Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Метшин пеләш калырмы: "Рубин" футболчылары "Краснодар"га каршы уенга әзерләнә

Россия кубогы өчен көрәштән төшеп калганнан соң, "Рубин" футбол командасы алдагы сезонда турыдан-туры Европа лигасында чыгыш ясау хокукын югалтты. Хәзер анда эләгү өчен Россия чемпионатында кимендә дүртенче баскычка күтәрелергә кирәк. Исәпләп карасак, мөмкин хәл - калган 8 уенда максималь дәрәҗәдә 24 очко туплыйсың да, турнир таблицасының югары баскычына үрмәлисең. Инде...

Россия кубогы өчен көрәштән төшеп калганнан соң, "Рубин" футбол командасы алдагы сезонда турыдан-туры Европа лигасында чыгыш ясау хокукын югалтты. Хәзер анда эләгү өчен Россия чемпионатында кимендә дүртенче баскычка күтәрелергә кирәк. Исәпләп карасак, мөмкин хәл - калган 8 уенда максималь дәрәҗәдә 24 очко туплыйсың да, турнир таблицасының югары баскычына үрмәлисең. Инде алда торган шимбәдә үк алга таба шуыша башларга туры киләчәк - Казанга нәкъ менә дүртенче урындагы һәм "Рубин"нан 7 очкога алда барган "Краснодар" командасы килә.


МЭРНЫ ЧӘЧСЕЗ КҮРӘСЕ ИДЕ


Казан мэры һәм "Рубин" футбол клубы президенты Илсур Метшин федераль матбугат чараларының берсенә биргән әңгәмәсе вакытында, команда Европа лигасына эләгә калса, башын пеләшкә алдырырга ышандырды. "Рубин"ның Европа кубогына эләгүе минем өчен зур бәхет булыр иде. Бу хәл була калса, башымны пеләшкә алдырачакмын", - дип белдерде ул.


"Рубин" Европа лигасына эләгә калса, Казан тамашачылары икеләтә бәхетле булачак, дигән сүз инде бу. Шәхсән үземдә бүген үк Илсур әфәндене пеләш килеш күрәсе килү теләге туды. Россия кубогы ярышларыннан төшеп калган, аннан соң чемпионатның Томскидагы 22 нче турында җирле команда белән 2:2 исәбе белән уйнаган команданың анда чыгуы гына икеле шул. Моны клуб президенты үзе дә чамалады бугай. "Рубин"ның Европа кубогы ярышларына чыгачагына тәгаен ышанса, ул башкача вәгъдә бирер иде. Әйтик, егет кешегә бу очракта: "Команда дүртлеккә эләгә алмаса, башымны пеләш калдырам", - дип "әтәчләнеп2 алырга була. Ә болай, бүгенге вазгыятьне белгәннәр өчен бу буш вәгъдә кебек кенә кабул ителде.


Клуб президенты пеләш калырга җыенганда, команданың баш тренеры Хавьер Грасия шомырттай кара чәчләрен карап кына тота - ачык күнегүләр алдыннан журналистлар янына чыкканда чәченә махсус майның килешле генә ятышын күпләр чамалап өлгергәндер. Клуб җитәкчелегенең ышанычы да канатландыра бугай үзен - инде биш матч җиңүнең ни икәнен белмәгән команда остазының кәефе яхшы иде.


- Клуб җитәкчелегенең миңа булган ышанычын югары бәялим һәм рәхмәтлемен. Тренер өчен мондый таяныч бик мөһим, - ди Хавьер Грасия үзе бу хакта. - Сүз дә юк, уен нәтиҗәсенә бәйле рәвештә төрле фикерләр яңгырарга мөмкин. Шуңа да тренер буларак үз эшемә җитди карыйм һәм нәтиҗәнең төп күрсәткеч булырга тиешлеген беләм.

СОЛОМОН САГЫНДЫРА


...«Рубин» футболчылары Соцгородта урнашкан клуб базасында ачык күнегүләр уздырды. 15 апрельдә Хавьер Грасия шәкертләре «Казан Арена» стадионында «Краснодар» командасы белән очраша. Матч 19:30 сәгатьтә башлана. Сүз уңаеннан, «Рубин» ил чемпионатында 22 турдан соң 28 очко белән 10 нчы урында бара. «Краснодар» исәбендә 38 очко - 4 нче урын.


Матбугат чаралары өчен беренче 15 минуты ачык булган күнегүләрдә һөҗүмче Максим Канунников та гомуми төркемдә шөгыльләнде. Исегездә булса, ил җыелмасы өчен Кот-Д'Ивуар һәм Бельгия командаларына каршы уздырган уеннарда имгәнеп кайтканнан соң, Максим Канунников соңгы өч матчта катнаша алмаган иде. Шулай ук имгәнгән уенчыларның тагын берсе - һөҗүмче Рифат Җамалетдинов та күнегүләр уздырды.


Аның каравы составта сакчы Карлос Самбрано белән ярымсакчы Рубен Рочина күренмәде. Соңгы уеннарда «Рубин» капкасына тупларның күпчелеге үзәк һөҗүмчеләрнең ялгышы аркасында кертелә. "Томь"га каршы уенда ике ялгышлыгы 2 голга китергән уенчы - Карлос Самбрано "Краснодар"га каршы уйнармы? Үзәк зонада аннан кала Тарас Бурлак белән уйнарга Серхио Санчес кына калуын уйлап, Хавьер Грасиягә «Локомотив»ка китеп барган Соломон Кверквелия хакында искә төшерделәр. Үкенмиме, янәсе.


- Команданың нәтиҗәләре начар икән, төрле сәбәпләр аркасында составта булмаган уенчылар искә алына. Әйдә, аларны юксынмыйк, ә кул астындагы уенчыларның уенын яхшырту өстендә эшлик, - диде Хавьер Грасия җавапка. Ә сакта Олег Кузьмин уйнамавын бу позициядә Мориц Бауэр булу белән бәйләп аңлатты.


- Бөтен кеше ялгыша, минем дә хаталанган чагым булды, бу уенда Карлос ялгышлар җибәрде. Хәзер ун шундый очрак булса да, ул кабат мондый ялгышлар җибәрмәячәк. Шуңа да гаепне бер генә кешегә өяргә кирәкми», - ди бу уңайдан үзәк сакчыларның тагын берсе - Тарас Бурлак.


"БЕЗГӘ ОЯТ..."


Тарасның фикере моның белән генә төгәлләнмәде. Аның әйтүенчә, узган матчларда күп әйбер барып чыкмавын командада барысы да яхшы аңлый.


- Гол кертү аксый, сакта да хаталанабыз, - ди уенчы. - Нигездә, безнең капка янында тудырылган һәр мизгелдән соң диярлек гол керә. «Томь» футболчылары безнең капкага ике тапкыр туп типте - ике, «Урал»ның өч тибүеннән соң - өч гол. Шуңа да сакта игътибарлырак уйнап, үз мөмкинлекләребездән файдаланырга кирәк», - ди Тарас Бурлак.


Футболчы команданың әлеге начар күрсәткечләрне авыр кичерүен дә яшерми. Аның сүзләренә караганда, «Томь» белән уеннан соң (2:2) чишенү бүлмәсендә 20 минутлык кабер тынлыгы урнашкан.


- Томск клубына хөрмәтем никадәр зур булса да, барыбыз да яхшы аңлый - әлеге командага каршы без очко югалтырга тиеш түгел идек. Ләкин шулай килеп чыкты. Хәзер безгә эшләргә кирәк. Барыбыз да яхшы аңлый - без тамашачылар алдында бурычлы. Безгә оят, ләкин эшләргә генә кала, - ди Тарас.


Кемгәдер оят булса да, Россия кубогы ярышларының ярымфиналына барып җитү "Рубин"ның кайбер уенчылары спорт дәрәҗәсен арттырырга ярдәм иткән. Әнә, сакчы - Виталий Устинов, һөҗүмче Рифат Җамалетдионов һәм капкачы Юрий Нестеренко Россиянең спорт остасы исеменә лаек булачак икән. Клубның матбугат хезмәте вәкиле әйтүенчә, андый исем барлык кубок матчларының 30 проценттан артыграк вакытында уйнаган футболчыларга бирелә икән.


"КРАСНОДАР" НИЧЕК УЙНАР? БЕЛМИМ!


Хавьер Грасия кул астында "Рубин" әлегә бернинди зур уңышка ирешмәсә дә, испан тренерына карата һаман да игътибар кимеми. Бу юлы команданың ачык күнегүләрен карарга килгән каләм әһелләре дә гадәттәгедән күбрәк идек. Ә Хави чираттагы яхшы уен күрсәтергә ышандырды. Гадәттәге кебек колакка "токмач элү" генә булмасын.


- Сүз дә юк, узган матч нәтиҗәләре безнең кәефне төшерде. Ләкин без алда торган уенга күтәренке рухта әзерләнәбез. Хәзер команда бар игътибарын эшкә юнәтә. «Краснодар» белән уенга оптимистик рухта әзерләнәбез, - диде Хавьер Грасия, "Урал"га оттырып (1:2) Россия кубогыннан төшеп калуга китергән ярымфинал матчын һәм чемпионат аутсайдеры - «Томь» белән тигез исәпкә уйнауны искә алып.


Шулай да баш тренер алда торган матчка тактик әзерлекне сер итеп калдырырга тырышты.


- Безгә каршы «Краснодар»ның ничек уйнаячагын беләсезме? Юк. Мин дә белмим! «Краснодар» - яхшы формалашкан команда. Европа кубогы ярышларында һәм Россия чемпионатында охшаш схема буенча уйный. Безнең уенга килгәндә, соңгы матчларда бераз тактик үзгәрешләр булды. Ләкин алда торган матчта нинди схема буенча уйнарга җыенуыбызны алдан әйтмим. Матчка ныклап әзерләнәбез, - диде баш тренер.


...Ышандыруларның да чиге була. Вәгъдә үтәлмәсә, чәчсез калу насыйп булмаган Илсур Метшинның да сабыр канаты сынмагае. Калган 8 матч соңгылары ук булмагае.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев