Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мәгариф министрлыгы башлыгы балалар бакчаларында түләү арту сәбәпләрен аңлатты

10,5 сәгатьлек гомуми төркемнәрдә йөргән балалар өчен ата - аналар түләве 125 сумга артачак.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләве 4 процентка артачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Республика балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләве күләме 4 процентка — 114 сумнан 158 сумга кадәр артачак. Түләү уртача 125 сумга арта. Ата-аналар түләвенең артуы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшчәнлеген финанс ягыннан тәэмин итүгә чыгымнарның артуы белән бәйле, шул исәптән туклануны оештыруга чыгымнарның артуы да керә», — диде ул.

Спикер түләү арту туклануны оештыруга чыгымнар артуга бәйле, дип искәртте. Ата-аналар түләве күләме төркемнең юнәлешенә, мәктәпкәчә белем бирү оешмасының эш режимына һәм төркемдә тәрбияләнүчеләрнең яшенә бәйле. Әйтик, өч яшьтән өлкәнрәкләр 10,5 сәгатьлек гомуми үсеш төркемендә булганда, ата-аналар түләве 125 сумга артачак һәм 3 252 сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев