрлыгы төбәкләргә җәмәгать транспортында тарифларны тәүлек дәвамында үзгәртүне рөхсәт итәргә тәкъдим итә. Метро, автобус һәм башка җәмәгать транспортында динамик тарифлар кертелергә мөмкин.

"Бу очракта пик сәгатьләрендә җәмәгать транспортында йөрү бәясе – кыйммәтрәк, көндез арзанрак булачак», - диелә хәбәрдә.

Тарифларның көндез арзанрак булуы пенсионерларга, хуҗабикәләргә һәм сыгылмалы график нигезендә эшләүчеләргә акчаларын янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Реклама

Федерация Советы каршындагы Гражданнар җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек советы әгъзасы Евгений Корчаго сүзләренчә, пик сәгатендә Лондон җәмәгать транспортында йөрү бәясе - 8,40 (712 сумга якын), калган вакытта 7 фунт стерлинг (592 сум). 

Әгәр моны Россия чынбарлыгына күчерсәң, Казанда көндез җәмәгать транспортында йөрү бәясе 25 сумнан 21 сумга калыр иде.

Фото: https://pixabay.com

http://tat.tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев