Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Май бәйрәмнәре җитә. Әзерләнәсезме?

Апрель азагында кар яуса да, салкын булса да, вакытны кичектереп булмый. Май бәйрәмнәре якынлаша. Халык синоптиклары да көннәрнең җылынуын әйтә. Аларның фаразлары Аллаһ Тәгаләнең теләге белән туры килсә, Май бәйрәмнәрендә кемдер тирә-як каралтысын рәткә китерәчәк, бакчасында казыначак, табигатькә чыгып, шашлык пешерәчәк. Статистика мәгълүматларына караганда, Россиялеләрнең күпчелеге Май бәйрәмнәрен авылда, бакчада...

Айвар САТТАРОВ, архитектор, Кол Шәриф мәчете авторы:


- Бүген салкын, әмма ялларда җылытыр дип өметләнәбез. Мин дә, хатыным да җир эшен яратабыз. Менә тәрәзә төбем төрле үсентеләр белән тулган. Хатын утыртты, мин - су си­бүче. Дөрес сипмисең дип эләккәли үземә. Бакчабызда төрле яшелчә утыртабыз, җиләк-җимеш күп. Ир­тән бакчага чыгып китәбез, кайчак ашарга да онытып, шунда казынып йөрибез. Бәрәңге утыртмыйбыз, аны гомер буена эшкәртеп туйган! Бакчада үлән утыртам, газон чалгысы белән аны матурлау - яраткан шө­гыль­ләремнең берсе. Хатын, чәчәкләрнең төрлесен утыртып, бакчаны оҗмахка әйләндерә. Шәһәргә кайтмыйча ятар идек, әмма әти өлкән яшьтә, аны ялгызын калдырырга куркабыз.

Булат БӘЙРӘМОВ, "Татар радиосы" ди-джее:


- Элегрәк авылга чаба идек, концертлар күп оештырыла, шунда катнаша идек. Быел артык активлык кирәкми дигән, фикергә килдек. Ике ел элек бакча алдык, көннәр җылытса, түтәлләр ясап, яшелчә утыртырбыз, дип уйлыйм. Кыяр, помидор утыртабыз. Үзебез үстергән кишер, чөгендерне ел дәвамында диярлек ашадык, яңа гына бетте. Май бәйрәмнәрендә ял итәргә ычкынасы иде, әмма кая барасыбызны сорамагыз да, әйтмим дә. Йөреп кайткач, шалтыратырсыз.

Зифа КАДЫЙРОВА, язучы:


- Май бәйрәмнәренә укучыларым белән очрашулар планлаштырылган. Туган ягыма кайтам. Баш­корт­станның Учалы шәһәрендә музей эшли, шунда якташлар, китап сөючеләр белән аралашу кичәсе оештырылачак. Букөннәрдә шуңа әзерләнәм, шул вакыйганы көтәм. Туган авылым Ахунда әнинең апалары, сеңел­ләре яши, туганнарым күп. Бер-беребезне сагындык. Ара ерак, еш кайтып булмый. Май ялларында балалар янымда булачак, алар бакчада эшләргә ярдәм итәр дип уйлыйм. Мин шә­һәрдә инде күптән яшәмим, ирем белән бакча шунда яшәдек, аны җирләгәч тә шушында калдым. Балалар җыела торган нигез булсын дип телим.

Камияр БАЙТИМЕРОВ, Татарстан фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе:


- Ел да Май бәйрәм­нә­рендә Бөгелмәгә кайтам. Анда минем фермер хуҗа­лыгым бар. Кайттым исә, басуга чыгып китәм, сөрелгән җир исен яратам, андагы саф һаваны сулау - үзе бер ләззәт. Фермерлар белән очрашам, басулар буш ятмыймы, кемдә нинди проблема бар - шуларны бе­лешәм. Кыр эшләрендә катнашам. Андагы хуҗалык белән кияү идарә итә. Узган елларда чөгендер, карабодай утырткан идек. Солы, арпа, бодай да чәчәбез. Быел да үзенчәлекле планнар, әмма алдан әйтмим. Татарда "алдан кычкырган кү­кенең башы авырта" дигән әйтем бар, шуңардан куркам.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев