Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Менә кайтып керер төсле”

2017 елның июль аенда Кукмара районының Төркәш авылында булган янгын һәм анда зыян күрүчеләр турында берничә тапкыр яздык. Яшен сугудан чыккан ут Алия һәм Нургали Җиһаншиннарның йортын һәм каралты-курасын көлгә әйләндергән иде. Бу гаиләгә ярдәм кулы сузучылар күп булды.

Без дә алар белән элемтәне өзмәдек, хәлләрен белешеп тордык. Яңа йортка күчкәч, шатлык­ларын уртаклашырга иде исәбебез. Тик узган ел ахырында Җиһаншиннарга тагын бер сынау килгән. Яңа елга дүрт көн кала гаилә башлыгы Нургали вафат булган.


- Үз авылыбызда буш торган бер йортны сатып алгач, аның эчен тәртипкә китердек. Быел җәй ирем белән күп эшләдек, көзен газ керттек. Нургали гел матур планнар кора иде. Әле эшләнәсе эшләр байтак. Кү­ңелен бер дә төшермәде. Әмма өлгерә алмады, - ди Алия. - Нургали авы­рыйм дигәч тә, узып китә торган чирдер дип уйладым. Аның белән хастаханәгә бардым. Та­биб­лар: "Бар кайт", - диделәр. Таң алдыннан аның үлүен хәбәр иттеләр. Кызым Казанда, улым армиядә иде. Бу хәбәрне ишетеп, әтием дә авыруга сабышты. Үзем дә гел дарулар гына эчеп торам. Каядыр чыгып киткән дә менә кайтып керер төсле.


Үзләренә йорт җиткергән вакытта алар Алиянең әтисе белән бергә яшәп тора иде. Янгын вакытында көтүдә йөреп исән калган сарыклары янына тана да сатып алган булганнар. "Ул да бозау­ларлык. Нургали сарык­ларның бәрәннәрен көтә иде. Инде менә бәрәннәре туа башлады. Ирем гел янәшәмдә кебек. Якын кешеңне югалту - бик авыр хәсрәт, - ди Алия. - Алга таба ничек яшәрмен? Өйнең эшләре дә туктап тора инде хәзер. Улым кайтмыйча, бернигә тә тотынып булмас. Бу авыр кайгыларны җиңеп чыгып, балаларым хакына яшәргә кирәк". Алар да бу вакыйганы авыр кичерә. Әтисен озатырга улы Алмаз да кайтып китте.


Җиһаншиннар гаиләсенең хәлен сорап редакциягә еш шалтыраталар иде. Әле дә булышам диючеләр бар. Аларга рәхмәттән башка сүз юк. Без бер-бере­безнең кайгысын күтәрергә булышканда, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм кулы сузганда гына яшәүнең мәгънәсен аңлый алабыз.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев