Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Медицина ярдәме турындагы 3 мөһим сорауга ҖАВАП

Сорауларга Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иминиятләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге башлыгы Ольга ПОЛЯКОВА җавап бирә.

Полис һәрчак үзең белән йөрсен

Җәй көне Сочида ял иттек. Әтинең кан басымы күтәрелгәч, ашыгыч ярдәм хезмәте стационарга алып китте. Мәҗбүри медицина иминияте полисы Казанда калган иде. Ярдәм күрсәтсәләр дә, безгә документның төп нөсхәсе кирәк, иминият компаниясеннән факс буенча җибәрелгән мәгълүматлар җитәрлек түгел, диделәр. Медиклар хаклымы?

Алсу Сабирова, Казан.

- Әйе, хаклы. Мәҗбүри медицина иминияте программалары буенча, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә (моңа кичектергесез ярдәм күрсәтү очраклары керми), кеше мәҗбүри медицина иминияте полисын һәм паспортын яки шәхесен таныткан башка документ күрсәтергә тиеш. Шуңа күрә, даими яшәү урыныннан читкә киткәндә, һәркем мәҗбүри медицина иминияте полисын үзе белән алса яхшырак.

***
Түләүле анализ мәҗбүриме?

Реклама

Беркөнне эчем авыртты. Канлы бүлендекләр дә килгәч, хастаханәгә бардым. Табиблар йөкле түгелме дип шикләнде. Түләүле ХГЧ анализын ясатырга җибәрделәр, ә ул арзан түгел. Мәҗбүри анализ бирдерү законлымы?

Исемем редакция өчен генә.

Реклама

- Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы карары белән гамәлгә кергән «Акушерлык һәм гинекология» юнәлеше буенча медицина ярдәме күрсәтү тәртибендә күрсәтелгәнчә, ХГЧ анализы йөклелекнең I триместрында тикшергәндә үткәрелә торган диагностика чаралары исемлегенә кергән. Шуңа күрә тикшеренү бушлай булырга тиеш, сезнең очракта, йөклелекне билгеләү максатында уздырылганда да анализ өчен акча таләп итәргә тиеш түгелләр. Хатын-кызлар консультациясендә анализны түләүле нигездә тапшырырга тәкъдим итсәләр, мәҗбүри медицина иминияте полисын биргән иминият медицина оешмасына яки 8-800-200-51-51 телефоны буенча Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була.

***
Якында травмпункт булмаганда нишләргә?

Ял көнне аягымны имгәттем. Юдинодан Авиатөзелеш районына кадәр таксида барырга туры килде - якын-тирәдә кизү торучы травмпункт булмады. Пациентның хокукларын бозу түгелме соң бу?

Фатыйх Сәмигуллин, Казан.

- Юк, бу - пациент хокукларын бозу түгел. Сезгә «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакыртырга кирәк булган. Ул, кирәк булса, сезне якындагы травмпунктка илтеп куяр иде.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев