Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Метшин: Сайлауда катнашучылар саны буенча Казан Петербург һәм Мәскәүне узды

Казанда әлеге күрсәткеч 51 процент тәшкил итә.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан Дәүләт Советына сайлауда тавыш бирү хокукына ия гражданнарның 70 проценты катнашкан. Казанда әлеге күрсәткеч 51 проценттан арткан. Бу сан буенча Казан Санкт-Петербург белән Мәскәүне узды. Казан мэры Илсур Метшин шәһәр мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы буенча тулаем алганда, Россиядә узган сайлаулар белән чагыштырганда, аеруча зур активлык күзәтелде. Татарстанда тавыш бирү хокукына ия гражданнарның 70 проценты сайлауда катнашты. Казанда әлеге күрсәткеч 51 проценттан артып китте», - дип хәбәр итте Казан мэры.

Илсур Метшин искәрткәнчә, Россиянең халкы миллионнан арткан шәһәрләре белән чагыштырганда, Казанда сайлаучыларның 51 проценты участокларга килүе – бик яхшы күрсәткеч. Санкт-Петербургта узган губернатор сайлауларында тавыш бирү хокукына ия гражданнарның 23 проценты катнашкан, Мәскәүдә исә әлеге күрсәткеч 20 процентка да җитмәгән.

Казан мэры шулай ук гражданлык активлыгы күрсәткән барлык татарстанлыларга рәхмәт белдерде.

 

Фото: Михаил Захаров/архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев