Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Медведев: Ел саен биш миллион гаилә торак шартларын яхшыртырга тиеш

Россия Президенты карамагындагы Стратегик үсеш буенча совет президиумының Премьер-министр уздырган утырышында Татарстан Президенты да катнашты.

(Казан, 6 август, “Татар-информ”). Россиядә ел саен биш миллион гаилә торак шартларын яхшыртырга тиеш. Россия Президенты карамагындагы Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча совет президиумы утырышында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев әнә шундый нәтиҗәгә омтылырга чакырды. Бу хакта Хөкүмәт матбугат хезмәте хәбәр итә.

Горкида узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  та катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дмитрий Медведев “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты буенча фикер алышу барышында алга таба ипотека займнары һәм ипотека базары үсешенең кыйммәтле кәгазьләре буенча ставкаларны төшерү кирәклеген күрсәтте. Ул торак төзелешен финанслауның яңа моделенә күчү шартларында торак төзелеше күләмен сизелерлек арттыру кирәклеген искәртте.

Тармакны өзлексез финанслауны тәэмин итү өчен банк системасын яңа алымнар белән көйләү кирәк, дип өстәде Премьер-министр һәм резервны җирне нәтиҗәле файдалануны арттырып табарга була, дип белдерде.

Моннан тыш, Россия Хөкүмәте башлыгы авария хәлендәге торакны ныклап киметүдә яңа алымнар куллану һәм иҗтимагый киңлекләрне шунда яшәүчеләр тәкъдимнәрен истә тотып төзекләндерү кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Кешеләрнең акчаларын күчемсез милеккә курыкмыйча кертүләренә ирешергә кирәк, диде ул.

Утырышта шулай ук “Экология” милли проекты буенча да фикер алышу булды. Премьер-министр фикеренчә, проект әйләнә-тирә мохит проблемаларын чишүгә, эре предприятиеләрдә зарарлы матдәләрне ыргыту күләмен киметүдә, чүплекләрне бетерүдә һәм шундый мәсьәләләрне чишүдә комплекслы эш алып бару мөмкинлеген бирә.
 

Фото: архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/06/169216/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев